Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • facebook belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • instagram belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Блоглар » Әкиятчеләр япон әкиятен куя
Гөлназ Талипова
17 мар 2014 - 15:37

Әкиятчеләр япон әкиятен куя

Яңалык
Казан

“Әкият” курчак театры япон халык әкиятен сәхнәләштерә. 28 март көнне биредә “Ана күзләре” спектакльнең премьерасы булачак. Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров куя.

Спектакльдә Ана мәхәббәте, тормышның һәр минутында зур түземлек белән ана вазифаларын башкару, бала мәхәббәте, иргә тугрылык темалары күтәрелә. Бу – батырлык һәм ныклыкны яклаучы хикәят.

Сюжет буенча вакыйгаларТау иясе тарафыннан Еланга әверелдерелгән Ана хакында. Ул үзенең башта бер күзен, аннары нәни улы белән ялгыз калган иренә, баланы тәрбияләргә булышу өчен, икенче күзен дә бирә...

«Бу спектакль театрыбызда 1976 елда куелган иде, – ди Илдус Зиннуров. - Һәм ул зур уңыш белән бик озак еллар театр сәхнәсендә барды. Ул вакытта тамашачылар бу әсәрне бик яратып кабул итте. Бу премьерага да без бик төпләп, җитди әзерләнәбез. Ул шулай ук ташамачы күңеленә истә калырдай булсын иде».

Хәзер спектакльдә яңа артистлар катнаша, әлеге әсәргә баш режиссер яңача сулыш өргән. Спектальдә рольләрне Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина, Татарстанның атказанган артистлары Юрий Чуктиев, Ришат Гыйздәтуллин, Фәнзилә Сабирова, Гөлнур Габдрахманова, театр артислары – Миләүшә Фәйзрахманова, Дилүс Хуҗиәхмәтов, Марс Гайфуллин, Рузилә Зарипова, Албина Шагалиева башкара.

Әсәрнең инсценировкасын да Илдус Зиннуров эшләгән, рәссамы Валентина Губская, пластиканы Гүзәл Маннапова куйган, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Чыганак: http://www.intertat.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Фикер калдыру өчен теркәлеп керегез.
  • Караулар саны: 938
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Татнетны үстерү фондына ярдәм итү

Сингапур методикасы белән үткәрелә торган татар теле дәресе
Айның иң яхшы ресурсы (Февраль, 2014) ресурслар
Сингапур методикасы белән үткәрелә торган татар теле дә...
Гибасева Эльмира Мансур кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- онлайн-кибет, хостинг;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- балалар өчен чит телләр үзәге;
- пластик хирургия;
- агачтан йорт, мунча яисә коттедж;
- тур һәм экскурсияләр.

Җырлап-биеп уйныйбыз - 3 нче диск
19 562 0 Аудио
Гав исемле мәче баласы
Гав исемле мәче баласы
Гав исемле мәче баласы. Тоташ күңелсезлекләр
33 775 0 видео

Блоглар

Лилия Гәрәева сурәте
4 нче сыйныф "Кышкы уен"
Лилия 12.01.2021
Лилия Гәрәева сурәте
Шәүкәт Галиев "Онытылган" шигыре
Лилия 12.11.2020
Лилия Гәрәева сурәте
Татар телен өйрәтү шөгыльләрендә куллану өчен презентацион...
Лилия 24.08.2020

Фикерләр

Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 15.01.2021 - 09:03
Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 14.01.2021 - 13:56
5f сурәте
Матурлык
5f 13.09.2020 - 12:18
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

dinara_harisova@mail.ru сурәте
dinara_harisova...
Albina1 сурәте
Albina1
guliya giniatullina сурәте
guliya giniatullina

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2021. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли | Адаптив дизайн-вёрстка: Рузәл Зарипов
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү аермачык!
  Яндекс.Метрика   Сайт сыйфаты индексы
өскә ↑