Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Мәктәптә алдау, сихер һәм күчерү тыелачак
Гөлназ Талипова
12 фев 2014 - 13:27

Мәктәптә алдау, сихер һәм күчерү тыелачак

Яңалык

Тиздән Россиянең барлык урта гомуми белем бирү учреждениеләрендә кайбер сайтларга керү мөмкинлеген чикләргә уйлыйлар. Мәктәпләрдә социаль челтәрләргә юлны япканнар иде инде. Хәзер «ярамый»лар исемлегенә реферат үрнәкләре тупланган чыганаклар, алдау, сихер-им-том ише нәрсәләргә багышланган сайтлар өстәлер дип көтелә. Яңалык турыдан-туры кагылачак кешеләр белән сөйләшеп, аларның бу мәсьәләгә карата фикерләрен сораштык.

Гөлнара ИСЛАМОВА, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе: «Татарстанның барлык белем йортларында да «Электрон белем бирү» системасы куелган, Wi-Fi бар. Укучы турында әйткән дә юк, хәтта укытучылар да, безнең министрлык хезмәткәрләре дә, бик теләсәләр дә, «Вконтакте» ише социаль челтәрләргә керә алмый. Рефератлар банкын ябуга килгәндә, балага мәгълүматны чикләргә кирәкми дип уйлыйм, ул аны чыганак буларак кына да кулланырга мөмкин бит. Кирәк икән, хәзер һәр рефератны плагиатка тикшертеп була. Менә төрле уен сайтларын тыюны хуплыйм».

Ләйсән БИЛАЛОВА, Саба районының сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган урта гомуми белем бирү мәктәп-интернаты директоры: «Безнең мәктәптә сәләтле балалар укый. Алар мәктәпкә укыр өчен килә, ниндидер уен сайтларына кереп утырырга вакытлары да юк. Укытучы үзе кирәкле дип санаган рефератларны һәм башка мәгълүматны дәрескә алып килә яки факультативларда шулар буенча эш оештырыла. Мин, укучы мөгаллим тәкъдим иткән чыганаклардан файдаланырга тиеш, дип саныйм, төрле рефератлар тупланган сайтларны мәктәптә тыйсалар да, каршы түгелмен».

Миләүшә НӘБИЕВА, ана, кызы Казанның 68 нче мәктәбендә укый: «Хәзер балаларны компьютердан, төрле шикле сайтлардан саклап бетерү мөмкин түгел. Шулай да, теләк булганда, ата-ана баласын азмы-күпме чикли ала. Кызыбыз үзе теләп бию түгәрәгенә язылып кайткан. Йөрсен, акчасыннан тормабыз, дидек. Тик бер шарт куйдык: интернетта көненә күп дигәндә дә ике сәгать кенә утырырга тиеш. Социаль челтәргә вакыты күп калмый, чөнки кайбер өй эшләрен хәзерләргә Интернет кирәк, ә вакыт бит чикле. Мин мәктәптә интернетка укытучы гына керә алу яклы. Ул кирәкле мәгълүматны балаларга алып бирә ала. Сайтларны тулысынча тыеп бетерү дөрес түгелдер, төрле чараларга әзерләнгәндә кирәк булып куюы бар».

Рузанна СӘЕТОВА, 8 нче сыйныф укучысы: «Интернетка көн саен керәм, тик озак утырмыйм. Социаль челтәрдә дусларым белән аралашам, җырлар тыңлыйм, фильмнар карыйм. Өй эшләре эшләгәндә, инша язганда интернетта булган реферат үрнәкләреннән файдаланам. Тулысынча күчермим, чөнки укытучыбыз үзебез язмаганны шундук сизеп ала. Мәктәптә «челтәр»гә кермим, аңа вакыт та калмый. Сыйныфташ малайлар уен сайтларында утыргалыйлар, аннары өй эшен күчертүебезне сорыйлар. Өйләрендә уйнап бетереп килсәләр ярамыйдыр!»

Чыганак: http://www.shahrikazan.com/tt

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 4322
  • БастыруБастыру

Фикерләр

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

13 Февраль, 2014 - 00:38

Permalink

Чыганактагы мәгълүматны боза алмыйбыз

Динар. Әлеге мәгълүмат башка чыганактан алынды: http://www.shahrikazan.com/tt/component/k2/item/6792-m%D3%99kt%D3%99pt%D...

Гадәттә, әдәбиятта мондый кыскарту алымнары кулланыла. Шулай да, син әйткәнчә язылса, җисеме исеменә туры килер иде.


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

  • Log in to post comments
qdb сурәте

qdb

14 Февраль, 2014 - 20:12

Permalink

аларның башлыкларын текст

аларның башлыкларын текст эчендә калдырсагыз буладыр дип уйлыйм , килешү төземәгән булсагыз , ә монда икенчене язырга

текстны болай яза башларга була:

шәһри казан ( дата ) : " .... оригиналь башлык ...." :

... текст ....

  • Log in to post comments
qdb сурәте

qdb

12 Февраль, 2014 - 23:57

Permalink

башлык дөрес түгел!

башлык дөрес түгел! "сайт(лары)" сүзе җитми! менә бу синең какрас алдау ысулы кулланылган булып чыга! )

  • Log in to post comments

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

“Кеше булып кала бел!” темасына Т. Миңнуллинның “Акбур” хикәясе аша бәйләнешле сөйләм үстерү
Айның иң яхшы ресурсы (Март, 2014) ресурслар
“Кеше булып кала бел!” темасына Т. Миңнуллинның “Акбур”...
Вәлиева Ләйсән Фоат кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

пинап
Җырлап-биеп уйныйбыз - 2 нче диск
27 217 0 Аудио
Универсиада дәресе
Универсиада дәресе
Универсиада дәресе
42 239 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑