Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Март аеның иң яхшы ресурсы өчен тавыш бирергә чакырабыз!
Гөлназ Талипова
1 апр 2014 - 18:43

Март аеның иң яхшы ресурсы өчен тавыш бирергә чакырабыз!

Яңалык

Хөрмәтле Белем.ру кулланучылары! Сезнең игътибарга Белем.ру порталына март аенда килгән һәм урнаштырылган яңа 19 ресурсны тәкъдим итәбез!

Исегезгә төшерәбез, бу елның башыннан без "Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясен башлап җибәрдек. Бу турыда әле беренче мәртәбә ишеткән кулланучылар өчен акциянең максатларын, акциядә катнашу тәртибен һәм аның нечкәлекләрен аңлатып китәбез.

Белем.ру порталы җитәкчелеге порталны мөмкин кадәр сыйфатлы ресурслар белән тәэмин итүне максат итеп куйганын сез беләсез инде. Сыйфатлы ресурслар күбрәк булган саен татар телендә сыйфатлырак белем ныграк биреләчәк, ә укытучыларның эшчәнлеге тагын да нәтиҗәлерәк булачак.

Порталга ресурсларны теләсә кайсы фән/предмет буенча юлларга мөмкин, ресурслар belem@belem.ru адресы буенча кабул ителә. Ресурслар татар телендә яисә татар телен өйрәтү максатларында булырга мөмкин. Ул тулысынча эшләнгән һәм тиешле дәрәҗәдә сыйфатлы, эчтәлекле булырга тиеш. Портал редакциясе һәр килгән ресурс белән танышып чыгып, аны яхшырту өстендә эш алып барса да (форматлау, хаталарын төзәтү һ.б.), яхшы эшкәртелеп юлланылган ресурсларга бәйге-акциядә катнашу өчен өстенлек күбрәк биреләчәк. Портал редакциясе килгән һәм урнаштырылган ресурслар арасыннан аеруча сыйфатлы дип саналган 10-15 ресурсны гына тавыш бирүгә куя. (! Бәйге-акциянең беренче айларында әлегә барлык хезмәтләрне дә тавыш бирү этабына керттек, тавыш бирү этабында катнашачак ресурслар санын арттырдык һәм катнашучыларның шансларын да арттырырга булдык. Айның соңгы көннәрендә юлланган ресурслар порталда киләсе айда гына урнаштырылырга һәм тавыш бирүдә катнашырга мөмкин. Шуңа күрә, бәйге-акциядә катнашырга теләгән ресурс авторлары хезмәтләрен вакытында тапшырырга тырышсыннар.)

Айның иң яхшы ресурсы өчен тавыш бирү аннан соң килгән айның беренче көннәрендә башлана (март ае өчен - апрельдә, ...) һәм төгәл 2 атна дәвам итә. Әлеге вакыт узганнан соң тавыш бирүдә катнашу мөмкинлеге ябыла, кулланучыларга бары тик нәтиҗәләр генә күрсәтелә.

Тавыш бирү барышында кулланучыларга ресурслар белән танышып чыгарга һәм аеруча яхшы дип исәпләнгән ресурс өчен тавыш бирергә кирәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре системаның журналына язылып барыла һәм накрутка һ.б. шундый гадел булмаган очраклар тавыш бирү тәмамланганнан соң бетереләчәк.

"Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясе интернет челтәрендә татарча сыйфатлы ресурсларны арттыру максатыннан Татнетны үстерү фонды ярдәме белән оештырыла. Иң күп тавыш җыйган ресурс авторына "Татнетны үстерү фонды"ннан махсус бүләк тапшырыла (Март аеның иң яхшы дип табылган ресурсына Г.Камал исемендәге театр спектакленә 2 кешелек чакыру билеты. Бәйгенең әлегә бердәнбер һәм төп партнеры - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.)

Автор-җиңүче шулай ук Белем.ру порталы һәм Татнетны үстерү фондының махсус сертификаты белән бүләкләнә, әлеге сертификат авторның Белем.ру порталында халык ышанычын яулаган сыйфатлы ресурс урнаштыруын дәлилли.

"Айның иң яхшы ресурсы" исемен алган ресурс ел ахырында "Елның иң яхшы ресурсы" исемен алуга дәгъва кылачак.

Ресурс авторларына барысына да уңышлар теләп калабыз, тавыш бирүче кулланучыларның гаделлегенә өметләнәбез.

Март аеның иң яхшы ресурсы өчен http://belem.ru/best_03_14 адресы буенча күчеп тавыш бирергә мөмкин!

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 2299
  • БастыруБастыру

Фикерләр

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

2 Апрель, 2014 - 23:35

Permalink

Тавыш бирү параметрлары

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Ничек уйлыйсыз, "Айның иң яхшы ресурсы" өчен тавыш бирүне теркәлгән кулланучылар өчен генә ачык итеп ясасак яхшырак (гаделрәк) булырмы?


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

  • Log in to post comments

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Иң мөһиме – коммуникатив компетентлылык
Айның иң яхшы ресурсы (Сентябрь, 2016) ресурслар
Иң мөһиме – коммуникатив компетентлылык
Шәйдуллина Ландыш Камил кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

"Татарстан радиосы"ның "Татарстан дулкынында" тапшырулары
16 856 0 Аудио
Винни-пух һәм берничә шикле бал корты белән танышу
Винни-пух һәм берничә шикле бал корты белән танышу
Винни-пух. I бүлек
39 980 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑