Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Энергетикларны – мәктәптән үк...
Гөлназ Талипова
27 фев 2014 - 14:06

Энергетикларны – мәктәптән үк...

Яңалык

Республика укучылары энергетика темасын тагын да яхшырак белә башлаячак. Былтыр мәктәпләрдә бу юнәлеш буенча 9 техник түгәрәк эшли башлады. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы моның өчен 9 миллион сум акча биргән. ”Startup energy” проектын гамәлгә ашыруда Казан дәүләт энергетика университеты ярдәм итә.

Түгәрәкләр Бөгелмә, Чал­­лы, Түбән Кама, Зәй шәһәр­ләрендә, Буа, Актаныш, Биектау, Чүпрәле, Нурлат районы мәктәпләрендә ачылган. Аларга шушы җир­лектәге пред­приятиеләр шефлык итә. Бу оешмалар укучыларны экску­рсия­ләр­гә алып бара, кабинетларны җиһаз­лауда яр­дәм итә. Ә Казан дәүләт энергетика университетына килгәндә, ул төрле проектлар, уку программалары төзи, оешма җитәкче­ләренең квалификациясен күтәрү буенча эшли, белем бирү мәйдан­чыклары әзер­ли. Гомумән, мәктәпләрдә конферен­цияләр үткәрелә, анда иң яхшы проектлар билгеләнә. Проект Казан дәүләт энергетика университетына абитуриентларны җәлеп итү, аларны энергетикага кагылышлы һөнәрләр белән таныштыруны күздә тота. Университет галимнәре, сту­дентларның белеме шактый югары, һәм алар, чыннан да, бу юнәлештәге һөнәр­ләрне үзләштерергә тели­ләр, дип белдерә. Универ­ситетның профиль класслары өчен җаваплы мөгаллим Дмитрий Иванов әйтүенчә, КДЭУ уку-укыту шартлары һәм техник җиһазландырылу ягыннан төбәктәге иң яхшы уку йортларының берсе булып тора. “Безнең төп максат – укучыларның энергетика юнәлешендәге фәнни-тех­ник оешмасын барлыкка ки­терү, иҗади сәләтле балаларны үстерү һәм реаль икътисад секторына җай­лаш­тыру“, – ди ул.

“Түгәрәктә укучылар төр­ле үлчәү җиһазлары, программалар кулланырга өй­рәнә. Эш бүлмәсе физик кү­ренешләр һәм химик анализ лабораторияләренә бүленә”, – ди Зәйнең 4нче мәктәп директоры Светлана Ларина. Актаныштагы 2 нче мәктәп директоры Илшат Вахитов әйтүенчә, алар уку елы башында өч төркем җыйган­нар. Бу – 15-20 укучы дигән сүз. “Укучылар тү­гәрәк­нең бар эшләрендә дә актив катнаша. Алар төрле бәйгеләр, конфе­ренция­ләрдә чыгыш ясый, үзлә­ренең проектларын тәкъ­дим итә”, – ди директор. “Без узган ел “Мәк­тәптән соң дәрес” кысаларында энергетика юнәлеше буенча грант оттык. Техник түгәрәк эшендә ”Водоканал” предприятиесе булыша, аның белән килешү төзедек, Энергетика университеты белән элемтәдә торабыз. Балалар үз проектларын эшли, аларга кызык”, – ди Чаллы­ның 53 нче мәктәп директоры Жанна Моисеева.

Бүген уку йортлары бе­гечләрне әнә шулай мәктәп­тән үк әзерләргә кереште. Бу булачак абитуриентларга да, вузлар өчен дә отышлы. Уку йортлары нинди белгеч әзерләвен алдан ук белеп торачак.

Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 1433
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

8 нче А сыйныфы (рус төркеме) өчен 2015-2016 нчы уку елына татар теленнән эш программасы
Айның иң яхшы ресурсы (Сентябрь, 2015) ресурслар
8 нче А сыйныфы (рус төркеме) өчен 2015-2016 нчы уку ел...
Җәлилова Гөлназ Илсур кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

пин ап
Разил Вәлиев (тормыш юлы һәм иҗаты)
18 518 0 Аудио
Көлгенә
Көлгенә
Көлгенә
40 029 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑