Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле кулланучылар, татар әдәбиятын яратучы дусларыбыз!
Бүгенге викторинадан соң кешенең тырышлыгы никадәр зур әһәмияткә ия булганына тагын бер кат инандым. Сәләт түгел, ә нәкъ менә тырышлык. Белемле булырга тырышу.
Бүгенге викторинада беренче урынны (икенче ай рәттән!) Әлфия ханым Мостафина яулады. Ул - Балык Бистәсе районы Ямаш урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Гади генә бер авыл мәктәбендә укытса да, татар әдәбиятыннан белемнәре буенча ул инде берничә мәртәбә Татарстан һәм Россия укытучыларын узып китте.
Әлеге уңышларны ачыклау өчен мин Әлфия ханымның порталда язылып барыла торган уңышлары битенә күз салдым.
Хәзер язачак сүз-фикерләрем, мөгаен, бик күпләр өчен зур әһәмияткә ия булыр. Булыр гына түгел, булсын иде дип телим.
Әлфия ханымның Таҗи Гыйззәткә багышланган иң беренче викторинадагы нәтиҗәсе - 100 дән нибары 43 балл гына. Икенче викторина нәтиҗәсе - 54 балл. Өченче нәтиҗә - 60 балл. Дүртенче викторина нәтиҗәсе - 80 балл.
Әлфия ханым "беренче викторинам нәтиҗәсе - өчлелек", - дип югалып калмаган, киресенчә, үз белемнәрен тулыландыру өчен ныграк укый башлаган. Ай саен нәтиҗәсе югары күтәрелгән, һәм менә инде икенче ай рәттән Әлфия апа Мостафина - "Әдәби җәүһәрләр" Россиякүләм бәйге-викторинасы җиңүчесе!!!
Ышанам, ул әлеге белемнәрен балаларына да ирештерә. Аның укучылары татар әдәбиятыннан тирән белемле укучылар булып үсәләрдер, дип уйлыйм. Әлеге мәгълүматны башкаларга ачып салганым өчен Әлфия апа мине гафу итәр, дип ышанып калам. Киләчәктә дә Әлфия ханымнан шундый югары нәтиҗәләр көтәм. Һәм аның әлеге уңышлары, тырышлыгы бәйгедә катнашучы башка кулланучылар өчен дә үрнәк булыр, дип ышанам.
Әлфия ханым Мостафина, инде финалга үтү сәбәпле, бәйге кагыйдәләре буенча үзенең әлеге викторинадагы беренче урынын икенче урын алган кешегә тапшыра. Һәм андый кеше бар. Анысы да сезгә таныш исем. Ул - Рәзинә Исмәгыйлова, Казан шәһәре 127 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Рәзинә ханым да беренче викториналарда нибары 60-70 баллык кына нәтиҗәләр күрсәткән. Узган викторинабызда исә ул инде 91%, ә кичәге викторинада 100% нәтиҗә күрсәтте. 6 минут 6 секундта ул викторинаның барлык сорауларына да дөрес җавап бирә алды. Һәм Рәзинә ханым Исмәгыйлова - Марсель Галиевка багышланган викторинаның җиңүчесе дип таныла!
Икенче урынны яулаучы китап укучыбыз I "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең дүртенче викторинасыннан башлап катнашып килә. Беренче тапкыр ул да нибары 48 балл гына җыя алган. Хәзер исә ул - беренче урынны яулауга кандидатларның берсе. Аның исеме - Миләүшә Җиһаншина, ул - Алабуга шәһәре мәктәпләренең берсендә белем бирүче I кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Марсель Галиевка багышланган онлайн-викторинада Миләүшә 6 минут 54 секундта 100 дән 95 балл җыя алды (бер сорауда гына хатасы бар). Әлеге тырышлыгы һәм белемнәре белән аның якын арада югары категория алачагына шигем юк!
Өченче урын яулаучы "Әдәби җәүһәрләр" викторинасында әле беренче мәртәбә генә катнаша. Ул - Сахбеева Эльвира, Азнакай шәһәре 5 нче урта гомуми белем һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Викторинаны узуга чагыштырмача шактый күп вакыт сарыф итсә дә (44 минут 33 секунд), ул шактый югары балл җыя алды һәм үз белемен яхшы яктан гына күрсәтте. Киләчәктә аңа да уңышлар теләп кала алабыз.
Марсель Галиевның тормыш юлы һәм иҗатын шактый күп кеше яхшы дәрәҗәдә белүен дә искәртеп үтәсем килә. 17 катнашучы 75 тән югары балл җыя алды. Бары тик 2 кеше генә викторинада 40 тан ким балл җыйды. Шактый кешенең баллары 40 белән 75 балл арасында.
Без өстә санап үтелгән өч финалистны чын күңелдән әлеге җиңүләре белән котлыйбыз! Аларның барысы да бәйгенең Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелә торган финал турына чакырылачаклар! Ә инде Исмәгыйлова Рәзинә Гыйльмегаяновна "Әдәби җәүһәрләр"нең финал бәйгесендә гран-при өчен көрәшәчәк!
Белемле булыгыз, татар әдәбияты җәүһәрләренең тормыш юлын һәм иҗатын яхшы белик һәм саклыйк! Тырышыгыз, бары тик тырышып кына татар телен һәм аның бай мәдәни мирасын саклап калып була!
Ихтирам белән, бәйгенең идея авторы һәм оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин.