Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Иртәгә ТР Милли музее талисманына бәйге ачыла
Гөлназ Талипова
31 мар 2014 - 20:36

Иртәгә ТР Милли музее талисманына бәйге ачыла

Яңалык

Иртәгә, 1 нче апрель көнне, Татарстан Республикасы Милли музеенда беренче тапкыр “Су сыеры көне” узачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференциядә музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова хәбәр итте. Матбугат очрашуында шулай ук ТР Милли музее директорының фәнни-тикшеренү эше буенча урынбасары Светлана Измайлова һәм Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхфәтова катнашты.

Иртәгә көтеләчәк чараны “Су сыеры” көне дип исемләү Милли музейның халык арасында “Бегемот” дип танылган сәүдә йорты бинасында урнашуы белән бәйле. Биредә беренче катта совет чорында озак еллар буе “Бегемот” кафесы эшләгән. Музейга килүчеләр “Казанский бегемот” халык кәсепләре эшләнмәләре күргәзмәсе белән таныша алачак. Шулай ук алар өчен шаян викторина, музей экспозициясе буенча балалар уен-экскурсиясе презентациясе әзерләнгән.

Гөлчәчәк Нәҗипова ассызыклаганча, “Су сыеры көне” акциясе Милли музей бинасына игътибарны җәлеп итү максаты белән дә оештырыла. Бүгенге көндә музей капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ. Хәзерге вакытта бинаның өчтән бер өлеше генә реставрацияләнгән. Мәдәният елы кысаларында, быел бинаны яңартып кору дәвам иттереләчәк.

Музей директоры сүзләренә караганда, милли музейның талисманы да су сыеры булачак. Иртәгә шул талисманга бәйге ачыла. “Конкурста рәссамнар, халык һөнәрләре осталары һәм, гомумән, теләге булган һәркем катнаша ала. Бәйгегә эшләр ел дәвамында кабул ителәчәк. Киләсе 2015 нче елның 5 нче апрелендә, Милли музейга 120 ел тулуны билгеләп үткәндә, конкурска йомгак ясалачак”, - дип хәбәр итте гендиректор. Конкурста җиңүчегә каралган бүләккә килгәндә, Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләреннән аңлашылганча, җиңүче дип танылган талисманны эшләтергә эксклюзив заказ биреләчәк. “Мин ышанам: киләчәктә музей ишегалдында су сыеры талисманының скульптурасы да пәйда булыр”, - дип, ул талисманның музейның күрке, бизәге булачагын әйтте.

“Музей бинасы Казанның күрке булып тора. Чит илләрдән килгән кунаклар аны “Казан Лувры” дип атый. Үзәк керү ишегеннән ул чыннан да бераз гына танылган Париж музеен хәтерләтә. Безнең музейның республика өчен әһәмиятен Лувр белән тиңләрлек. Аның коллекциясе 910 мең саклау берәмлегеннән гыйбарәт. Музей фәнни-тикшеренү, экспонатларны реставрацияләү, аларны комплектлау буенча эшчәнлекләрне алып бара. Һәр җирлектә, һәр халыкның төбәк тарихы, табигате, мәдәнияте белән бәйле коллекцияләрне туплаучы төп музее була. Татарстанда ул ТР Милли музее”, - дип бәян итте Гөлчәчәк Нәҗипова.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 2789
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Татар теленнән өстәмә сәгатькә эш программасы
Айның иң яхшы ресурсы (Декабрь, 2016) ресурслар
Татар теленнән өстәмә сәгатькә эш программасы (5 сыйныф...
Гимадиева Эльвира Илдус кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

“Тәртип FM” радиосының "Тел дигән дәрья бар" сәхифәсе тапшырулары
19 081 0 Аудио
Татар мәгърифәтчеләре: кыскача белешмә
Татар мәгърифәтчеләре: кыскача белешмә
Татар мәгърифәтчеләре: кыскача белешмә
46 469 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑