Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстандагы иң зур яңа мәктәп ачылды
Ленар
1 сен 2015 - 15:16

Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстандагы иң зур яңа мәктәп ачылды

Казан

Бүген Казанның Яңа Савин районында Бондаренко һәм Әпсәләмов урамнары чатында Татарстандагы иң зур мәктәп – аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 179нчы урта гомумбелем бирү мәктәбе ачылды. Белем көненә һәм мәктәпне ачуга багышланган тантаналы линейкада ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин һ.б. рәсми даирә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов тантана кунакларын сәламләп, Белем көне белән тәбрикләде. “Бүген без сезнең белән бергә республика тарихында 1375 урынга исәпләнгән иң зур, иң заманча мәктәпне ачабыз. Моңа кадәр Татарстанда мондый мәктәпнең төзелгәне юк иде әле, – дип билгеләп узды ул үзенең чыгышында һәм укучыларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итеп: – Һәр ата-ана өчен балаларның белем алуы – иң мөһиме. Мин барыгызны да бүгенге вакыйга – яңа мәктәп ачылу белән котлыйм! Әлеге белем йорты балаларыгызның көндәшлелек өстенлекләрен тәэмин итәр, киләчәктә алар шул өстенлекләрен файдаланып, республикада һәм аннан читтә хезмәт куеп, сезгә шатлык китерер дип ышанам”, – диде.

Шуннан соң әлеге объектны төзү белән шөгыльләнгән “Казаньцентрстрой” ААҖ генераль директоры Дмитрий Нунукин мәктәпнең символик ачкычын мәктәп директоры Эльвира Наумовага тапшырды.

“ТР Хөкүмәте ярдәме белән бүген белем шәһәре ишекләрен ача. Биредә безне яңа очрашулар, яңа планнар һәм казанышлар көтә. Барыгызны да яңа уку елы белән тәбриклим! Ул уңышлы, нәтиҗәле һәм кызыклы булсын. Безнең мәктәптә иң тәрбияле, иң белемле һәм иң сәләтле укучылар белем алачагына шигем юк”, – дип ассызыклады Эльвира Наумова.

Тантанада тәүге кыңгырауны Рөстәм Миңнеханов һәм әлеге мәктәпнең 1 В сыйныфы укучысы Александра Белякова чылтыратты.

Аннан соң директор мәртәбәле кунаклар өчен мәктәп буйлап экскурсия үткәрде. Рөстәм Миңнеханов, Энгель Фәттахов, Илсур Метшин һ.б. мәктәп ашханәсендә, спорт, актлар залларында, бассейнда булды. Моннан тыш, алар урамдагы спорт мәйданчыкларын карады. Мәйданчыкларның берсендә, әйтик, волейбол белән шөгыльләнүче укучы кызларның тренировкасы бара иде. Мәктәпне ачу тантанасына Казанның “Динамо” волейбол командасының күренекле спортчылары Екатерина Гамова белән Мария Бородакова да килгән иде. Кунаклар да, укучылар да алар белән фотога төште.

Бүген ачылган мәктәпнең директоры сүзләренә караганда, белем йортында, аерым алганда, инглиз теле, математика, физика, химия, биология фәннәрен тирәнтен өйрәтү күздә тотыла. Урта мәктәптә укыту процессы социаль-икътисади, физика-математика, химия-биология профильләрен исәпкә алып төзеләчәк.

“Барлык профильле класслар Казанның әйдәп бара торган югары уку йортларына беркетелгән. Әйтик, физика-математика сыйныфлары Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ базасында эшләячәк. Мәктәп шулай ук Казан дәүләт медицина университеты белән дә хезмәттәшлек турында килешү төзеде: быел әлеге вуз беренче “медицина” сыйныфына – 8нче сыйныфка укучылар кабул итте. Медицина сыйныфында белем алучы 10-11нче сыйныф укучылары, вуз мөгаллимнәре лекцияләренә йөрүдән тыш, башкаланың 7нче шәһәр хастаханәсе базасында практика узар дип күзаллана. Чыгарылышлар исә КДМУга укырга кергәндә билгеле бер өстенлекләргә ия булачак”, – дип сөйләде мәктәп директоры. Киләчәктә КФУның А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты белән дә хезмәттәшлек турында килешү имзалау планлаштырыла.

Гомумән алганда, мәктәп 1375 укучыга исәпләнгән. Бүген белем йорты 1100 укучы балага ишекләрен ачты. Аерым алганда, 1нче сыйныфка керүчеләрнең саны – 250. Быелга мәктәпкә 9нчы һәм 11нче сыйныфларга укучылар кабул ителмәгән. Шундый зур мәктәпнең мәйданы – 28 мең кв м, мәктәп яны территориясе белән бергә – 40 мең. Белем йорты индивидуаль проект буенча төзелгән. Объектның логистикасы һәрьяклап уйланылган: төрле яшьтәге укучылар өчен аерым киңлек каралган. Әйтик, башлангыч мәктәп үзенең сыйныфлары, йокы бүлмәләре, китапханәсе, ял урыннары булган блокта урнашкан. Яңа буын Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә башлангыч мәктәп “Перспектива” программасы буенча эшләр дип көтелә.

Урта һәм өлкән сыйныфлар өчен тәгаенләнгән блоклар исә бинаның икенче өлешендә урын алган. Монда да уңышлы белем алу һәм ялга барлык шартлар булдырылган. Уку классларыннан тыш, өлкән сыйныфларга лекция аудиторияләре дә каралган. Мәктәпнең үзәк өлешендә 2шәр спорт һәм актлар заллары, шулай ук бию залы, 25 метрлы бассейн, тир һәм хәтта кино студиясе бар.

Чыганак: 

http://tat.tatar-inform.ru/

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 1050
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

“Серле йомгак” эзеннән тапшыруында "Муса Җәлил халык күңелендә яши" темасына ток-шоу
Айның иң яхшы ресурсы (Февраль, 2015) ресурслар
“Серле йомгак” эзеннән тапшыруында "Муса Җәлил хал...
Рәхимҗанова Әлфия Мансур кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

пинап казино
Разил Вәлиев (тормыш юлы һәм иҗаты)
18 488 0 Аудио
Универсиада дәресе
Универсиада дәресе
Универсиада дәресе
42 239 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑