Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Мирфатыйх Зәкиев могҗизасы
Гөлназ Талипова
6 мар 2014 - 21:55

Мирфатыйх Зәкиев могҗизасы

Яңалык

85 яшьлек кешенең көн саен эшкә килүен һәм бер вакытта да авырып эш калдырмавын бүгенге көндә могҗизага тиңләргә була. Күренекле галим – филология фәннәре докторы, профессор, академик Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев тә – шундый гаҗәеп кеше.

Ул әле дә егетләр кебек: көн дә эшкә бара, фән өлкәсендә кайный, ел саен китап чыгара, басылган хезмәтләре дә бер меңнән арткан инде. Аңа 50 яшендә инфаркт була язган, табиблар, мондый авыру белән озак тормыйлар, үләләр, дигәннәр. Менә шундый кешенең сау-сәламәт булуы, әлбәттә, соклану уята. «Мирфатыйх Зәкиев мондый сынауны ничек җиңеп чыга алган, сере нәрсәдә икән?» – диярсез. Моны без аның үзеннән сорадык – әлеге уникаль кеше белән очрашып, сәламәт булуның серләрен ачыкладык.

«Көн саен 30 минут йога күнегүләрен яса»

Мирфатыйх абыйны без, билгеле инде, эш урынында эзләп таптык. «Сәламәтлегеңне чын-чынлап кайгырта башлау өчен, зур ихтыяр көче һәм бер этәргеч, бер сигнал кирәк, – дип башлады ул сүзен. – Ә минем тормышта андый сигнал булды – миңа аздан гына инфаркт булмый калды. Ул вакытта кардиолог, медицина фәннәре докторы Л.М.Рахлин исемле профессор исән иде. Ул мине карады да: «Синең авыруың белән, кешеләр озак яшәми. Кеше йөри-йөри дә үлеп китә. Яшисең килсә, йога күнегүләрен өйрәнеп, шуларны яса», – дип киңәш итте. Һәм миңа шул сүз җитте, шунда ук эшкә тотындым. Шифаханәдә дәваланганда, институттан (ул вакытта мин пединститутта ректор идем), йога буенча нинди китаплар бар – барысын да китерттем һәм укып чыктым. Шуннан әкренләп хәрәкәтләрне өйрәнә башладым. Бер дә җиңел эш түгел ул, чөнки дөрес итеп сулыш ала белергә һәм чыгарырга, организмдагы барлык мускулларны да хәрәкәткә китерергә өйрәнергә кирәк. Барлык күнегүләрне дә үземнең тырышлык белән генә өйрәнеп бетерә алмадым, билгеле. Шифаханәдән чыккач, йога осталары белән киңәшләштем». Мирфатыйх абый аңлатуынча, күнегүләрне ясаганда, баш миең белән бөтен җиреңне хәрәкәткә китерергә һәм канны кая таба җибәрү турында уйларга кирәк, ягъни баш мие һәр органны эшләтеп торырга тиеш.

«Көн дә өч минут башта торам»

Мирфатыйх абый, менә инде 35 ел, бер көн дә калдырмыйча, иртән 45 минут буе йога күнегүләрен ясый. Ә иң ахырдан исә өч минут башта тора. Бу вакытта баш миенә кан яхшырак бара һәм баш миенең бөтен үзәкләре дә эшли. «Әлеге күнегүне өйрәнү җиңел генә бирелми, әмма ул мөмкин эш. Хәзер инде мин идәннең теләсә кайсы җирендә башта басып тора алам», – ди ул. Күнегүләрне көн саен эшләү мөһим, чөнки әгәр дә аларны әллә нигә бер генә ясыйсың икән, нәтиҗәсе булмый. Мирфатыйх абыйга иярүчеләр дә күп булган, әмма күбесенең һәркөнне күнегүләр эшләргә ихтыяр көче генә җитмәгән.

Мирфатыйх абый, олы яшьтә булуына карамастан, гармунда да өздереп уйный. Бу шулай ук сәламәтлек өчен бик файдалы. «Минем шулай гармунда уйнаганымны күреп, республиканың баш кардиологы – профессор, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Альберт Сәрвәр улы Галявич бу шөгылемне ташламаска киңәш итте, чөнки кешенең һәр бармагы баш миенең билгеле бер үзәге белән бәйләнгән. Гармунда уйнаганда, берәр бармак ялгышса, баш миенең кайсыдыр бер үзәге бозыла башлаган дигән сүз. Мин хәзерге вакытта да гармунда уйныйм әле, димәк, баш мие дә тәртиптә», – ди галим.

Азрак ашарга, күбрәк йөрергә

Туклануга килгәндә, Мирфатыйх Зәкиев: «Ашауга беркайчан да исем китмәде, һәрвакыт азрак ашарга тырыштым, – диде. – Хәзер дә йога ясаган кешеләргә азрак ашарга кушалар. Теләгән ризыгымны ашыйм, әмма аз-азлап кына». Сәламәт булуның тагын бер кагыйдәсе – начар гадәтләр (мәсәлән, спиртлы эчемлекләр эчү, тәмәке тарту) булмау. Аннары гел хәрәкәттә булу мөһим. Мирфатыйх абый да күп вакытта җәяү йөрергә тырыша.

Һәр кешенең сәламәтлеге үз кулында. Әгәр дә тырышсаң һәм зур көч куйсаң, авырлыклар алдында югалып калмасаң, күп авыруларны җиңеп була...

Мирфатыйх абый йөрәккә массаж ясауның бер ысулын өйрәтте.

Ул эчне әйләндерүдән гыйбарәт. Аны 50 мәртәбә өстән аска, 50 тапкыр астан өскә әйләндерергә кирәк. Әлеге күнегү йөрәккә һәм үпкәгә массаж булып тора.

Бу – кызык!

Башта тору, ягъни икенче төрле ширшасана йогада иң нәтиҗәле позаларның берсе булып тора, әмма аны дөрес эшли белергә кирәк. Бу күнегү, белешмәлекләрдә язылганча, яшәртү сәләтенә ия. Аның төп терапевтик тәэсире – баш миенә кан ага һәм бу аның эшчәнлегенә, бит тиресенә, башка уңай тәэсир ясый. Әмма ул шактый катлаулы күнегү һәм аны өйрәнү өчен вакыт таләп ителә. Йоганың әлеге позасы күп авырулардан дәва. Мәсәлән, ул баш, күз, бавыр, тамак һәм тагын бик күп авырулардан ярдәмгә килә. Әмма аны бөтен кешегә дә, мәсәлән, кан басымы бик югары яки, киресенчә, түбән булган кешеләргә эшләргә ярамый, шуңа күрә, иң элек табиб белән киңәшләшү мөһим.

Чыганак: http://matbugat.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 3570
  • БастыруБастыру

Фикерләр

Кунак сурәте

Кунак

7 Март, 2014 - 16:05

Permalink

М.Зәкиев могҗизасы

М.Зәкиевичка искитмәле сокланам, сөбханалла, әле бик озак үзенең хезмәтләре белән сөендерергә язсын.

  • Log in to post comments

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Түгәрәк саннарны кушу һәм алу (математика: III сыйныф)
Айның иң яхшы ресурсы (Март, 2016) ресурслар
Түгәрәк саннарны кушу һәм алу (математика: III сыйныф)
Йосыпова Рәисә Фаил кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Җырлап-биеп уйныйбыз - 3 нче диск
29 401 0 Аудио
Винни-пух кунакка бара
Винни-пух кунакка бара
Винни-пух кунакка бара. II бүлек
41 837 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑