Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Илгизәр Самакаев күргәзмәсе ачыла
Гөлназ Талипова
12 мар 2014 - 15:51

Илгизәр Самакаев күргәзмәсе ачыла

Яңалык

13 март көнне Сәнгать галереясендә рәссам Илгизәр Самакаевның шәхси күргәзмәсе ачыла. Мәгълүм булганча, кылкаләм остасы быел Г.Тукай исемендәге премиягә дәгъват кылучылар исемлегендә.

Илгизәр Самакаев Мәскәүдәге В.И.Суриков исемендәге институтны тәмамлаганнан соң Казанда иҗат итүче талантларыбыздан санала. Аның иҗат юлы 1980 елларга барып тоташа. Ул иҗат итүче иң төп жанр - портрет. Татарда «сандугач» исеменә казанган, танылган җырчы һәм композитор Сара Садыйкованың портретын күреп кемнәр генә сокланмагандыр. Моң белән сугарылган бу картина Сара Садыйкованың бар мөләемлеген, күңел байлыгын бирә алган.

Илгизәр аганың портрет жанрындагы әсәрләре арасында русларның күренекле артисты Юрий Никулин сүрәтләнгән әсәр дә аерым игътибарга лаек. Автор әлеге шәхес белән шәхсән үзе дә таныш булган. Самакаев пумаласы Бөек Ватан сугышы, хезмәт каһарманнарына да битараф булмаган. Һәрбер әсәрендә шәхеснең дөньяга карашын нечкә тоемлавы аша җиткерә алган Илгизәр Самакаев рәсем сәнгатенең башка жанрларында да үзен танытты.

И.Самакаевның тарихи темаларга ясалган картиналары сәнгать белгечләрендә аеруча кызыксыну уята.

Кылкаләм остасы үзе белдергәнчә, аны пейзаж жанры да дулкынландыра. Рәссам күңеленә Татарстан табигате дә, Казан урамнарының кабатланмас борынгы биналары да хуш килә. Илгизәр Самакаев иҗатында туган шәһәрнең йортлары үз холкы, үз йөзе белән мәңгеләшә.

Хәзерге вакытта рәссам республикабызның күләмле проектларында актив катнаша. Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге оештырган күргәзмәләрдә аның күләмле картиналары һәрдаим урын ала.

Чыганак: http://intertat.ru/tt

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 1340
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Мөхәммәт Мирза
Айның иң яхшы ресурсы (Июнь, 2016) ресурслар
Мөхәммәт Мирза
Абдулвалеева Гөлназ Илдус кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 2 нче диск
20 008 0 Аудио
Татар галәме: тарих, тел, шәхесләр, милли горурлык
Татар галәме: тарих, тел, шәхесләр, милли горурлык
Татар галәме: тарих, тел, шәхесләр, милли горурлык
45 708 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑