Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле Белем.ру порталы кулланучылары һәм татнетчылар!
Әле яңарак кына без Белем.ру һәм Татнетны үстерү фонды проектларына күзәтү ясап чыккан идек. Чыннан да, соңгы елда шактый күп эш эшләнгән һәм әлеге эшләрне башкарып чыгу өчен күп кенә ярдәмчеләр, теләктәш кешеләр, иганәчеләр табылган. Бергә-бергә шактый яхшы эшләр башкара алганбыз.
Әмма, күп күренсәләр дә, бу эшләр диңгездәге бер тамчы кебек кенә. Кәгазьгә планга язып куелган, әмма әле вакыты килеп җитмәгән проектларыбыз шактый. Алар арасында татар дөньясы өчен аеруча мөһим эре проектлар да бар. Бер генә кешегә эшләп чыгуы авыр, зур профессионаллар командасы белән эшли торган проектлар. Әлегә эшләнмәүнең сәбәбе - финанс җитәрлек булмау.
Моңа карамастан, без бу җәй аенда әлеге проектларны эшләүгә тотынабыз. Шул сәбәпле, Белем.ру порталында яңалыклар куюга якындагы 2-3 айда вакыт сарыф итмәячәкбез. Ресурслар бераз тоткарлык белән кабул ителеп урнаштырылуы мөмкин, ә блогларны блоггерлар теләсә кайчан язып урнаштыра алалар - блоглар бите яңарып торыр, дип ышанып калабыз. Шулай ук, буш вакытларда сайт ясарга өйрәнергә теләгән һәркемне сайт ясарга өйрәтәчәкбез.
Хөрмәтле дуслар!
Әгәр Сез үзегез яисә Сезнең танышларыгыз Татнетны үстерү фондына матди ярдәм итә алса, без бик шат булыр идек. Финанс ярдәмен Татнетны үстерү фондына ярдәм битендә башкарырга мөмкин. Ярдәм күрсәтелгәнен дәлилләп Татнетны үстерү фонды әлеге физик яисә юридик затка рәхмәт хатын юллый, аның исемен Иганәчеләр битендә урнаштыра ала. Кабул ителгән ярдәм күләме турында без Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында даими хәбәр итеп барачакбыз.
Зур күләмдә (50 меңнән артык) матди ярдәм күрсәткән физик яисә юридик затларның рекламалары гомерлеккә безнең барлык интернет-проектларда да урнаштырылачак, конкурсларыбыз тантаналарын үткәргәндә әйтеп кителәчәк, матбугатта телгә алыначак.
Аеруча зур күләмдә (100 меңнән артык) матди ярдәм күрсәткән иганәче юридик затларның рекламалары чараларны үткәргәндә стенд/баннер буларак чара үткәрү урыннарында да урнаштырылачак, әлеге затлар безнең генераль спонсорларыбыз исеменә лаек булачак, матбугатта еш телгә алыначак.
Шулай ук, эшләрне бергә башкарып чыгу өчен без волонтер программистлар, веб-дизайнерлар, татар теле белгечләре ярдәменә дә шат булачакбыз. Аларның исемнәре дә теге яисә бу проектны башкарып чыгучылар исемлегендә дөнья күрәчәк.
Җәй ахырында сезне яңа мөмкинлекләр булдырылган Белем.ру порталы һәм башка проектларыбыз каршы алыр, сезнең ярдәм белән әлеге проектларны башкарып чыгарга көчебез һәм ресурсларыбыз җитәрлек булыр, дип өметләнәбез.
Безнең белән элемтә:
Адрес: Казан шәһәре, Париж Коммунасы урамы, 6.
E-mail: fondtatnet@yandex.ru, тел.: +79600456353.