Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Укытучы - үзенчәлекле һөнәр иясе. Ул кешедән төпле белем, түземлелек, һәр бала белән дустанә мөнәсәбәт сорый. Кайсы гына ата-анадан: “Балагызның аң-белемен үстерүдә иң күп көч куйган кеше кем” дип сорасаң да, алар, һичшиксез, “Укытучы!” диячәкләр.
Укытучылар көне - белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Әлеге бәйрәм төрле илләрдә төрле көннәрдә үтә.
Укытучылар көне бездә 5нче октябрьдә бәйрәм ителә. Бу бәйрәм Россиядә 1965нче елдан билгеләнеп үтелә башлаган. Россиядә Укытучылар көнен Юнеско бары тик 1994нче елның 3 октябрендә генә, РФ президенты карары нигезендә раслады.
Кытайда Укытучылар көне 1989нчы елдан бирле, 10нчы сентябрь көнне үткәрелә. Ул белем һәм рухи эшчәнлекне кире кайтарыр өчен барлыкка килгән.
Казахстанда Укытучылар көне “искечә” октябрь аеның беренче ял көнендә, СССРның Югары Советы Президиумы ризалашкан карары нигезендә, 1965нче елның 29нчы сентябрендә бәйрәм ителә.
Бразилиядә Укытучылар көне (o Dia do Professor) 15нче октябрь көнне билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы түбәндәгедән гыйбарәт: 1827нче елның 15нче октябрендә Дон Педро I җитәкчелегендә беренче тапкыр Бразилиядә башлангыч белем бирү турында указ кабул ителә. Анда шәһәр, авыл һәм башка җирле үзидарәләрнең беренче әлифбаны өйрәнергә тиеш дип әйтелгән була. Әмма кызганыч ки, әлеге документның күп кенә положенияләре кәгазьдә 120 ел кала бирә.
Тәүге тапкыр Укытучылар көне Сан-Паулу шәһәрендәге кечкенә генә 1520нче номерлы мәктәптә,1947нче елда үтә.
Әзербайҗанда исә Укытучылар көне шулай ук октябрь аеның беренче ял көнендә бигеләнеп үтелә. Һәм ул быел 7 октябрьгә туры килә. (Чыганак: әлеге мәгълүмат http://belem.ru адресы буенча урнашкан)
5 октябрь – Укытучылар көне уңаеннан интернет челтәрендә http://forum.belem.ru адресы буенча официаль рәвештә “Татар телендә белем бирүче бөтендөнья укытучылар форумы” ачылды. Әлеге форум атнасына 7 көн, тәүлегенә 24 сәгать эшләячәк. Ягъни белем бирү өлкәсендә фикер алышу яисә ярдәмләшү максатыннан интернет челтәренә кереп һәрвакыт ярдәм алырга, белем дөнъясындагы яңалыклар белән һәрдаим танышып барырга мөмкин булачак. Форумның интернет челтәрендә урнашкан башка форумнардан аермалыгы буларак аның тулысынча татар телендә булуын, дөнья буйлап сибелеп яшәгән һәм яшәүче бөек татар шәхесләре турында календарьны эченә алуын әйтеп китәргә кирәк. Инде бүген форумда алтмыштан артык кеше катнаша, алар меңгә якын хәбәр язып калдырган. Форум татар телендә аралашырга укытучыларны гына түгел, татар телендә белем алу белән кызыксынган һәр татар зыялысын көтә.