Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Теләгән телне өйрәнер
Гөлназ Талипова
8 апр 2014 - 16:09

Теләгән телне өйрәнер

Яңалык

Татарлар туган телебезгә игътибар-ихтирам юк дип борчылса, руслар арасында исә үз телләре кимсетелгән дип санаучылар да бар. Республикабыз мәктәпләрендә татар теле дәресләре мәҗбүри куелуны кабул итмичә, алар инде берничә ел “үз хокукларын” яклый.

“Рус теле сакчылары” республикабызда бөек Пушкин теле кысырыклана, тиешле дәрәҗәдә өйрәнелми дигән фикерне тарата. Алар мәктәпләрдәге татар теле дәресләре рус телен сыйфатлы үзләштерергә мөмкинлек бирми дип чаң суга. Түрәләребезнең Татарстанда ике дәүләт теле, шуңа да телләр арасында тигезлек саклау мөһим дигән дәлилләре исә бик кискен кабул ителә.

1 апрель – көлке көнендә Татарстанның рус мәдәнияте оешмасы бер төркем җитәкчеләргә медальләр такты. “Мәртәбәле бүләкләр”гә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов лаек булды. Оешма вәкилләре аларны үз сүзләрендә тормауда, рус балаларына татар теле дәресләрен көчләп тагуда гаепли.

Рус телен яклаучылар фикеренчә, мәктәпләрдә татар теле дәресләре укытылу сәбәпле рус теленә игътибар аз бирелә. Гамәлдә исә республикабызда рус теле башка төбәкләрдәге кебек үк, уртак билгеләнгән күләмдә өйрәнелә. Фактлар исә бөек Пушкин теленең кысрыклауларга дучар булуын инкарь итә.

Республика укучыларының рус телен белү дәрәҗәсе дә үсә генә. Моны Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәсе ачык дәлилли. Татарстан укучыларының имтихан буенча уртача баллары ил күләмендәге уртача баллдан югарырак. Соңгы өч елда республикада рус теленнән БДИ нәтиҗәләре буенча иң югары балл җыючы укучылар саны да арта.

Шулай да республика җитәкчелеге халыклар дуслыгын ныгыту, милләтләр арасында тынычлык-иминлек саклау мәсьәләләрен һәрчак игътибар үзәгендә тота. Туган телне өйрәтү тиешле күләмдә түгел диючеләр фикере дә исәпкә алынды - март башында Татарстан мәктәпләрендә туган телләрне өйрәнү өчен өстәмә сәгатьләр кертү турында карар кабул ителде. Ата-аналар теләге белән балалар атнасына өстәмә 1 сәгать туган тел өйрәнә ала. Бу татар теле дә, рус теле дә, удмурт, мари, чуаш теллләре дә була ала. Әмма бу дәресләр бары тик теләк белдерүчеләр өчен генә – бернинди мәҗбүриләү булырга тиеш түгел дип алдан ук кисәтеп куйдылар.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикабызда туган телне өстәмә өйрәнү теләген 180 меңнән артык укучы белдергән. Шуларның 91 меңе рус телен өйрәнергә тели, 52 меңе татар телен сайлаган, 37 мең укучы мари, мордва, удмурт, чуаш телен яхшырак үзләштерергә омтыла.

Әмма “рус теле сакчылары”ның фикерләре исәпкә алынгач та, алар вәгъдәләрнең әле дә үтәлмәвен билгели. Мартта укытыла башланырга тиешле дәресләр кайбер мәктәпләрдә әле дә сүздә генә кала бирә, ди алар.

Чыганак: http://intertat.ru/tt

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 1412
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

«Башваткыч» уены
Айның иң яхшы ресурсы (Ноябрь, 2014) ресурслар
«Башваткыч» уены
Галиахметова Айгөл Фәрит кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

"Татарстан радиосы"ның "Татарстан дулкынында" тапшырулары
16 837 0 Аудио
"АКСУ" интернет-телевидениесенең Белем ТВ каналы - "Тел вә милләт"
"АКСУ" интернет-телевидениесенең Белем ТВ каналы - "Тел вә милләт"
"Тел вә милләт" тапшыруы. Халыкара Ана теле көне уңаеннан Рабит Батулла белән фикер алышу
28 065 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑