Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Экология буенча бөтенроссия олимпиадасында Татарстанның 8 укучысы җиңүче исеменә лаек булган
Гөлназ Талипова
6 апр 2014 - 19:10

Экология буенча бөтенроссия олимпиадасында Татарстанның 8 укучысы җиңүче исеменә лаек булган

Яңалык

4 нче апрель көнне Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында экология буенча бөтенроссия укучылар олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров мөрәҗәгать итте.

Олимпиаданың финал турында Россиянең 50 субъектыннан төбәк этабы җиңүчеләре – барлыгы 250 ләп укучы катнашкан. Экология буенча укучыларның бөтенроссия олимпиадасы башкалардан шунысы белән аерылып тора: теоретик турдан тыш, катнашучылар үз тикшеренү проектлары презентациясе белән чыгыш ясаган. 30 март – 4 апрель көннәрендә узган Олимпиада сынаулары Казан федераль университеты базасында үткәрелгән.

Артем Сидоров Олимпиадада катнашучыларны сәламләп, педагогларга рәхмәтен җиткерде. Ул кеше яшәеше һәм көнкүрешенең барлык өлкәләренең экология мәсьәләләре белән бәйле булуын билгеләп үтте. “Табигатькә мөнәсәбәт җәмгыять дәрәҗәсенең, аның өлгерлегенең индикаторы булып тора. Татарстан Президенты тарафыннан республиканың алдагы үсешенең мөһим векторлары билгеләнгән – кешегә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру”, - дип белдерде министр.

Энгель Фәттахов сәләтле балалар белән эшчәнлекнең Мәгариф һәм фән министрлыгы эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булуы ассызыклады. “Без мондый балалар белән шөгыльләнергә тиеш. Алар - безнең киләчәгебез. Татарстан укучылары барлык илкүләм олимпиадаларда җиңәргә тиеш дигән бурыч куелган. Татарстанда, бу максатка ирешү өчен, күп эш башкарыла. Казанда фән олимпиадаларына әзерлек үзәген булдыру эше төгәлләнеп килә”, - дип белдерде министр. Аның сүзләренә караганда, экология буенча олимпиадада 15 укучы катнашкан, шуның 8е җиңүче, 6сы призер. “Бу бик зур нәтиҗә”, - дип, Энгель Фәттахов шушы балаларны әзерләгән КФУ профессорларына рәхмәтен җиткерде. Ул, узган ел белән чагыштырганда, экология буенча җиңүчеләрнең 2 тапкыр күбрәк булуын билгеләп үтте.

Министр әйтүенчә, узган елда бөтенроссия олимпиадалары нәтиҗәләре буенча Татарстан гомуми зачет буенча, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң, өченче булган.

Экология буенча илкүләм олимпиадада 9 нчы сыйныфлар арасында Владимир Каширин, Анастасия Кочнева, 10 нчы сыйныфлардан Константин Никашин, Тимофей Чазов, 11 нче сыйныфлар арасында Илназ Шаяхмәтов һәм Дарья Цинеккер җиңүче исемен яулады. Ксения Зарипова, Кирилл Лемазин, Алинә Гәрәева, Илья Мильгизин, Федор Индейкин, Глеб Крассовский призер исеменә лаек булды.

Моннан тыш, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы максималь балл җыйган җиңүчеләр өчен махсус призларны гамәлгә куйган. Артем Хан (Сахалин өлкәсе), Мария Никитина (Удмуртия), Анастасия Старкова (Мәскәү), Татарстаннан Михаил Карповка Энгель Фәттахов бүләкләр тапшырды.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 1664
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Муса Җәлилгә багышланган әдәби викторина
Айның иң яхшы ресурсы (гыйнвар, 2017) ресурслар
Муса Җәлилгә багышланган әдәби викторина
Төхбәтуллина Лилия Фәрит кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

“Тәртип FM” радиосының "Тел дигән дәрья бар" сәхифәсе тапшырулары
19 097 0 Аудио
Винни-пух кунакка бара
Винни-пух кунакка бара
Винни-пух кунакка бара. II бүлек
41 836 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑