Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Тыныч сөйләшсәң, балаң авырмас
Гөлназ Талипова
7 апр 2014 - 15:50

Тыныч сөйләшсәң, балаң авырмас

Яңалык

Соңгы арада мәгариф учреждениеләрендә “Ата-аналар университетлары” ачыла башлады. Анда төрле белгечләр бала белән ничек уртак тел табарга, тәрбия эшендә нинди хаталар җибәрмәскә өйрәтә. Шушы “фән”не аңлаган, аның асылына төшенгән кеше тормышның иң төп “диплом”ына ия дигән сүз. Чаллыда да һәр шимбә саен әнә шундый актуаль мәсьәләләргә багышланган әңгәмәләр үткәрелә.

Людмила Сидорова, «Ата-аналар кайгыртуы» Халыкара иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге рәисе, Чаллыдагы 1нче балалар һәм яшьләр сараеның «Светлячок» мәктәпкәчә тәрбия үзәге җитәкчесе

Тупас сүзләр куллануларын яшермиләр

“Сүз – ул иң көчле корал. Куллана белеп куллану кирәк” дигән темага ачыктан-ачык сөйләшү уздыруыбыз – әти-әниләр күңелен кузгатырлык бер чара булды. Без аны үзәк телевидениедәге “Пусть говорят” тапшыруы кебек оештырдык. “Студия”дә сөйләм культурасының түбәнәюе, әдәп-әхлак төшенчәләре хакында башланган сүз кыска метражлы фильмнар, социаль роликлар карау, ата-аналар белән ихлас фикер алышуга күчте. Бу чара алдыннан без мәктәп укучылары, студентлар һәм ата-аналар арасында сораштыру уздырган идек. Ата-аналарның 70 проценты сөйләшкәндә цензурасыз, тупас сүзләр куллануын яшермәде. Ә инде: “Балаларыгыз сөйләмендә мондый сүзләр булуын теләр идегезме?” — дигән сорауга барысы бертавыштан: “Юк”, — дип җавап бирде. Яшь буынның җавабы безне тагын да шаккатырды: студентларның – 88 проценты, мәктәп укучыларының 84 проценты цензурасыз сүзләр куллана икән. Шунысы да бар: алар да үз балаларының тупас сүзләр кулланып сөйләшүен теләми. сораштырылучыларның 96 процент “Әйе” дип җавап бирде. Тупаслык, дорфалык бер көн килеп үз “җимешләр”ен бирәчәк бит.

Елмаюның тылсымлы көче

Студиягә чакырылган югары квалификацияле табиб сүзнең кеше сәламәтлегенә ничек тәэсир итүе хакында сөйләде. “Коралдан чыккан пуля кеше тәнен бер өлешен генә җәрәхәтләргә мөмкин, ә менә уйламыйча әйтелгән сүз аны хәтта үтерә дә ала”, — диде ул. Тикшерү эшләренең конкрет нәтиҗәләрен дә китерде. Кешенең биокырын үлчи торган махсус җиһазлар бар икән. Мәсәлән, кеше начар сүзләр, күңелен кыра торган гыйбарәләр ишетсә, аның биокыры бозыла, җиһаз аша мондый “китеклек”ләрне йөрәк һәм тамак төбе тирәсендә күзәтергә мөмкин. Сулыш юллары һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары күбәюе дә шуның белән аңлатыла. Бигрәк тә балалар интегә ул чирләрдән. Белгечләр әйтүенчә, бала белән күркәм итеп, тыныч кына, кычкырмыйча һәм күңелен рәнҗетмичә сөйләшкәндә, ул мәктәптә яхшырак укый, үзен яхшы хис итә, азрак авырый икән. Ә инде кешенең биокырын тәртипкә китерүнең бик гади ысулы бар: ешрак елмаерга кирәк. Тикшерүләр гап-гади елмаюның могҗизага тиң көче барлыгын күрсәткән. Җиһаз аркылы карасаң, елмайганда кешенең биокырындагы “кителгән” нурлар үз хәленә кайта икән. Мәсәлән, балага күркәм елмаю белән елмаеп, бераз мактап эндәшсәң, экранда бөтенләй башка сурәт барлыкка килә.

“Үз балачагыгызны искә төшерегез”

Тәҗрибәле педагог шулай ук мөһим фактлар китерде: Америка галимнәре тарихтагы дөньякүләм мәгълүм шәхесләрнең тәрҗемәи хәлен өйрәнгән һәм аларның күбесе гадәттән тыш сәләтле түгел, ә гадәти кешеләр булуын ачыклаган. Әмма ләкин әйләнә-тирәләрендә аларның кабатланмас һәм даһи кеше икәнләрен тәкрарлап торучы кеше булган. Ул аңа һәрдаим: “Син булдырачаксың!” — дип торган. “Ә хәзер үз балачагыгызны искә төшерегез. Сезнең тормышыгызда шундый кеше булдымы?” — дип мөрәҗәгать итте педагог ата-аналарга. Уйлап карыйк әле, әгәр якыннары ышыныч белдерсә, даһи, һич югы яхшы, уңышка ирешкән кешеләр күбрәк булыр иде дә бит. Әгәр гап-гади хакыйкатьне – сүзнең көчен белсәләр, ата-аналар да тәрбия эшендәге күпме хатаны читләтеп үтәр иде. Язучы Вадим Шефнер әйткәнчә: “Сүз белән үтереп тә, коткарып та, үз артыңнан полклар ияртеп тә була…”

Сөйләшү тәмамланганнан соң да, ата-аналарыбыз таралышырга ашыкмады, аларның лекторларга, белгечләргә бирәсе сораулары, ачыклыйсы мәсьәләләре шактый иде. Димәк, яхшы әти-әни булырга теләк зур. Өйрәтергә һәм өйрәнергә генә кирәк!

Ата-анага нәрсә комачаулый?

Сораштырулар күрсәткәнчә, ата-аналарның күбесе бала тәрбияләү эшендә, гаиләдәге мөнәсәбәтләр түгел, дәүләт сәясәте, икътисады комачаулый, дип саный.
Әти-әниләр иң зур каршылыкны матди хәлдә күрсә, 14-15 яшьлек мәктәп укучыларының 60-70 проценты аны “гаиләдә аңлашу юк” дип билгеләгән.
Балалар да, ата-аналар да бер фикердә уртак: “Гаиләдә үзара аралашу өчен вакыт җитми”.

Чыганак: http://gaila.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 1205
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

«Башваткыч» уены
Айның иң яхшы ресурсы (Ноябрь, 2014) ресурслар
«Башваткыч» уены
Галиахметова Айгөл Фәрит кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Бии белмәсәң дә биетә. II. Җырлы биюләр
19 129 0 Аудио
Гав исемле мәче баласы
Гав исемле мәче баласы
Гав исемле мәче баласы. Тоташ күңелсезлекләр
40 799 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑