Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • facebook belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • instagram belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Сайтлар каталогы
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Блоглар » Мәктәпләрдә - соңгы кыңгырау! Белем.ру порталыннан котлау сүзләре!
Раил Гатауллин
24 май 2018 - 07:52

Мәктәпләрдә - соңгы кыңгырау! Белем.ру порталыннан котлау сүзләре!

Татарстан

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның сыйныф җитәкчеләре, укытучылары һәм әти-әниләре!

Сезне бүгенге зур әһәмияткә ия көн - соңгы кыңгырау чылтыраган көн белән тәбрик итәбез!

Нәкъ менә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен әлеге кыңгырау мәктәпләрдә бүген соңгы мәртәбә чыңлый. Мәктәп күңелегезгә никадәр якын яисә ерак булуына карамастан, бу көн, классташлар һәм мәктәп еллары күңелләрдә гомергә сакланачак. Белм һәм тәрбия биргән мәктәбегездә уку елларын күңелле хатирә буларак яхшы яктан гына истә калдырыгыз, дусларыгызның телефон номерларын, туган көннәрен язып алырга, истәлеккә бергә селфи төшәргә онытмагыз. ;) Класс җитәкчесе һәм укытучыларыгызның телефон номерларын, аккаунтларда адресларын югалтмагыз. Киләчәктә дә дус булып, аралашып яшәгез. Бәлки нәкъ менә Сез киләчәктә укытучы булырсыз?! Укытучы белем һәм тәрбия биргән кебек үк үз балаларыгызга белем һәм тәрбия бирерсез.

Соңгы кыңгырау мәктәптә соңгы мәртәбә чылтыраса да, олы юлга чакырган беренче кыңгырау ул. Тормышыгыз якты, матур, кайгыларсыз булсын!

Иң изге теләкләр белән, Белем.ру порталы коллективы.

Фото http://almet-rt.ru сайтыннан алынды.

 
  • Уртаклашырга
  • Фикер калдыру өчен теркәлеп керегез.
  • Караулар саны: 1360
  • БастыруБастыру

Фикерләр

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

24 Май, 2018 - 07:55

Permalink

Соңгы кыңгырау (шигырь)

Чылтырый соңгы кыңгырау –

Бар да шат, бар да актан.

Һәркем кулында чәчәкләр,

Кызлар алъяпкыч япкан.

 

Бары тик рәтләр артында

Укытучы моңая.

Бит очында күз яшьләре,

Күңел шатлыгың кайда?

 

Кем яшьләндергән күзләрен?

Нигә шат түгел үзең?

Балаларың чыгып китә –

Әйтә алмыйсың сүзең.

 

Никтер тавышың калтырый

Әйтер сүзең әйткәндә.

Горурланып, шатлык белән

Сүзләреңне әйт әйдә.

 

Каршыңда – үсмер егетләр,

Матурдан матур кызлар.

Алар бит синең җимешләр,

Инде бит алар зурлар.

 

Инде бит ничәмә еллар

Син балалар каршында.

Горурлан син алар белән –

Синең хезмәт барсы да.

 

Юк, син түзмисең шул, һаман

Күзләреңнән яшь ага.

Сиңа кушылып елыйлар

Килгән һәр ата-ана.

 

Әйе, балалар үстеләр,

Әйе, олы юл алда.

Әйе, гел бергә идек лә –

Ни көтә хәзер анда?

 

Укытучы яшьләренең

Шулдыр иң зур сәбәбе.

Ул борчыла алар өчен,

Тотып чәчәк бәйләмен.

 

Ә балалар – алар бик шат,

Аларның бүген бәйрәм...

Тик укытучы күз яшьләре

Тамалар берәм-берәм.

 

Раил Гатауллин. май, 2015 ел


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

  • Фикер калдыру өчен теркәлеп керегез.

Татнетны үстерү фондына ярдәм итү

Татар теленнән БДТның һәм БДИның С өлешенә әзерләнү өчен әдәби әсәрләрдән, халык авыз иҗатыннан аргументлар
Айның иң яхшы ресурсы (Ноябрь, 2015) ресурслар
Татар теленнән БДТның һәм БДИның С өлешенә әзерләнү өче...
Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- онлайн-кибет, хостинг;
- оптимизация;
- пластик хирургия;
- "Дәрман" клиникасы;
- алып баручы (Казан);
- лимузиннар (Казан);
- банкетлар залы (Казан);
- агачтан йорт, мунча яисә коттедж;
- тур һәм экскурсияләр.

“Тәртип FM” радиосының "Тел дигән дәрья бар" сәхифәсе тапшырулары
5 941 0 Аудио
Рафаэль Мостафин белән Муса Җәлил турында әңгәмә
Рафаэль Мостафин белән Муса Җәлил турында әңгәмә
Рафаэль Мостафин белән Муса Җәлил турында әңгәмә
25 244 0 видео
Сөембикә журналы

Блоглар

Ильмира Гибадуллина сурәте
"Нәсел агачы" дәрес эшкәртмәсе
Ильмира 15.01.2019
Раил Гатауллин сурәте
Әниләр көне белән!
Раил Гатауллин 25.11.2018
Гөлназ Җәлилова сурәте
5-8 нче сыйныфлар өчен әдәбияттан эш программалары
Гөлназ Җәлилова 21.11.2018

Фикерләр

Раил Гатауллин сурәте
Соңгы кыңгырау (шигырь)
Раил Гатауллин 24.05.2018 - 07:55
Ильфар сурәте
II Россиякүләм «Китапнамә»ләр бәйгесе җиңүчеләре
Ильфар 21.05.2018 - 08:40
Ильфар сурәте
Бәйге эшләрен бәяләү бара
Ильфар 05.05.2018 - 10:29
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Сайтлар каталогы
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Lilia-22@mail.ru сурәте
Lilia-22@mail.ru
Гүзәл Вәлиева сурәте
Гүзәл Вәлиева
dinara170892 сурәте
dinara170892

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2019. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли | Дизайн-вёрстка: Гөлназ Тарханова
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү аермачык!
  Яндекс.Метрика   Сайт сыйфаты индексы
өскә ↑