Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Ресурслар каталогы » Каюм Насыйри туган жирендә конференция
Гөлназ Талипова
10 мар 2014 - 18:26

Каюм Насыйри туган жирендә конференция

Яңалык
Яшел Үзән
Каюм Насыйри

Халыкара туган тел декадасы кысаларында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегендә 2014 нче елның 28 нче февралендә Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә «Тел гыйлеме һәм әхлакый-эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте» дип исемләнгән яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XII төбәкара фәнни-гамәли конференциясе үтте.

Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсенең баш киңәшчесе Хәйдәров Ләззәт Илдар улы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге секторы мөдире Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Вәлиуллин Ренат Нәкыйф улы, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты рәисенең урынбасары-мәгариф идарәсе җитәкчесе Афанасьева Рәисә Вәли кызы сәламләделәр. Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы, филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш гыйльми хезмәткәре Рәмиев Зөфәр Зәйни улы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтытының фәнни эшләр буенча директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Хисамов Олег Ришат улы, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, Кытай Республикасының татар диаспорасы вәкиле, Казан (Идел буе) федераль университеты студенты Роза Фазылхан, Чувашия Республикасы, Комсомол районы, Токай урта мәктәбе укытучысы Әхмәтсафина Нәзирә Кирам кызы чыгыш ясадылар. Шулай ук конференциядә Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Гыйльманов Дамир Шәрифҗан улы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән хезмәткәрләре Салихова Айгөл Рөстәм кызы,Фәрдиева Динара Радий кызы, филология фәннәре кандидаты, доцент, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты Мөхәммәтҗанов Ильяс Мулланур улы, педагогия фәннәре кандидаты, КФУ доцентлары Фазлиева Эльмира Илдар кызы, Садыйкова Елена Рәшит кызы, Казан шәһәрендәге К. Насыйри исемендәге музей директоры Шәфигуллина Рушания Фаил кызы, «Чын мирас» журналының баш мөхәррир урынбасары шагыйрь Марат Закиров,”Ялкын” журналы журналисты Мөхәммәтҗанов Рөстәм Сөләйман улы, ”Казан утлары“ журналының редакторы урынбасары Ханнанов Рамил, ”Казан утлары” журналының бүлек редакторы Камил Кәримов, Яшел Үзән шәһәренең имам хатибы Габделхәмит хәзрәт, “Яшел Үзән” газетасы журналистлары, Казан (Идел буе) федераль университетының татар филологиясе факультеты студентлары катнаштылар. Чарада Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән, Зеленодол, Апас, Сарман,Саба,Тәтеш Балык Бистәсе, Әтнә, Буа, Биектау, Лаеш,Кайбыч,Чүпрәле, районнарыннан, Мари Эл, Чуваш Республикасының Комсомольск районыннан 249 укучы, 200 укытучы катнашты.

Укуларда катнашучылар адресына Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле - Әхмәтшин Шамил Камил улы һәм Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасынан мөрәҗәгать алынды. Укуларда катнашучылар чараның әһәмиятле, файдалы һәм кирәкле булуын берничә тапкыр ассызыкладылар. Укучылар да, укытучылар да үзләре өчен бик күп мәгълүмат алдылар, фикер алыштылар.

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 2934
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

8нче А сыйныфының рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Айның иң яхшы ресурсы (Декабрь, 2016) ресурслар
8нче А сыйныфының рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан э...
Зәйнуллина Рәзилә Мөхтәр кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

пин ап
Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 6 нчы диск
18 158 0 Аудио
Винни-пух кунакка бара
Винни-пух кунакка бара
Винни-пух кунакка бара. II бүлек
41 832 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑