Татар мәгарифе порталы
Быел Татарстан Республикасында үткәрелә торган "Юный программист" бәйгесе үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Гадәттәгечә, бәйге "Байтик" компьютер лагеренда үткәрелде.
Юбилей уңаеннан бәйге атна дәвамында барды. Монда республиканың төрле районнарыннан бәйгенең финал турына чыккан 100 дән артык бала һәм аларның укытучылары килгән иде.
Бәйгегә нигез салучы - Бикмуллина Лариса Владимир кызы. Ул бүгенге көндә "Центр ИТО" оешмасын җитәкли. Моннан тыш бәйгенең төп оештыручылары булып бүгенге көндә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары булуын искәртеп үтәсе килә. Моннан тыш бәйгенең барышы белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров та даими рәвештә кызыксынып торалар һәм ярдәм итәләр.
Быел бәйге 5 номинациядә үткәрелде:
Шуны әйтеп үтәргә кирәк, елдан-ел әлеге бәйгедә татар проектлары саны арта бара һәм аларның сыйфатлары арта. Мисал өчен, быел бәйгенең "Программ продуктлар һәм мобиль кушымталар" номинациясендә "Татарча" мобиль кушымтасы беренчелекне яулады.
"Web-сайтлар һәм SaaS технологияләр" номинациясендә "Чәкчәк" сайты өченче урынны яулады, "Түбәтәй", "Якты күл", "Татар теле үзөйрәткече", "Татар телендә гитарада уйнарга өйрәнү", "Барысын белергә телим" сайтлары жюри әгъзаларының махсус призлары белән бүләкләнделәр.
Бәйге җиңүчеләренә бүләкләр тапшыруда "Татнетны үстерү фонды" җитәкчесе Раил Гатауллин да катнашты.