Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Бары тик беренче курска!
Гөлназ Талипова
6 апр 2014 - 19:21

Бары тик беренче курска!

Яңалык

Быелдан югары уку йортлары абитуриентларны бары беренче курска гына кабул итә башлаячак. Ятим, инвалид балаларга вузларга укырга керү мөмкин­леге зуррак булачак. Ә беренче курс студентлары шәхси программа буенча укый алачак. Абитуриентларны тагын нинди яңалыклар көтә? Без шул хакта кызыксынырга булдык.

Гыйнвар аенда Россия Мәга­риф министрлыгының югары уку йортларында кабул итү имтиханнары исемлеген үзгәртү турындагы боерыгы күпчелек ректорларны, абитуриентларны борчуга салган иде. Чөнки бу яңалык укучылар нинди фәннән БДИ бирәсен ачыклап бетергәч кенә хәбәр ителде. Соңыннан министрлык яңалыкны быел кертмәскә тәкъ­дим итте. Илдәге вузла­рының 90 проценты исемлекне шул килеш калдырса да, калганнары аңа үзгәрешләр кертергә булган.

"Кайбер вузлар кабул итү план­нарына үзгәрешләр керт­теләр, әмма алар укучы­ларның мәнфәгатьләрен исәпкә алган. Әйтик, лингвистика юнә­леше буенча хәзер өстәмә имтиханнардан тарих, җәмгыять белемен сайлап алырга мөмкин. Элек бары тик тарих кына тәкъ­дим ителә иде. Ә җәмгыять белеменнән имтихан бирү кайбер укучылар өчен җиңелрәк”, – ди министр Дмитрий Ливанов.

Ливанов белдергәнчә, яңа кагыйдәләр апрель аенда сайтка куелачак, җәмәгать­челек аңа карата үз фикерен белдерә алачак. Ә инде яңалыклар чыгарылыш сыйныф укучыларына октябрь аенда ук җиткерелергә тиеш.
– Без журналистика, педагогика юнәлешенә бераз үзгә­решләр кертергә булдык. Яңа исемлек буенча абитуриентлар рус теле, профильле фәннәр һәм вуз билгеләгән сынау нә­ти­җә­ләре буенча кабул ителә. Киләсе елдан инглиз теленең мөһимлеге арта. Аны күпчелек юнәлешләр буенча кертәчәкбез. Ләкин быел укучыларның әле моңа әзер булмавын аңлап, аны кичектерергә булдык, – ди Казан (Идел буе) федераль универ­ситетының кабул итү комиссия­се җаваплы сәрка­тибе Сергей Ионенко.

Казан илкүләм тик­шеренүләр техник университетындагы (КАИ) кабул итү комис­сиясенең җаваплы сәркатибе Роман Моисеев белдергәнчә, алар быел бернинди үзгәреш тә кер­тергә уйламый. Ә менә уни­верси­тетның һөнәри ориентация бүлеге 10 сыйныф укучылары арасында ГТО нормалары тапшыру, инша бирүгә әзерләү буенча эш башлаган инде. Биредә бюджет бүлегенә керүчеләргә 1550 урын каралса, читтән торып яки кичке бүлектә белем алучыларга 30ар урын гына бирелгән. Вузга керү өчен 3 фәннән БДИ нәтиҗәләре кирәк. Техник юнә­лешләр буенча төп фән математика булса, гуманитар юнәлештә ул – җәмгыять белеме.

"Кара исемлек”кә эләккән вузларның язмышы ничек хәл ителәчәк соң?

Инде хәбәр иткәнебезчә, Доб­ролюбов исемендәге Түбән Нов­город дәүләт университе­тының Казан филиалы да лицензиядән мәхрүм ителде. Киләчәге өметсез дип табылып, вуз инде елга якын эшләми. Безнең министрлыктагылар студентлар саны 500 дән дә кимрәк булган, гуманитар белем биргән һәм дәүләтнеке булмаган вуз­ларның эшчәнлеген хупламауларын яшерми. Узган ел аларның 13е нәтиҗәсез эшли дип табылган. Әгәр уку процессы берничә кабинетта гына оештырыла, анда читтән килгән берничә мөгаллим генә белем бирә икән, аларның кемгә файдасы бар? Быелгы “кара исемлек”тә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт һәм Чаллы дәүләт сәүдә-технология институтлары бар. Әлмәттәге институт вуз булудан туктаячак. “Ул көллият булып калачак, ә андагы студентларга борчылырга ки­рәк­ми, алар, укып бетереп, югары белем турында диплом алачак”, – ди ТР Мәгариф һәм фән ми­нистрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Тимерхан Алишев. Ә Чаллыдагы институтта яңарту эшләре бара. Өс­тәмә мәйдан булдыру, финанс­лар сыйфатны яхшыртырга яр­дәм итәчәк. Үзгәрешләргә шә­һәр, андагы предприятиеләр дә өлеш кертергә җыена.

Быел ниләр үзгәрәчәк соң?

1. 2014 елда университет, институтлар бары беренче курска гына кабул итәчәк. Бу югары белеме булган яки махсус курслар тәмамлаучыларга да кагыла. Әмма андый өстенлекләре булганнарга беренче курска кер­гәч, тизләтелгән яки шәхси план буенча уку мөмкинлеге бирелә. Бу хакта “Мәгариф турында”гы За­кон­ның 34 нче маддә­сендә әйтелгән.

2. Һәр вуз бюджет урын­нарының 10 процентын ташламага ия булучылар өчен бүләргә тиеш. Инвалид балалар, I-II төркем инвалидлар, ятим балалар бушлай укырга дәгъва кыла. Әти-әниләре беренче төркем инвалид һәм гаиләнең кереме аз булучылар ташламадан файдалана алмый.

3. Бакалавриат, белгечлек, ма­гис­тратура юнәлешенә ке­рүчеләр үзләренең уңышлары турында портфолиосын тәкъдим итә ала. Әгәр абитуриентлар БДИдан бер төрле баллар туплаган булса, ул очракта шәхси уңышлар исәпкә алыначак. Бу хакта “Мәгариф турында”гы За­кон­ның 69 нчы маддәсендә әйтелгән.

4. БДИ тапшыру турындагы сертификат 4 елга яраклы.

5. Олимпиада җиңүчеләренә профильле фәннән 65тән дә ким булмаган балл җыярга кирәк.

Чыганак: http://www.vatantat.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 1594
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Хәлилова Лилия Госмановна
Айның иң яхшы ресурсы (Декабрь, 2015) ресурслар
Яктылык һәм җылылык өләшүчеләр
Садыйкова Мөнирә Гомәр кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 6 нчы диск
18 170 0 Аудио
Татар галәме: тарих, тел, шәхесләр, милли горурлык
Татар галәме: тарих, тел, шәхесләр, милли горурлык
Татар галәме: тарих, тел, шәхесләр, милли горурлык
45 699 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑