Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » БДИ туган телгә зыян салмыймы?
Гөлназ Талипова
4 мар 2014 - 19:02

БДИ туган телгә зыян салмыймы?

Яңалык

Студент булгач, һәркем мәктәп елларын, яраткан укытучыларын искә аладыр. Туган тел һәм әдәбият укытучысы турында күңелдә аеруча җылы тәэсирләр саклана. Нәкъ менә ул туган телне, милләтне сөяргә өйрәтә, бишек җырлары, халык авыз иҗаты белән таныштыра, укучыны шәхес буларак тәрбияли бит. Казанның 5 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Гайнетдинова белән дә шул турыда сөйләштек. «Мәктәптә туган тел дәресләре бетмәсен, яхшылап үзләштерелсен иде», – ди ул.

Бердәм дәүләт имтиханы тирәсендә шау-шуның тынганы юк. Кемдер аның нәтиҗәләре, асылы белән килешмәсә, БДИ укучының сәламәтлегенә начар тәэсир итә, дип билгеләүчеләр дә бар. Ләкин имтиханга бәйле мәсьәләләр моның белән генә чикләнми әле.

Укучылар математика һәм рус теле буенча мәҗбүри рәвештә БДИ тапшырса, калган фәннәрне үзләре сайлап алырга хокуклы. Алар аеруча физика, химия, җәмгыять белеме һәм биологияне сайлый. Кыскасы, күбрәк төгәл фәннәргә өстенлек бирелә. Ә туган тел, музыка, физкультура, сызым, астрономия кебекләре читтә кала. Икътисадчы, юрист, менеджер, нефтьче кебек һөнәр ияләре болай да күп. Табибларга, авыл хуҗалыгы белгечләренә, эшче һөнәр ияләренә, иҗат кешеләренә, музыка белгечләренә кытлык кичергән чорда, бәлки, санап кителгән фәннәргә дә игътибар итү кирәктер.

БДИ рус телендә тапшырыла. Шуңа да ата-аналар шушы дәреснең күбрәк укытылуын таләп итә. «Баланың татар, башкорт яки башка туган телне өйрәнәсе килсә дә, БДИ башка фәннәрдән тапшырылгач, аларга өстенлек бирелә», – ди Галия апа. Сер түгел, бүген кайбер ата-аналар физкультура, хезмәт дәресләреннән баш тартырга да әзер. Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырыласы фәннәр күбрәк укытылса, югары баллга дәгъва итеп була, дип фаразлый алар. Бу теләкне кайбер мәктәп җитәкчелеге дә хуплый. Ата-аналарны да аңларга була, һәркем баласының мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлавын тели. Ләкин физкультура дәресенең сәламәтлек өчен файдасын аңлатып тору кирәкмидер. Хезмәт дәресләре кыскартылу да баланың киләчәк үсешенә уңай йогынты ясамый. Аның йорт төзисе, бакча үстерәсе, балалар тәрбиялисе бар бит.

Мәктәпләрдәге туган тел кабинетларының торышы да заман таләпләренә туры килми. Информатика, математика, химия кабинетларыннан аермалы буларак, монда иске җиһазлар, берничә язучының таушалып беткән фотосурәте һәм укытучы тырышлыгы белән булдырылган китап киштәсеннән башка берни дә юк. Шулай да әлегә кадәр тел укытучылары шундый шартларда да тел белгечләре, укытучылар тәрбияләде. Ә киләчәктә ни булыр – билгесез. Әле ярый милләт киләчәге өчен җан атып йөрүче укытучыларыбыз бар. Алар иңенә, белем бирү генә түгел, лаеклы гражданнар, чын һөнәр ияләре тәрбияләү бурычы да яткан. Һәр фәнгә тигез мөнәсәбәт булмый икән, бу кайбер белгечләрнең юкка чыгуына, икенче бер тармакта хезмәт куючыларның артып китүенә китермәсме?..

Чыганак: http://www.shahrikazan.com/tt

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 2808
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Шагыйрә Клара Булатова иҗатының бүгенге көндәге урыны
Айның иң яхшы ресурсы (Июнь, 2014) ресурслар
Шагыйрә Клара Булатова иҗатының бүгенге көндәге урыны
Хәйруллина Зөлфия Вәлиевна
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Җырлап-биеп уйныйбыз - 3 нче диск
29 390 0 Аудио
Татар галәме: тарих, тел, шәхесләр, милли горурлык
Татар галәме: тарих, тел, шәхесләр, милли горурлык
Татар галәме: тарих, тел, шәхесләр, милли горурлык
45 696 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑