Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Казанда “Татарстан – Төркия: тарихи элемтәләр, бүгенге көн торышы, үсеш перспективалары” исемле халыкара симпозиумга әзерлек бара
Гөлназ Талипова
13 мар 2014 - 20:15

Казанда “Татарстан – Төркия: тарихи элемтәләр, бүгенге көн торышы, үсеш перспективалары” исемле халыкара симпозиумга әзерлек бара

Яңалык

Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ауразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге “Татарстан – Төркия: тарихи элемтәләр, бүгенге көн торышы, үсеш перспективалары” исемле халыкара фәнни-гамәли симпозиум эшендә катнашырга чакыра.

Симпозиум 2014 нче елның 10-11 апрель көннәрендә узачак. Аны оештыруда һәм үткәрүдә ТР Президент Аппараты, Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр Академиясе, Казан шәһәре администрациясе, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия тарих җәмгыяте, “Ауропа-Азия” Халыкара гуманитар академиясе, Россия Ислам университеты, Россиянең Азия һәм Африка халыклары белән теләктәшлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Татарстан бүлеге, Россия Федерациясе Көнчыгышны өйрәнүчеләр җәмгыяте катнаша. Бу хакта КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ауразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге башкарма директоры Булат Яһүдин хәбәр итә.

Халыкара фәнни-гамәли симпозиумның максаты – сәясәттә, икътисадта, фән, мәдәният өлкәләрендә татар-төрек элемтәләренең тарихи тәҗрибәсе һәм бүгенге торышын фәнни-теоретик күзлектән аңлау. Симпозиум шулай ук Татарстан һәм Төркия Республикаларының үзара бәйләнеше үсешендәге потенциалны ачыклау, Россия-Төркия мөнәсәбәтләренең гомуми структурасы өлеше буларак, Татарстан-Төркия элемтәләренең ролен карау максатларын күздә тота.

Симпозиум барышында түбәндәге проблемалы-тематик блокларны карау ниятләнә: XIV-XX гасырларда Татарстан һәм Төркия халыкларының тарихи элемтәләре; XX гасырның 90 нчы елларында - XXI гасыр башында Татарстан һәм Төркия мөнәсәбәтләре үсеше; XХг.-XXI г. башы чигендә сәяси һәм дипломатик диалог; Татарстан һәм Төркия Республикаларының сәүдә-икътисади элемтәләре перспективалары; Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләренең инвестицион потенциалы; Татарстанда Төркия бизнесы: үсеш мөмкинлекләре; Төркиянең Татарстандагы белем бирү һәм фәнни программалары; Төркия һәм Татарстанда тюркологик тикшеренүләр; бүгенге көндә мәдәни элемтәләр һәм туризм үсеше; иҗтимагый берләшмәләр һәм аларның Татарстан-Төркия элемтәләре үсешендәге роле.

КФУ дан симпозиумны үткәрүгә Ауразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге, чит ил тарихы һәм төбәкләрне өйрәнү, халыкара мөнәсәбәтләр, Көнчыгыш илләре тарихы һәм мәдәнияте, тюркология, татарларны өйрәнү, төбәкләрне һәм исламны өйрәнү кафедралары өлеш кертә.

Конференциядә катнашу өчен заявканы 2014 нче елның 15 нче мартыннан да соңармыйча тапшыру зарур. Доклад (1,5 интервалы белән 10 бит) текстын электрон вариантта җибәрү сорала. Симпозиум тәмамлангач, доклад җыентыкта бастырып чыгарылачак.

Заявкада, үзара язышу өчен адресны, телефонны, эш яки уку урынын, вазифаны, дәрәҗәне күрсәтү шарт. Заявканы 420111, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 1/55 адресы буенча Казан федераль университеты, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты, Ауразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәгенә җибәрергә кирәк. E-mail: kzir_kfu2012@mail.ru; B.Yagudin@mail.ru.
Шулай ук 89173957393 телефоны буенча шалтыратып, симпозиум буенча тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 1297
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызы
Айның иң яхшы ресурсы (Март, 2016) ресурслар
Халык педагогикасы аша бала шәхесен тәрбияләү
Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Җырлап-биеп уйныйбыз - 5 нче диск
21 383 0 Аудио
Күәмнәрдә минем туган җирем
Күәмнәрдә минем туган җирем
Күәмнәрдә минем туган җирем
10 300 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑