Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Быел “Нәүрүз” театраль-белем бирү форум-фестивалендә ниләр көтелә?
Гөлназ Талипова
21 мар 2014 - 22:05

Быел “Нәүрүз” театраль-белем бирү форум-фестивалендә ниләр көтелә?

Яңалык

2014 елның 2-8 июнендә Казанда Төрки халыкларның III Халыкара “Нәүрүз” театраль-белем бирү форум-фестивале узачак. Форум кысаларында Германия, Греция, Колумбия, Россия һәм Франциядән килгән театр сәнгате һәм менеджменты буенча әйдәп баручы белгечләр җитәкчелегендә семинарлар, мастер-класслар һәм лекцияләр тәкъдим ителә. Форумда катнашу өчен заявкалар 2014 елның 15 апреленә кадәр кабул ителә.

«Нәүрүз» форумы – Төрки халыкларның “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале җитәкчелегендә оештырылган театраль белем бирү проекты. Форум кысаларында семинарлар, мастер-класслар һәм лекцияләр 5 юнәлештә үтәчәк: актерлык сәнгате һәм практик режиссура; режиссура теориясе, сценография һәм музыкаль театр; театр социологиясе, менеджмент, пиар, хокук белеме; курчак театры сәнгате; театраль тәнкыйть.

Фестиваль-форумда катнашу өчен заявкалар төрки телләрдә спектакльләр куючы теләсә-кайсы театр коллективларыннан һәм, шулай ук, төрки телле театраль һөнәр вәкилләреннән (актер, режиссер, сценограф, рәссам, хореограф, менеджер, әдәби бүлек җитәкчесе, журналист, театр тәнкыйтьчесе) кабул ителә.

Заявкаларны 2014 елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча әлеге электрон адрес буенча: teatriskander@mail.ru яки факс аша җибәрергә мөмкин: 8 (843) 293-08-83. Рәсми теркәлгән делегацияләр өчен барлык дәресләр дә бушка үткәрелә. Фестиваль-форум хакында тулырак мәгълүмат һәм заявка өчен бланк Камал театры сайтының “Нәүрүз” сәхифәсендә.

Белешмә:
“Нәүрүз” театраль-белем бирү форумы беренче тапкыр 2010 елның июнендә Төрки халыкларның Халыкара театр фестивале җитәкчелегендә үткәрелде һәм анда 250дән артык театраль һөнәр вәкилләре, Россия Федерациясе һәм СНГ илләреннән 22дән артык делегация катнашты. Беренче форум әлеге форматтагы, тематикадагы белем бирү программаларының актуаль һәм кирәк икәнлеген исбатлады. Шуның нигезендә ике елга бер тапкыр, “Нәүрүз” фестивале белән чиратлаштырып, форумны үткәрергә дигән карар кабул ителде. 2012 елдан башлап әлеге проект форум-фестиваль форматында үткәрелә.

Форум программасында, гадәттәгечә, театр сәнгате һәм менеджменты буенча әйдәп баручы белгечләр җитәкчелегендә семинарлар, мастер-класслар, лекцияләр һәм, шулай ук, танылган режиссерлар, музыкантларның спектакльләре, концертлары, перфоманслары.

Чыганак: http://matbugat.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 1196
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Татарстан – туган илем (Норлат)
Айның иң яхшы ресурсы (гыйнвар, 2015) ресурслар
Татарстан – туган илем
Гайфуллина Әлфинә Вәзир кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 3 нче диск
19 014 0 Аудио
Гав исемле мәче баласы (Өченче вакыйга)
Гав исемле мәче баласы (Өченче вакыйга)
Гав исемле мәче баласы (Өченче вакыйга)
42 061 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑