Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
2017 нче елның иң яхшы ресурслары белән таныша башлар вакыт җитте. Тавыш бирү төгәл үз вакытында тәмамланса да, без нәтиҗәләрне тиз генә игълан итәргә ашыгып тормадык. Нигә дигәндә...
Белем.ру порталы һәм аның җитәкчелеге үз кулланучыларына үзенең гаделлеге белән таныш. Озак кына уйлагач, киләчәктә дә гадел булырга дигән фикергә килдек. ))) Әйдәгез, бу турыда тулырак.
"Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясе битенә күчеп әлеге акция белән якыннарак танышыйк. Бу турыда укымаган кешеләр әле шактый ахрысы. Әлеге биттән бер өземтәне китерәбез:
"Тавыш бирү барышында кулланучыларга ресурслар белән танышып чыгарга (!) һәм аеруча яхшы дип исәпләнгән ресурс(лар) өчен тавыш бирергә кирәк. ..."
Ә хәзер тавыш бирү нәтиҗәләренә күз салыйк:
- "Муса Җәлилгә багышланган әдәби викторина" ресурсы өчен 405 тавыш бирелгән, әмма әлеге минутларда (21.02.2017 - 0 сәг.30 мин.) аны нибары 141 тапкыр гына кереп караганнар.
- “Туган җирем, сиңа бирермен мин хисләремнең иң-иң татлысын” ресурсы өчен 132 тавыш бирелгән һәм әлеге ресурс белән 163 тапкыр танышканнар.
Шуңа күрә, бәйге-акциянең кагыйдәләре буенча беренче ресурс өчен бирелгән 405 тавышның бары тик 141-е генә исәпкә алына. Икенче ресурс өчен тагын 10 кеше генә булса да тавыш биргән булса, ул бүген беренчелекне алган булыр иде. Ике авторның да якынча бер дәрәҗәдә тавыш җыюларын исәпкә алып, без икенче ресурска да "Айның иң яхшы ресурсы" исемен бирергә булдык. Шул рәвешле, гыйнвар аенда ике ресурс әлеге исемгә лаек дип табыла!
Әлеге исемне дәлилләгән электрон сертификатлар якын көннәрдә бу ресурслар битенә урнаштырылачаклар. Ә инде сертификатларның оригиналларын һәм Г.Камал театрына чакыру билетларын безнең белән элемтәгә кереп алырга кирәк.
ps. Узган айларда сертификатларны килеп алмаучылар да бар әле. Ерак араларны якын итеп булса да Казанга килүегезне, спектакль карап ял итүегезне һәм сертификатларны алып кайтып китүегезне көтеп калабыз!
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Бүген сез "Айның иң яхшы ресурсы" исеменә лаек булу өчен әлеге ресурс өчен тавыш бирү генә җитмәскә дә мөмкин икәнлеген аңладыгыз. Безнең өчен иң мөһиме - сезнең ресурсларның күп санлы халык өчен файдалы булуы. Тавыш бирергә чакырганда үз "җанатарлар"ыгызны тавыш бирергә генә түгел, ә ресурслар белән якыннан танышып чыгарга да чакырыгыз. Сезнең хезмәтегез үзегез өчен генә түгел, мәктәбегездәге укучыларыгыз өчен генә түгел, бөтен татар халкы өчен файдалы булсын. Хезмәтегездән файдалангач, ресурсыгыздан файдаланучылар рәхмәтләрен язсалар, фикер алышсалар - бу инде хезмәтегезнең чыннан да иң-иң сыйфатлы, иң-иң яхшы ресурс булуын дәлилләр!
Барыгызга да иҗади уңышлар телибез, сездән яңа файдалы ресурслар көтеп калабыз!
Ихтирам белән, Белем.ру порталы җитәкчесе Раил Гатауллин