Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Тел белгән ил ача. Билингвизм яки... ничә телдә сөйләшәсең?
Гөлназ Талипова
11 мар 2014 - 17:07

Тел белгән ил ача. Билингвизм яки... ничә телдә сөйләшәсең?

Яңалык

Лингвистлар хисабы буенча, Җир йөзендәге барлык халыкның 75 проценты, ким дигәндә, ике телне камил белә. Азиядә күптеллелек ярлы катлам өчен дә гадәти хәл санала, мәсәлән, Һиндстанда юл күрсәтү билгеләре дә 3-4 телдә. Ләкин Россия логопедлары һәм кайбер педагоглар фикеренчә, балага чит телләрне иртә өйрәтә башлау зыянлы булырга мөмкин. Әлеге сүзләргә колак салырга кирәкме, әллә балага тумас борын чит телләр өйрәтү файдага гынамы?

«Ничек тиз төшенсә, шулай оныта да»

Беркөнне кибеттә чиратта басып торганда өч-дүрт яшьләрдәге кызын күтәргән яшь анага күзем төште. Әнисе – русча, баласы татарча рәхәтләнеп сөйләшә. «Иремдә, мин дә татарча белмибез. Ә кызыбызны татар балалар бакчасына бирдек. Хәзер татарчаны кызыбыздан өйрәнәбез. Ул һәр ишеткән яңасүзен, җөмләсен бакчадан кайтышлый ук сөйләп күрсәтә», – дип, серен чиште әни кеше.

Ике бала әнисе Зилә Такидзе исә, киресенчә, кызының өйрәнгән телләрен тиз онытуын әйтте: «Үзем татар кызы, ирем – грузин. Олы кызыбыз Ләйсәннең теле татарча ачылды, хәзер татар балалар бакчасына йөри. Әтисенең туган ягына баргач, бераз грузинча да сукалый башлаган иде. Ләкин балалар телләрне ничек тиз өйрәнсә, шулай тиз оныта икән. Ирем белән өйдә үзара русча сөйләшкәнгәме, кызларым рус теле кадәр берсен дә белми. Үзем дә «минем белән татарча сөйләш» дип басым ясамадым, башын катырмыйм, дидем. Татарстанда яшәүче чиста грузин гаиләләрен дә беләм, күбесенең балалары туган телендә рус акценты белән сөйләшә. Ике телне дә камил белеп үсү өчен, беренче чиратта, куллану җирлеге кирәк».

Дәүләтнең ике телен дә белмәскә...

Ике телне белү, шул телләрне чиратлаштырып куллану фәндә билингвизм, ягъни икетеллелек дип атала. Кешенең икенче телне ничә яшендә өйрәнүенә карап, билингвизмның иртә һәм соң, ә өйрәнү ысулына бәйле рәвештә, табигый һәм ясалма төрләре була. Табигый юл белән, аңлашылганча, тел – аралашу ярдәмендә, ә ясалма юл белән махсус әзерлек, уку нигезендә үзләштерелә. Ә икедән дә артык тел белүне галимнәр полилингвизм дип атый. Бу төшенчә күп халыкларга хас. Без, татар, башкорт, чуаш, якут кебек халыклар да туган телдән тыш, рус телен беләбез, чит телләр өйрәнәбез. Люксембургта – өч, Швейцариядә дүрт дәүләт теле әле, республикабыздагы нибары ике дәүләт телен дә белмәскә! Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел, икесе дә безнең өчен иң кирәкле, татлы тел, диләр бит. Шуларга өстәп, глобальләшү, туризм, мәдәниятара дуслык, фәндәге төрле үзгәрешләр, компьютер, интернет ише алгарышлар, кыскасы, заман таләпләренә буйсынып, бүген инглизчә, немецчә... дә яхшы бел, дияргә кала.

«Чит тел үзләштергәндә үзеңнекен дә яхшырак белә башлыйсың»

Автор-башкаручы, тәрҗемәче Альберт Исмаил барлыгы алты телдә сөйләшә! Татарчаны ул әти-әнисеннән, русчаны – рус мәктәбендә укып, гарәпчәне – мәдрәсәгә йөреп, инглизһәм фарсы теленә – институтта, ә төрек теленә төрекләр белән аралашып, үзлегеннән өйрәнгән.

«Балаларга чит телне дүртенче сыйныфтан соң гына укыта башларга кирәк, – дип саный Альберт. – Иртәрәк булганда, холык үзгәрергә, сабыйларның милли рухына зыян килергә мөмкин. Шуңа күрә дә күп илләрдә чит тел фәннәре урта сыйныфларда гына укытыла башлый. Минемчә, бу дөрес тә». Альбертның үз баласы әле бик кечкенә, сөйләшә белми, әти кеше аның да киләчәктә күп тел белүен тели.

«Чит тел өйрәнгәндә син туган телеңне дә яхшырак белә башлыйсың. Бер генә тел белгәндә кеше бик күптән мәхрүм. «Бер тел – бер кеше», – дигән пәйгамбәр. Ә Коръәндә: «Бер-берегезне таныр, танышыр өчен, сезне төрле милләт итеп яралттык», – диелгән. Тел – ул халыкның ДНКсы, чөнки аңа бөтен нәрсә салынган, тел халыкны яшәтә. Аның тышкы ягы, ягъни әлифбасы да бик мөһим: хәрефләр милли рухны саклый».

Тел өйрәнүне нидән башларга?

* Балагызга чит телдә җырлар тыңлатыгыз, аларның сез сөйләшә торган түгел, ә башка телдә булуын аңлатыгыз.

* Чит телдә һичьюгы «исәнмесез», «сау булыгыз», «рәхмәт» кебек сүзләрне әйтә белгән кешеләрне, мөмкинлек килеп чыккан саен, мактагыз, үрнәк итеп куегыз.

* Балагызны рәсемле сүзлекләр белән дә кызыксындыра аласыз. Китапның бер битендә берничә рәсем булса, тагын да әйбәт.

* Чит телдә мультфильмнар карагыз.

* Туганнарыгыз, дусларыгыз, сезгә кунакка килгәч, бала белән чит телдә сөйләшүләрен сорагыз.

* Яңа курчак алып кайттыгыз икән, ул чит телне генә аңлый, дип әйтегез.

Икетеллелекнең өстенлекләре

1. Баш миенең югары үсеше. Авазларны һәм сүзләрне төрле телләрдә әйтү ми эшчәнлеген көчәйтә. Бер телдә генә сөйләшкән иптәшләренә караганда, биш яшькә кадәр ике телгә өйрәнүче баланың мие тыгыз соры матдәгә бай була. Ә соры матдә – минең тел һәм аралашу өчен җавап бирүче бер өлеше. Интеллект дәрәҗәсенең югарылыгы аның тыгызлыгына бәйле.

2. Акыл сайлыгын тоткарлау. 2010 елда Альцгеймер чире (баш миендәге күзәнәкләрнең үлеме, хәтерсезлек белән характерлана, күбрәк өлкәннәргә хас) булган 221 авыруны тикшерәләр. Бер телдә генә сөйләшүче авырулар белән чагыштырганда, ике теллеләрдә бу чирнең билгеләре якынча биш елга соңрак беленә икән.

3. Үзидарәнең яхшыруы. Бер телдән икенче телгә күчү тәртибе баланы үз-үзен тотарга өйрәтә, аның игътибарын арттыра.

4. Укуга әзерлек. Әгәр белгечләр баланың авазлар әйтү мөмкинлеген арттыра ала икән, икенче бер телдә сөйләшү дә шул ук нәтиҗәләргә китерә. Шуны да искәртергә кирәк, баланың «фонологик үзаңы», ягъни авазлар белән идарә итә белүе аның иртәрәк укый башлавын тәэмин итә.

5. Дөньяга тәрәзә. Җир шары бик зур. Берничә тел белү берничә илгә сәяхәт итүгә тиң.

Белгеч киңәшләре

«Бала сүзләрне ишетеп кенә кабатлый»

Резидә Дәрзаманова, педагог,тел белгече, тәрҗемәче:

– Әгәр балагызның ике тел белүен телисез икән, кечкенәдән авыр була, көч килә, дигән уйлар белән икеләнмәгез. Бала кечерәк булган саен, телне җиңелрәк өйрәнә һәм бу аның өчен бернинди кыенлык та тудырмый. Гомумән, сөйләшә генә башлаган балага икенче телне өйрәтү ярый гына түгел, ә кирәк тә. Чөнки бу вакытта сабый авазларны ишетеп, үзе дә шуларны кабатларга, аларга охшатырга тырыша, ягъни анда аваздашлык процессы бара.

Теләсә нинди телне өйрәнүнең иң табигый юлы – аваздашлык (звукоподражание). Ә бу рефлекс балаларга гына хас. Үсә-үсә инде кеше телне, фикер йөртеп, мантыйк нигезендә үзләштерә, кечкенә вакыттагы кебек сүзләрне ишетеп кенә кабатлый алмый. Чит телне олыгаеп өйрәнгәндә, айлар гына түгел, еллар сарыф ителә.

Бала үз телендә, чит телне дә тигез дәрәҗәдә белсен дисәгез, аның ике телдә дә бер үк күләмдә аралашуын тәэмин итегез. Балачакта тел өйрәнү җиңел, ләкин, кабатламаган очракта, ул тиз онытыла. Шулай булгач, телне өйрәтергә генә түгел, саклый белергә дә кирәк.

Балагызны беркайчан да мәҗбүриләмәгез, телләргә карата нәфрәт уятмагыз, ә киресенчә, мәхәббәт тәрбияләгез, кызыксындырыгыз. Телләр белән бергә, төрле халыкларның мәдәнияте, көнкүреше белән таныштырыгыз. Балагызны өй шартларында икетелле итеп үстерә алмасагыз, тәҗрибәле педагогларга йөртегез.Мәктәпкә укырга кергәч, зур үскәч, тырышлыгыгызны күреп, ул, һичшиксез, сезгә рәхмәт әйтер.

Чыганак: http://gaila.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 2211
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Һөнәрем – минем язмышым (тәрбия сәгате)
Айның иң яхшы ресурсы (Ноябрь, 2016) ресурслар
Һөнәрем – минем язмышым (тәрбия сәгате)
Фаттеров Фәннур Габделнур улы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

"Татарстан радиосы"ның "Татарстан дулкынында" тапшырулары
16 837 0 Аудио
Габдрахман Әпсәләмов. Тарихи композиция
Габдрахман Әпсәләмов. Тарихи композиция
Габдрахман Әпсәләмов. Тарихи композиция
43 169 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑