Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Җаекта яңа татар мәктәбе.
Сылу
4 Сентябрь, 2008 - 12:32

Җаекта яңа татар мәктәбе.

Ульяновски өлкәсенең Яңа Малыклы районында Иске Төгәлбуа атлы зур татар авылы бар. Бүген аларда зур бәйрәм – дистә еллар бөтен авыл халкы – яше, карты көткән татар мәктәбе ачылды. Ниһаять, балаларыбыз замана таләпләренә тулысынча җавап бирүче мәгариф учагында белем алачак, диләр бәхетле ата-аналар.

Яңа мәктәпне ачу тантанасында Ульяновски өлкәсе губернаторы Сергей Морозов та булган. Губернатор сүзләренә караганда, мәктәпне төзү эшләренә федераль, өлкә һәм район бюджетыннан барлыгы 16 миллион сум акча тотылган. Ләкин мәктәпне “төзү” эше дәвам итә – аның матди-техник базасын ныгытуда Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты рәисе Григорий Балыхин ярдәм итәчәк икән.

Яңа Малыклы районы башлыгы Ильяс Мөхетдинов сүзләренә караганда, алар татар мәктәбе турында үткән гасырның сиксәненче елларыннан ук хыялланганнар. Ләкин хәзерге губернаторлары Сергей Морозов кына бу мәсьәләне ахырга җиткергән. Ахыры бик матур – Иске Төгәлбуа авылында ике катлы бина мәктәп укучыларын ана телендә укытырга көтә. Биредә әле заманадан калышырга телми, нәниләрне мәктәпкә әзерләү группасы, ягъни балалар бакчасы да эшләячәк. Мәктәпнең заманча җиһазландырылган ашханәсе һәм китапханәсе дә бар, - дип бүлешә Ильяс Нәкыйтдин улы.

Район башлыгы яңа мәктәпкә интерактив такта комплекты юнәтү өчен сертификат та тапшырган. Өлкә татар мохтәрияте рәисе Фәрит Әюпов та олуг тантанага буш кул белән килмәгән – төсле принтер һәм «Әлифба» дәреслекләре, татарча китаплар бүләк иткән.

Казаннан да кунаклар бар. Лирон ага Хәмидуллин мәктәп китапханәсен үз һәм мәшһүр язучыларыбызның әсәрләре белән тулыландырган.

Иске Төгәлбуа авылының яңа мәктәбе - соңгы сигез ел эчендә Ульяновски өлкәсендә сафка бастырылган беренче мәгариф учагы икән. Әлеге мәктәпнең нәкъ татар-мөселман авылында ачылуы аеруча шатландыра һәм өлкә губернаторының милли сәясәтне дөрес юнәлештә алып баруына тагын бер тапкыр инандыра.

“Татар–Информ” мәгълүматлары кулланылып әзерләнде

  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 7597
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Муса Җәлилгә багышланган әдәби викторина
Айның иң яхшы ресурсы (гыйнвар, 2017) ресурслар
Муса Җәлилгә багышланган әдәби викторина
Төхбәтуллина Лилия Фәрит кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 4 нче диск
18 974 0 Аудио
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
41 136 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑