Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев “КАИ-лазер” үзәгеннән ике башлы бөркет һәм бәхет кошы алып китте
Гөлназ Талипова
25 мар 2014 - 17:53

РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев “КАИ-лазер” үзәгеннән ике башлы бөркет һәм бәхет кошы алып китте

Яңалык

ТР башкаласына бүген эш сәфәре белән килгән РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович, РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов һ.б. катнашындагы делегация “КАИ-лазер” төбәк сәнәгать лазеры технологияләре инжиниринг үзәгендә булды. Аларны исә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде. Әлеге үзәк мөмкинлекләре белән кунакларны Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм урыннарда белгечләр таныштырды. Шулай ук әлеге университетның перспективалары турында сүз булды, мисалга, быел 1 сентябрьдә Германия-Россия яңа технологияләр институты - GRIAT ачу күздә тотыла.

Министр сүзләренчә, былтыр 27 сентябрьдә "Сочи-2013" XII Халыкара инвестицион форумында РФ Хөкүмәте башлыгына ТР Президенты катнашында "КАИ-лазер" үзәге төзү идеясе тәкъдим ителеп, ел ахырына идея тормышка ашырылган. Инвестицияләр күләме - 440 млн. сум, шуларның 40 проценты - ТР бюджетыннан, калганы - Россия Федерациясе бюджеты акчасы. Җәмгысе 1 мең кв.м. гомуми мәйдан биләгән әлеге заманча мәйданчыкка тиңнәр юк, чөнки анда иң заманча лазер технолгияләре тупланган. Әлеге үзәк кече һәм урта эшмәкәрлек җитештерү предприятиеләренә заманча лазер технологияләре кертү юлы белән ярдәм итә.

Биредә лазер технологияләрен файдаланып эшли торган төрле модификациядәге “LAZER WELD”, “LAZER CUT” бер үк төрле генә түгел, гибрид, ягъни төрле металлны бергә эретеп ябыштыру, кисү модульләре тәкъдим ителде. Лазер белән эретеп ябыштыру модульләрендә Германиядә җитештерелгән “KUKA" роботлары эшкә җигелгән, аларның лазер установкалары Мәскәү өлкәсенең Фрязино шәһәрендә ясалган, ә идарә итү программалары – әлеге университет белгечләренеке. Әйтүләренчә, алар автомобиль төзелешендә файдаланыла, алга таба очкычлар төзелешендә дә файдалану мөмкинлеге карала.

РФ Хөкүмәте башлыгы КНИТУ-КАИ институтлары, кече инновацион предприятиеләре уйлап табып эшләгән технологияләр, әйтик, энергияне нәтиҗәле файдалану, пычранган, күгәргән теләсә нинди хәлдәге эшләнмәләр һәм конструкцияләрне чистарту, шул исәптән плазма разряды белән ток ярдәмендә чистарту җайланмалары, производство белән оператив идарә итү программа продуктлары, очкыч яки судно бортында яисә җир өстендә янгын сүндерү өчен күбек ясап ерак арага сиптерү системасы генераторы, очкычлар өчен Брегг рәшәткәсе нигезендә җепсел-оптик температура датчигы, интеллектуаль композитлар, полимер материаллар, ишетмәүчеләр өчен “Бекар” ишетү-өйрәнү системасы һ.б. белән якыннан танышты, кызыксынып сораулар бирде. Программа белән идарә ителә торган “LAZER CUT” модуленда Россия гербына кунган ике башлы бөркет һәм бәхет кошын корычтан лазер белән кисеп, Дмитрий Медведевка истәлеккә бүләк иттелде.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 1244
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

“Серле йомгак” эзеннән тапшыруында "Муса Җәлил халык күңелендә яши" темасына ток-шоу
Айның иң яхшы ресурсы (Февраль, 2015) ресурслар
“Серле йомгак” эзеннән тапшыруында "Муса Җәлил хал...
Рәхимҗанова Әлфия Мансур кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Җырлап-биеп уйныйбыз - 3 нче диск
29 373 0 Аудио
Габдрахман Әпсәләмов. Тарихи композиция
Габдрахман Әпсәләмов. Тарихи композиция
Габдрахман Әпсәләмов. Тарихи композиция
43 168 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑