Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Ульяновски мәктәпләрендәге милли мәгариф, укыту һәм тәрбия торышы нинди?
Сылу
22 Октябрь, 2008 - 17:14

Ульяновски мәктәпләрендәге милли мәгариф, укыту һәм тәрбия торышы нинди?

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Ульяновски өлкәсенең Димитровград шәһәрендәге 22 һәм Ульяновскидагы 91 урта мәктәпләрендәге милли мәгариф, укыту һәм тәрбия торышы белән якыннанрак танышу һәм алар тәҗрибәсен Россиянең башка төбәкләренә дә җиткерү максатыннан утырыш үткәрде.

Димитровград мәктәбе эше белән танышырга Казаннан БТК БК рәисенең беренче урынбасары Рәмис Сафин, Ижаудан Удмуртия татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәрипов, Пермь шәһәре милли мәдәни автономиясе рәисе Данир Закиров, Тольятти шәһәре милли мәдәни автономиясе рәисе Җәмил Вәлиуллин, Екатеринбургтан “Саф чишмә” газетасы баш мөхәррире Фәвия Сафиуллина килгән иде. Бу очрашуда Димитровград шәһәре милли-мәдәни автономиясе рәисе Реваль Идрисов, өлкә автономиясе рәисе урынбасары Рифкать Әхмәдулов, шәһәр Думасына яңа гына депутат булып сайланган милләттәшләребез Хәйдәр Галиуллин, Әсхәт Юсупов, “Лидер-Д” оешмасының генераль директоры, мәктәпнең даими иганәчесе Фәрит Хәлиуллин, Ульян өлкәсенең “Татарча көрәш” Федерациясе президенты Фәнис Җаббаров, шәһәрнең мәгариф Идарәсе башлыгы Светлана Кожухова, мәктәп директоры Мөнирә Джумаева, укытучылар коллективы һәм ата-аналар катнашты.

Россиянең төрле төбәкләреннән килгән дәрәҗәле кунаклар Димитровград мәктәбенең уңышлары белән таныштылар. 1989 елда татар телен өйрәнү түгәрәкләре итеп оештырыла башлаган эш 2004 елда Димитровград шәһәре хакимияте, Татарстан хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тырышлыгы һәм ярдәме нәтиҗәсендә татар этномәдәни компонентлы уку йорты ачылу белән тәмамлана. Ачылганда 118 укучысы булса, бүген исә анда 241 бала белем ала. Татар теле һәм әдәбияты башлангыч сыйныфларда 3–4 сәгать, 5–8 сыйныфларда - 4, 9-11 сыйныфларда 3 сәгать укытыла икән.

Коллективның эш нәтиҗәләренә килсәк, мәктәпне тәмамлаган укучыларның 2006 елда 100, 2007 елда 75, 2008 елда 94 проценты югары уку йортларына керә. Әлеге мәктәпне тәмамлаган егет-кызлар Казан, Ульяновски, Димитровград, Тольятти, Санкт-Петербург югары уку йортларында укуларын дәвам итәләр. Төрле милли, дини бәйрәмнәр үткәрәләр. 22 нче санлы мәктәп белем бирү рейтингы буенча шәһәрдә - 5 нче урында. Мәктәп укучылары шәһәр, өлкә, төбәкара үткәрелгән олимпиадаларда катнашалар. 2008 елда 10 сыйныф укучысы Зилә Сираҗиева төбәкара олимпиадада катнашып, татар әдәбияты буенча беренче, татар теле буенча икенче урынны яулаган. Бу мәктәп укучылары быел сентябрь аенда “Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесе үткәргән “Тамчы шоу” уенында катнашып, беренче урын да яулап, җиңеп кайтканнар.

Бирегә мәктәпнең эше белән танышырга килгән кунакларны укучылар үзләренең иҗат җимешләре белән таныштылар. Биеп, җырлап күрсәттеләр.

Ульяновскиның 91 нче санлы мәктәбе татар этномәдәни компонентлы мәктәп буларак, 2006 елның 1 сентябрендә ачылды. Биредә укыту рус телендә. 1-11 сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укытыла. Быел 168 укучы укый. Аларга 26 укытучы белем бирә. Зөһрә Хәбибуллина – татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемне йөртә. Мәктәптә “Гарәп теле”, “ Мөселман мәдәнияте нигезләре”, “Татарча көрәш” һәм башка түгәрәкләр эшли. 2008 елда уку йортының беренче чыгарылышы булган. Дүрт укучы мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган. Яңа гына эшли башласа да, әлеге мәктәпнең дә тәҗрибә итеп алырлык яклары бар.
Россия төбәкләреннән Ульяновски өлкәсенә җыелган милли оешма җитәкчеләре “Биләр” мәдрәсәсендә дә булып андагы укыту, тәрбия эшләре белән таныштылар.

Көннең икенче яртысында Ульяновски өлкәсе хөкүмәте бинасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросының киңәйтелгән утырышы узды. Аны БТК БК рәисе Ринат Закиров алып барды. Бюро әгъзалары белән бергә, бу утырышта Татарстан фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Мордовия, Чувашия, Удмуртия, Пермь, Тольятти, Пенза, Свердловски милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре, Ульян ягыннан өлкә губернаторы киңәшчесе Александр Павлов, өлкәнең мәгариф Департаменты директоры Евгения Моргун, Ульяновски өлкәсе милли-мәдәни автономиясе президиумы әгъзалары катнашты. Сүз бу төбәктәге милли мәгарифнең торышы, уңышлар һәм проблемалар хакында барды. Быелгы уку елыннан өлкәнең милли мәктәпләрендә уку программасына нигезләнеп 1 сыйныфтан татар теле укытуны туктатканнар.

БТК БК бюросы утырышыннан соң кабул ителгән резолюциягә татар телен укытуны беренче сыйныфтан ук кертүне таләп итәргә дигән пункт та өстәлде.

Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru

  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 2867
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

«Башваткыч» уены
Айның иң яхшы ресурсы (Ноябрь, 2014) ресурслар
«Башваткыч» уены
Галиахметова Айгөл Фәрит кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Бии белмәсәң дә биетә. I. Бию марафоны
18 195 0 Аудио
Универсиада дәресе
Универсиада дәресе
Универсиада дәресе
42 240 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑