Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Татар интернеты - балалар өчен!
Гөлназ Талипова
6 фев 2014 - 09:35

Татар интернеты - балалар өчен!

Яңалык

Татнетны үстерү фонды, быел кабул ителгән эш планы кысаларында, Интернет челтәренең татар сегментын үстерү юнәлешендә актив эш башлап җибәрде.

Иң төп эш юнәлешләренең берсе - халыкны Татнет белән таныштыру. Сораштырулар һәм аналитик мәгълүматларга караганда, Татарстан халкы, шул исәптән татар яшьләре дә, татар сайтлары белән әлегә бик аз таныш. Татар телендә эшләп килгән күп кенә файдалы сайтлар игътибардан читтә калалар. Күпләр мәгълүматны татар телендә эзләмиләр һәм эзли белмиләр. Шул сәбәпле, татар сайтларына эләкмиләр дә.

Әлеге максаттан, кичә, 5 февраль көнне, Татнетны үстерү фонды 12 нче санлы татар кызлар гимназиясе укучылары белән очрашты. Укучыларга Интернет челтәрендәге татар проектлары турында презентация тәкъдим ителде, Татнет тарихы сөйләнде, дәүләт җитәкчелеге дәрәҗәсендә эшләп килгән сайтларның татар версияләре, мәгариф темасына якын интернет-проектлар күрсәтелде. Укучылар үзләре өчен файдалы булган татар сайтлары белән таныштылар, сорауларына җаваплар алдылар.

Фонд тарафыннан очрашуга шулай ук "Татар культурасы" интернет-проекты авторларының берсе, КФУ студенты Ләйсән Шакирова да чакырылган иде. Ул кызларга сайт ясау буенча үз киңәшләрен бирде, тәҗрибә уртаклашып үзләре ясаган сайт белән таныштырды, кызларны татарча интернет-проектлар ясарга рухландырды.

Очрашу ахырында гимназия кызлары үзләре дә берләшеп яңа татарча интернет-проект ясау идеясе турында фикер алыштылар. Әлеге очрашуның нәтиҗәсе булып быел Татнетта тагын бер яхшы интернет-проект дөнья күрер дип көтелә.

Чыганак: http://tat-i.net/tt

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 1391
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә
Айның иң яхшы ресурсы (Ноябрь, 2015) ресурслар
Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә
Ландыш Камил кызы Шәйдуллина
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Разил Вәлиев (тормыш юлы һәм иҗаты)
18 514 0 Аудио
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
41 136 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑