Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Япон әкияте геройлары татарча сөйләшә
Гөлназ Талипова
31 мар 2014 - 13:17

Япон әкияте геройлары татарча сөйләшә

Яңалык

Ана хакы, бала хакы төшенчәләрен бәян иткән спектакльгә режиссер Илдус Зиннуровның беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итүе түгел. “Әкият” курчак театрында “Ана күзләре” япон әкиятенең премьерасы булып узды.

Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров куйган. Моннан кырык ел диярлек элек куелган спектакльгә кабат мөрәҗәгать итүнең сәбәпләрен режиссер болай аңлата: “Яңа куелышта гаиләдәге мәхәббәт, ананың балага карата мәхәббәтенә басым ясала. Миңа калса, бүгенге көндә бу - бик актуаль тема”.

Әсәрнең инсценировкасын да Илдус ага эшләгән, рәссамы Валентина Губская, пластиканы Гүзәл Маннапова куйган. Куелыш шулай ук ут эффектлары белән дә баетылган. Сабыйлар әсәрнең идеясен мавыктыргыч тамаша аркылы сеңдерә.

Әкият- спектакльдә ана мәхәббәте, тормышның һәр минутында зур түземлек белән ана вазифаларын башкару, бала мәхәббәте, иргә тугрылык темалары күтәрелгән. Батырлык һәм ныклыкны яклаучы хикәят япон музыкасы белән баетылган. Беренче куелышта бердәнбер япон музыкасы тәлинкәсен әйләндерсәләр, бүген инде бу мәсьәләдә кытлык юк, ди әкиятчеләр.

Сюжет буенча вакыйгаларТау иясе тарафыннан Еланга әверелдерелгән Ана хакында. Ул үзенең башта бер күзен, аннары нәни улы белән ялгыз калган иренә, баланы тәрбияләргә булышу өчен, икенче күзен дә бирә...

Театрның яшь тамашачылары сәхнәдәге кеше зурлыгындагы курчакларны күреп сокландылар. Японнарның төсле, якты, милли киемнәре - кимонолары балалар тарафыннан югары бәяләнде. Курчакларны махсус япон технологиясе буенча ясаганнар. Бер геройны ике артист уйната.Татар телендә сөйләшүче япон курчаклары сабыйларны сакура чәчәк ата торган илгә сәяхәт иттерделәр. Төсле утлар, бай сәхнә бизәлеше, япон музыкасы, тенрәндергеч фабула замана балаларына да тәэсир итте. Хәер, сәнгать белгечләре бу спектакль, балалардан бигрәк, өлкәннәргә яки гаилә белән барып карау өчен отышлы, диделәр.

Әкияттәге яшь артистлар өчен “Ана күзләре” зур сынау һәм тәҗрибә булды. Авыр курчакларны японнарга хас салмак хәрәкәтләр белән йөртү, уйнатуны кайбер артистлар беренче тапкыр башкарды. Төп герой Сайоконы уйнаган Альбина Шагалиева: “Тамашачыны яраттырыр бу очракта ике мәртәбә артыграк көч куярга кирәк. Кара пәрәнҗә аша хис-тойгыларыңны курчакка, ә аның аша - залдагыларга тапшыра белү үзе бер сәнгать», - ди.

Беренче мәртәбә татар сәхнәсендә 1976 елда куелган “Ана күзләре” театр сөючеләрдә зур кызыксыну уяткан була. Озак еллар ул “Әкият” курчак театры репертуарын бизәп торган. Хәзер инде япон әкияте яңа куелышта, яңа тамашчыларны куандырыр. Әкият төбендә гыйбрәт бар, диләрме әле?

Чыганак: http://www.intertat.ru/tt

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 1664
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Шагыйрә Клара Булатова иҗатының бүгенге көндәге урыны
Айның иң яхшы ресурсы (Июнь, 2014) ресурслар
Шагыйрә Клара Булатова иҗатының бүгенге көндәге урыны
Хәйруллина Зөлфия Вәлиевна
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 4 нче диск
18 953 0 Аудио
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
41 134 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑