Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Татарстан Фәннәр академиясе бинасында, тантаналы төстә Ислам Фәннәр академиясенең “Ислам дөньясының тотрыклы үсеше өчен фән, технологияләр һәм инновацияләр. Сәясәтчеләр һәм галимнәрнең якынаюы” XVI фәнни конференциясе ачылды. Конференцияне Ислам дөньясы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Берләшкән милләтләр оешмасы оештыра.
Конференциянең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Ислам дөньясы Фәннәр академиясе президенты Абдель Сәлам Мәҗәли, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазгаров, 33 илдән килгән фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре һәм башкалар катнашты.
ИФА делегациясенең 2007 елның июлендә Казанга визиты вакытында, Татарстан Президенты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Ислам дөньясы Фәннәр академиясен, 2008 елда XVI конференцияне Казанда үткәрергә чакыра. Быел дәрәҗәле форумның Казанда узуына, Татарстанның Россия һәм ислам дөньясы белән киң багланышларына саллы өлеш кертүе дә уңай йогынты ясады дип әйтергә кирәк.
Конференция эшенә Изге Коръән аятьләрен уку белән башлангыч бирелде. Аннан соң сәламләү сүзләре белән конференциядә катнашучыларга Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте.
Тантаналы ачылыштан соң конференция өч пленар утырыш белән дәвам итәчәк. Төштән соң “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу үзәгендә, “2012 елдан соң климат үзгәрүе проблемаларын хәл итү буенча Россия позициясе”, “Тотрыклы үсеш: глобаль бурычлар”, “Ислам илләрендә энергетиканың тотрыклы үсеше” темаларына һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышу көтелә.
Иртәгә шулай ук “Корстон”да параллель рәвештә “Нанотехнологияләр” һәм “Тотрыклы үсеш” пленар утырышлары узачак. Конференция кысаларында “Фән һәм массакүләм мәгълүмат чаралары”, “Фәннәр академияләренең роле һәм функцияләре” һәм башка темаларга “түгәрәк өстәл” утырышлары узачак.
tat.tatar-inform.ru
- Караулар саны: 29304
- Бастыру