Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстанда фән белән кызыксынучылар санын арттыру, район авылларында яшәүче яшьләрне белем киңәйтүгә җәлеп итү – болар республиканың яшьләр форумында тәкъдим ителгән проектларның кайберләре генә. Аларның барысын да бер уртак максат берләштерә – республиканы илкүләм, дөньякүләм дәрәҗәдә таныту теләге.
Әлеге форум ел саен үткәрелә һәм Татарстанда гомер итүче яшьләрнең үзара аралашуы, фикерләшүе өчен үзәк мәйданчык ролен үти. Максаты – республиканың сәләтле яшьләре һәм дәүләт җитәкчелеге арасында күпер булдыру, яшь буын вәкилләренә социаль һәм иҗтимагый яктан әһәмиятле идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итү.
Хәзерге буын яшьләрен нәрсә борчый, алар нинди проблемаларны кичекмәстән хәл итү кирәк дип саный? Бу сорауга җавап бирү өчен форумда тәкъдим ителгән иң яхшы проектлар күргәзмәсен карап чыгу да җитә. Аларның кайберләре белән укучыларыбызны да таныштырып үтәбез.
Авыл яшьләре арасында мәгълүмати кризисны юкка чыгару кирәк
2011 елдан башлап республикада “Авыл яшьләре” дип аталган махсус программа эшли. Аның максаты – авыл яшьләренә ярдәм итү, аларга Татарстан һәм Россиядә генә түгел, ә халыкара дәрәҗәдә оештырыла торган чаралар турында мәгълүмат бирү, шул рәвешле яшьләргә ачылырга, үз төбәкләре өчен файдалы шәхес булып җитешергә булышлык итү.
- Быел без әлеге программаны тормышка ашыру белән бәйле кайбер нәтиҗәләрне ясадык. Шул рәвешле, яшьләр белән актив эшләүче районнар исемлеген булдырдык. Кызганычка каршы, яшьләр сәясәтенә салкын караучы, әлеге эшчәнлек шактый акрын барган төбәкләр дә юк түгел, - дип сөйләде безгә Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Заһидуллина.
Аның фикеренчә, әлеге пассив районнарның күбесе бу өлкәдә начар эшләүләрен авылларда лидерлык сыйфатларына ия актив яшьләр булмау белән аңлата. Миләүшә Заһидуллина бу фикер белән килешмәвен ассызыклый.
- Лидерлык сыйфатларына ия булмаган яшьләр, гомумән, юк, минемчә. Әлеге вәзгыять районнарның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләренең бу өлкәдә тиешле эшчәнлек алып бармавы белән бәйле. Яшьләр бар, аларны эзләп табарга гына кирәк. Моның өчен авылларга барырга, җыелышлар җыярга, сөйләшергә, аралашырга кирәк. Район үзәгендә генә эшләү ярамый, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.
Миләүшә Заһидуллина сүзләренә караганда, район яшьләре арасында мәгълүмати кризис һаман да бар һәм ул кичекмәстән хәл итүне сорый. Авылда гомер итүчеләр дә төрле программаларда катнашырга, үсәргә, камилләшергә хаклы. Тик кызганычка каршы, күпләр андый мөмкинлекләр турында белми дә...
“Ботаник” яшьләрдән үрнәк алыр вакыт җитә
“Спортмакс”спорт маркетингы агентлыгының тышкы коммуникацияләр буенча директоры Руслан Әхмәтҗановны исә республикада фән белән кызыксынучы яшьләрнең көннән-көн кими баруы борчуга сала. КФУның юридик факультеты аспиранты хәзерге вакытта Татарстанда фәнне популярлаштыру, аны модага кертү уе белән янып йөри.
Әлеге максатны күздә тотып, ул фәнни эшләр белән шөгыльләнүче яшьләрнең үзара аралашуы, тәҗрибә уртаклашуы өчен өр-яңа мәйданчык тапкан. Кайда дип уйлыйсыз? ... Төнге клубта! Беренче карашка фән белән төнге клуб арасында бернинди дә уртаклык була алмый кебек. Бактың исә, чит илләрдә бу гадәти хәл икән. Төрле фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнүче 35 яшькә кадәрге яшьләр төнге клуб сәхнәсендә халыкка үз проектлары, фәнни эшләре турында сөйләү мөмкинлеге ала. Иң мөһим таләп – аның чыгышы һәркемгә аңлашылырлык, гади тел белән язылган булырга тиеш. Җиңүчеләрне исә тамашчы үзе билгели.
- Әлеге чараны Германиядә уйлап тапканнар. Россиядә ул беренчеләрдән булып Санкт-Петербург шәһәрендә үткәрелә башлады. Күптән түгел генә шундый ук чараны Мәскәүдә уздырып кайттык. Иң кызыгы, төнге клубны яратучы яшьләр арасында бу чара шактый зур кызыксыну уятты – билетлар 4 көн эчендә сатылып бетте. Барлыгы 500дән артык кеше килгән иде, - дип сөйләде безгә Руслан Әхмәтҗанов.
Якын арада мондый чара Казанда да үткәреләчәк. Хәзер төп максат – спонсорлар җәлеп итү. Ә чарада катнашачак булачак галимнәрне табу исә авырлык тудырмаячак, дип ышандыра Руслан.
- Фәнни эш белән шөгыльләнүчеләр – барысы да “ботаник”лар дигән гыйбарә дөреслеккә туры килми. Бу – стереотип. Халык “ботаник” дип уйларга күнеккән акыллы башлар безнең өчен – фәннең “йолдыз”лары. Нәкъ менә алар республиканы алга җибәрә, шуңа күрә аларны бөтен кеше белергә тиеш, - дип ассызыклады Руслан Әхмәтҗанов.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt