Татар мәгарифе порталы
Быелдан башлап Казанда Сабантуйны бер генә көн түгел, ә Рио-де-Жанейрода узучы карнавал кебек берничә көн дәвамында бәйрәм итә башларга җыеналар. Бу хакта Татарстанның Туризм агентлыгы җитәкчесе Сергей Иванов журналистлар белән очрашуда хәбәр итте. Аның сүзләренчә, 2013 елда Татарстанда туризм өлкәсеннән 8,3 млрд сум табыш алынган. ”Бу әле – туристлар яшәү өчен түләгән акча гына. Аңа кафе, ресторан, экскурсия чыгымнары кермәгән. Чынлыкта бу сан тагын да зуррак”, – ди Иванов.
Республикада март башында булдырылган Туризм агентлыгының төп бурычы – шушы санны арттыру. “Президент 2020 елга туристлар санын ике тапкыр арттыру – 3,5 миллионга җиткерү бурычын куйды. Ул республикага изге урыннарны күрергә килүчеләргә аерым игътибар юнәлтү кирәклеген әйтте. Мәсәлән, икона Казанской Божьей матери, борынгы Болгар шәһәрлеге. Шулай ук Президент Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге татар диаспорасы белән эшләргә кирәк, диде”, – дип сөйләде Иванов. Казанга һәм Татарстанга туристларны җәлеп итү өчен Сабантуйны, озынайтып, берничә көн дәвамында бәйрәм итәргә җыеналар. Сабантуй үзе мәйданда элеккечә бер генә көн узачак. Ә аңа кадәр берничә көн дәвамында Казан урамнарында мәйдан җыю оештырырга ниятлиләр. Махсус билгеләнгән урамнардан җигүле атлар узар, сөлге бәйләнгән колгалар күтәреп, татарча киенгән егет-кызлар җырлап үтәр, оешма җитәкчеләре Сабантуйга дигән бүләкләрен биредә тапшыра алыр, уеннар оештырылыр дип көтелә.
“Бәйрәмне Казанның төрле районнарында уздыру нияте дә бар. Әлеге тәкъдим инде узган ел ук тормышка ашасы иде, әмма Универсиада узу сәбәпле, иминлек максатларында аны кичектерергә мәҗбүр булдык. Быел ул гамәлгә ашар дип уйлыйбыз”, – дип сөйләде Татарстанның ресторатор һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов.