Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Сәләтлеләр күләгәдә калмас
Гөлназ Талипова
16 апр 2014 - 14:15

Сәләтлеләр күләгәдә калмас

Яңалык

Соңгы елларда республикада сәләтле балалар өчен интернат тибындагы лицей, гимназия, махсус мәктәпләр челтәре булдыруга аеруча әһәмият бирелә. Хәзер алар шәһәрдә генә түгел, районнарда да ачыла. Яшьләрне бер урынга туп­лап укыту, интернатлар оештыру отышлымы икән?

“Сәләтле балалар белән эшләү мөһим. Чөнки әлеге яшь­ләр безнең икътисадны, сәнгатьне, фәнне алга җибә­рәчәк”, – диде ТР Дәүләт Со­ве­тының Мәдәният, фән, мә­га­риф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев “Сәләтле балалар өчен инновацион мәгариф челтәрен үстерү” темасына багышланган утырышта. Татарстан мә­гариф министры урынбасары Данил Мостафин бел­дергәнчә, республикада талантлы балаларны җыйган 16 мәктәп-интернат эшли. Шу­ларның 9ын­да тәрбия һәм укыту эш­ләре татар, рус, инглиз теллә­рендә башкарыла. Башкалада гына шундый биш белем йорты бар.

Моннан тыш, Казан илкүләм тикше­ренүләр техник университет (КАИ) каршында инженерлар әзерли торган лицей-ин­тер­нат ачу планлаштырыла. Шулай ук татар гимназия-ин­тернаты төзү фикере дә бар. Казанда олимпиадаларга әзерләүче үзәк ачмакчылар. Шуны әйтергә ки­рәк: мондый төр мәктәпләр булдырганда әти-әниләр, укучылар теләге исәпкә алына. Әй­тик, Кама аръягындагы районнардан бер тәкъдим дә булмаган. Министр урынбасары әй­тү­енчә, бу төр уку йорт­ла­ры­ның уңышлары төр­лечә, рейтинг булдыру алга таба про­блемаларны ачыкларга яр­дәм итәчәк. Шулай ук “Алгарыш” программасы буенча чит илләрдә укып кайткан “акыл­лы баш”ларны респуб­ликага кайтару, аларны эшкә урнаштыру мәсьә­ләләре дә хәл ителә.

– Мәгариф системасында төрле дәрәҗәдәге мәктәпләр булырга тиеш. Әти-әниләргә үзләре теләгән уку йортын сайлау хокукы бирелгән. Сә­ләтле укучылар өчен махсус мәктәпләр булдыруның гади мәктәпләргә бернинди дә зыяны юк, – ди башкаланың 2 нче лицей-интернаты директоры Илдар Мөхәммәтов. – Сәләтле балалар белән эшләү – бик зур эш ул. Мин моны инклюзив белем белән чагыштырам. Бу очракта өстәмә мөмкинлек­ләре булган балаларга белем алуны тизләтү өчен шартлар тудырыла. Интернат системасына килгәндә, ул гомер бакый булган. Бездә гади авыл укучылары да укый. Лицейга килгәч, алар шәһәр балаларына караганда яхшырак та укый башлый. Төрле ил, чит илдәге вузларда уку теләге арта. Бу начармыни? Әгәр авылда калган булса, алар күп кенә мөм­кин­лек­ләр­дән мәхрүм калырга мөмкин. Европа ил­ләрендә дә интернат системасы алга киткән. 6-7 ел элек Россиядән генә 200 мең бала Англия, Америка кебек ил­ләрдә белем ала дигән мәгъ­лүмат укыган идем. Бүген дә баерак әти-әниләр балаларын чит илдә укытырга тырыша. Дөрес итеп оештырганда интернат системасы үзен аклый.

Директор сәләт­ле балаларны туплаган уч­реж­де­ниеләр өчен республикада грантлар булдыруны кирәк дип саный. Алар бу юнәлеш­тәге федераль грантларда катнаша алмыйлар. “Россия күләмендә сәләтле балаларны барлау программасы эшли. Әмма анда грантлар чикле: ул вуз каршындагы махсус мәктәпләр өчен генә”, – ди ул.

Бөгелмәнең 6 нчы мәк­тә­бе сәләтле укучылар әзерли торган лицей, гимназия­ләр­дән бер дә ким түгел. Югыйсә укучыларны да сайлап алмыйлар, бөтен теләгән кеше­гә уку йортының ишекләре ачык. Әмма шуңа да карамастан, югары күрсәткечләргә дә ирешәләр. Узган ел республика буенча олимпиада, имтихан нәтиҗәләре исемлеге буенча 5 нче урынга чыктылар. Узган ел мәктәпне тә­мамлаган 88 укучының 37се медальгә лаек булган, 11 укучы 100 балл туплаган. Шунысын да әйтергә кирәк: мәк­тәптә гаилә мәктәбе эшләп килә. Балалары беренче сыйныфка баручы әти-әниләр өчен 12 сәгатьлек лекцияләр оештырыла.

Мәктәп директоры Вячеслав Парфенов белдер­гәнчә, һәр бала үзенчә сәләтле, аны ачарга ярдәм итәргә генә ки­рәк. Укучы­ларның күләгәдә калу-кал­мавында укытучы­ның да өлеше зур. “Берәүләр математика, физиканы яхшы белсә, икенчеләр тегү, токарьлык эшенә, биергә, җыр­ларга оста. Математиканы яки башка фәнне белмәгән укучы сә­ләтсез дигән сүз түгел бит. Сә­ләтле булмыйча ярамый, ди­гән шигарьгә таянып эшлибез. Аларга уңышка ирешү өчен җирлек тудырабыз. Фи­зика-мате­матика юнәле­шен­дәге лицейлар булдыру зур шәһәр­ләр өчен отышлыдыр, әмма кечкенә шәһәрләрдә укучылар туплау проблемалырак”, – ди Вячеслав Викторович.

Республикада талантлы балаларга кагылышлы төрле программалар эшли. Әлеге юнәлеш өчен быел 30 миллион сумнан артык акча каралган. Алдагы еллар белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк дигән сүз бу.

Чыганак: http://vatantat.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 1532
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

“Үлемем дә яңгырар җыр булып...” (Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль композиция)
Айның иң яхшы ресурсы (Октябрь, 2015) ресурслар
"Үлемем дә яңгырар җыр булып..."
Җамалиева Лилия Илгиз кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 3 нче диск
19 003 0 Аудио
Күәмнәрдә минем туган җирем
Күәмнәрдә минем туган җирем
Күәмнәрдә минем туган җирем
10 286 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑