Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Михаил Стародубцев - Россиянең иң яхшы укытучысы
Сылу
7 Октябрь, 2008 - 11:54

Михаил Стародубцев - Россиянең иң яхшы укытучысы

“Россия ел укытучысы-2008” россиякүләм бәйгесенең абсолют җиңүчесе инде билгеле. Михаил Стародубцев Мәскәү шәһәре №1060 урта мәктәбендә музыка дәресләрен укыта. Җиңүченең исемен Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән бәйгенең Зур жюри рәисе, Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий атады.

Җиңүче 28 ел балалар белән эшли икән. Шулай ук Михаил тугызларның сыйныф җитәкчесе дә. Күптән түгел генә булып узган туган көненә (49 яшь) Россиянең иң яхшы укытучысы үзенә зур бүләк әзерләгән булып чыга. Баксаң, Михаил Стародубцев мондый конкурста беренче генә тапкыр катнаша икән.
"Ышанычыгызга, бәйгедә кичергән бәхетле мизгелләр өчен зур рәхмәт. Мондый исемгә лаек булу зур дәрәҗә, шуңа коллегалар, бигрәк тә укучылар алдындагы җаваплылык та зур”, - дип уртаклаша Михаил Стародубцев.

Бәйгенең тарихын искә төшерсәк, “Ел укытучысы” тәүге тапкыр 1990 елда ук уздырыла. Чараны Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Федерациясенең халык мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы һәм "Учительская газета" оештыра. Быел бәйге Санкт-Петербург шәһәре хакимияте ярдәме белән узган.

Гадәт буенча чираттагы финал алдагы елның абсолют җиңүчесе шәһәрендә үтә. Былтыр берьюлы ике математика укытучысы - Анна Мехед (Мәскәү) һәм Дмитрий Гущин (Санкт-Петербург) беренче урынга лаек булган иде. Шуңа да финал өчен бу ике шәһәрнең берсе - Санкт-Петербург сайланган. Димәк, киләсе ел финалы Михаил Стародубцев яшәгән калада узачак.

  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 2611
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Сингапур методикасы белән үткәрелә торган татар теле дәресе
Айның иң яхшы ресурсы (Февраль, 2014) ресурслар
Сингапур методикасы белән үткәрелә торган татар теле дә...
Гибасева Эльмира Мансур кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 3 нче диск
19 033 0 Аудио
Рафаэль Мостафин белән Муса Җәлил турында әңгәмә
Рафаэль Мостафин белән Муса Җәлил турында әңгәмә
Рафаэль Мостафин белән Муса Җәлил турында әңгәмә
41 773 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑