Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле хатын-кызлар! Белем.ру порталын даими укып барган апалар, сеңелләр, әниләр, әбиләр!
Бүген, 8 март көнне, бөтен дөнья Халыкара хатын-кыз хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. Күп кенә алга киткән илләрдә бүгенге көн хатын-кызларның ир-атлар белән бертигез хокуклары көне буларак бәйрәм ителә.
Россиядә соңгы елларда бүгенге бәйрәм бары тик хатын-кызлар көне буларак кына билгеләп үтелә. Рекламалар кызларга шпилькалы түфлиләр, кыска итәкләр тәкъдим итә, ир-атлар хатын-кызларына чәчәкләр бүләк итәләр, кайбер ир-атлар хатыннарының бәйрәм хөрмәтеннән аракы янына бер-бер тәмле әйбер әзерләүләрен көтәләр, аларга булдыра алган кадәр елмаялар һәм бүгенге көннең тизрәк үтүен көтәләр...
Кызганыч, Россиядә әлеге көн бары тик фарска гына әйләнеп кала башлады. Чынбарлыкта Россиядәге күп кенә өйләрдә ир-атлар хатын-кызларга кул күтәрә, кайбер шундый сугышулар кемнеңдер үлеме белән тәмамлана. Гадәттә, бу - хатын-кызлар.
Кайбер хатын-кызлар Росиядә хезмәтче, ә кайберләре интим-уенчык ролендә. Facebook, Youtube һ.б. дөньякүләм проектларда андый пропаганда алып барган язмалар даими бетерелеп торган вакытта, ВКонтакте кебек Россия социаль челтәрләрендә балалар өчен теләгән кадәр 18+ материаллары ачык. Россия социаль челтәрләрендә һәм интернет-проектларында, форумнарда хатын-кызларны мыскыллаган төркемнәр саны меңәрләп исәпләнә.
Кызганыч, әйе, кызганыч. Россиядә хатын-кызлар кайчандыр АКШтагы хатын-кызлар кебек митингларга чыгарлармы-юкмы, тәгаен әйтә алмыйм. Һәркем канәгать, Россиядәге һәр гаилә шундый мөнәсәбәтләргә ияләшкән, тигезсезлек менталитеты хөкем сөрә.
Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезнең белемле булуыгызны, акыл белән киң фикер йөртүегезне, үз хокукларыгыз өчен көрәшүегезне дәвам итүегезне теләп калам. Өйдә вазаларда чәчәкләр 8 март һәм туган көнне генә түгел, башка көннәрне дә күңел явын алып торуын телим. Тагын да яхшырагы - өйләрегездә гөлләр үстерегез һәм алар ел әйләнәсендә чәчәк атып торсын! Гаиләләрегездә тигезлек һәм гаделлек хөкем сөрсен! Сау-сәламәт булып һәр көннең матурлыгын тоеп яшәргә насыйп булсын!