Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Шәфкать туташлары татарча ярыша
Гөлназ Талипова
5 мар 2014 - 13:16

Шәфкать туташлары татарча ярыша

Яңалык

Казандагы медицина көллиятендә “Татар кызы” бәйгесе уздырыла башлады. Әлеге уку йорты шәфкать туташлары, фармацевтлар, фельдшерлар, акушерлар әзерләп чыгара. Ә татар балаларын бергә җыеп, бәйге үткәрү хыялы көллиятнең татар теле укытучысы Миңнегөл Субаева күңелендә әллә кайчаннан йөри. Бу эшкә алар информатика укытучысы Гөлнур Ногманова белән бергәләп тотына.

Идеяне көллият җи­тәк­челеге дә хуплый. Бәйге вакытында укучы кызларның яшеренеп яткан сәләтләре, иҗади осталыклары ачыла. Тәрбияви ягы да бар бит: гореф-гадәтләр искә алына. Миңнегөл Шәмсулла кызы чарага алдан ук әзерләнә, төн йокыларын калдырып, сценарий яза. 10 туташ чи­бәр, акыллы, белемле булуын күрсәтү максатыннан көч сынаша. Татар теле, медицина терминологиясе, дару үлән­нәре, күренекле хатын-кыз­лар хакындагы сорауларга җа­вап бирергә кирәк. Ул көнне сәхнәдә бишек җыр­лары яңгырый, тәмле аш-су исе тарала, кызлар кул эш­ләренә маһир икән­лек­ләрен күрсәтә, шигырь сөй­ли­, җырлый. Г.Камал исе­мендәге театр артистлары Да­ния Нуруллина, Ирек Баһ­манов, Зөлфия Зарипова җи­ңү­челәрне билгелиләр. Алар да чараның яхшы оештырылуын, бик әзер­лекле булуын әйтә. 1 нче урынны фармация бүлеген­нән 2 курс студенты Миләүшә Кәлиева ала.

Кызлар бәйгесе көллият укучыларына шулкадәр ошап китә: кызлар мин катнашам да, мин катнашам дип тора. Хәтта егетләр дә, Миң­негөл Шәмсулла кызы янына килеп, безнең өчен дә үт­кәрегез әле, диләр. Ул тагын шуның белән истә­лекле: 175 еллык көллият тарихында татар кызлары бәй­гесе беренче тапкыр үткәрелә. Ә бу елның февраль аенда “Ак халатлы татар кызы” бәйгесен респуб­ли­каның медицина көллият­ләре арасында үткәрергә булалар.

Сценарийга үз­гә­решләр кер­тәләр, аны тагын да баеталар. Анда Бөгел­мә, Әлмәт, Алабуга, Чистай, Буа, Мин­зәлә, Түбән Кама районнарындагы медицина көл­лият­ләре укучылары катнаша. Бәйгенең жюри әгъза­ла­ры – театр артисты Фәнис Җиһанша, эстрада җырчысы Илназ Сафиуллин, ТНВ каналы, “Сөембикә” журналы һәм Татар конгрессы вәкил­ләре. Бу юлы бәйгедә Мин­зәлә медицина училищесы шәфкать туташы Айзирә Хә­мәдишина җиңеп чыга. Яшьләр берни белән дә кызыксынмый, ана телендә аралашырга теләми дип әй­тү, күрәсең, дөрес түгел­дер. Туган телгә мәхәб­бәтне Миң­негөл Субаева шикелле төр­ле чаралар ярдә­мендә тәр­бияләргә кирәк. Ул укыткан студентлар, әледән-әле республика, шәһәркүләм кон­курсларда, олимпиадаларда катнашып, алдынгы урыннарны яулап тора. Мөгал­лимә көллияттә артистлар һәм язучылар белән төрле очрашулар оештыруда да башлап йөри.

35 ел татар теле һәм әдәбияты укыткан Миңнегөл Шәмсулла кызына телне ярату әнисеннән күчкән. Әнисе Рабига Камаева 50 ел балаларга ана теленнән белем биргән. Бу җитез ханым озак еллар Ютазы районында ха­тын-кызлар оешмасын җи­тәкли, җәмәгать эшләрен­дә актив катнаша, район га­зетасының штаттан тыш хәбәрчесе була. Авыл халкы киңәшкә гел аңа килгән.

Балаларының дүртесе дә югары белемле. Рабига апа аларны, эш сөегез, максатыгыз булсын, авырлыклар алдында сыгылып төшмәгез, сабыр итегез, дип өйрәтә. Әй­терсең лә, ана йөрәге кызы Миңнегөл тормышындагы ачы сынауларны алдан си­зен­гән. Субаевалар гаилә­сенә сынаулар бер-бер артлы килә. 30 яшендә Бөгел­мәдә прокурор ярдәмчесе булып эшләүче уллары юл фаҗи­гасендә үлә. Егет бер­ничә атнадан сөйгәне белән никахлашырга тиеш була, язмаган икән. Миңнегөл апа, елый-елый күңеленнән догалар укып, тынычланырга тырыша. Ире исә бердәнбер улы үлемен авыр кичерсә дә, күз яшьләрен күрсәтми. Ә күз яшьләрен тыярга ки­рәкми шул, кайгыны эчкә җыймый­лар. 60ны яңа тутырган ирне бала хәсрәте тиз аяктан ега.

Бер елдан Миңнегөл апа тормышында яңадан зур сынау – 37 ел бергә гомер иткән ире Фә­риткә эштә инсульт була, 3 көн реанимациядә ята, аңына килә алмыйча үлеп китә. Олы кайгылар йөрәген яндырса да, Миңнегөл апа түзә, эшкә күмелеп онытылырга тели. Ярый әле кызы, туганнары һәм яраткан эше бар. Көч­ле рухлы укытучы, бик авыр вакытларында да якты уйларга урын калдырып, тө­шенке­леккә бирел­мичә яши. Ә төп юанычы – Казан­ның 19 нчы гим­назиясендә “бишле” бил­геләренә генә укучы оныгы Мәдинә. Шө­кер, буыннар чыл­­быры өзелми. Тагын шунысы кызык: Мәдинә дә ки­ләчәктә шәфкать туташы булырга тели.

Чыганак: http://vatantat.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 2103
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

8нче А сыйныфының рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Айның иң яхшы ресурсы (Декабрь, 2016) ресурслар
8нче А сыйныфының рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан э...
Зәйнуллина Рәзилә Мөхтәр кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Бии белмәсәң дә биетә. II. Җырлы биюләр
19 147 0 Аудио
Татар галәме: тарих, тел, шәхесләр, милли горурлык
Татар галәме: тарих, тел, шәхесләр, милли горурлык
Татар галәме: тарих, тел, шәхесләр, милли горурлык
45 700 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑