Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Әнәс Тумашев күргәзмәсе ачыла
Гөлназ Талипова
26 фев 2014 - 13:04

Әнәс Тумашев күргәзмәсе ачыла

Яңалык
Казан

Бүген Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Әнәс Тумашевның тууына 90 ел. Шушы уңайдан Г.Камал исемендәге дәүләт академия театрында данлыклы рәссамның күргәзмәсе ачыла.
Әнәс Ибраһим улы Тумашев 1924 елның 25 февралендә Татарстанның Чистай шәһәрендә дөньяга килә. 1938–1942 елларда Казан сәнгать училищесында укый. Бөек Ватан сугышы елларында заводта эшли. 1947–1953 елларда Әнәс Тумашев И.Е.Репин исемендәге Ленинград сәнгать, скульптура, архитектура институтында белем ала.

Ә 1953 елда Татарстанга әйләнеп кайта һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә урнаша. 20 елдан артык ул театрның рәссамы, декорацияләр куючысы булып эшли, башка театрлар өчен дә декорацияләр ясый. 1976 елдан Казанның В.Качалов исемендәге Зур драма театры баш рәссамы була. 1975–1980 елларда ТАССР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе булып тора.

Театрдан кала, Әнәс Тумашев нәкышчылык, аерым алганда табигать күренешләрен сурәтләргә һәм тарихи темаларга әсәрләр иҗат итәргә ярата ("Петр I Болгарда", "Бөек Болгар базары", "XX гасыр Казаны" һ.б.). Шуңа күрә 1985 елда театрдан киткәч, ул бөтен вакытын нәкыш сәнгатенә багышлый.

Әнәс Тумашев нәтиҗәле хезмәте өчен төрле мактаулы исемнәр яулый. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, РСФСРның атказанган рәссамы исемнәрен ала, дип хәбәр итә Г.Камал театры сайты.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Кәрим Тинчуринның "Җилкәнсезләр" спектаклен бизәгәне өчен 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Ә. Тумашевның хезмәтләре Япония, Германия, шулай ук Россия шәһәрләре музейларында саклана.

Чыганак: http://intertat.ru/tt

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 1497
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Иң мөһиме – коммуникатив компетентлылык
Айның иң яхшы ресурсы (Сентябрь, 2016) ресурслар
Иң мөһиме – коммуникатив компетентлылык
Шәйдуллина Ландыш Камил кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Разил Вәлиев (тормыш юлы һәм иҗаты). Аудио шигырьләр
21 941 0 Аудио
Гав исемле мәче баласы (Өченче вакыйга)
Гав исемле мәче баласы (Өченче вакыйга)
Гав исемле мәче баласы (Өченче вакыйга)
42 061 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑