Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Казанда Шаляпин укулары
Гөлназ Талипова
3 фев 2014 - 17:58

Казанда Шаляпин укулары

Яңалык
Казан

Казанда 12-14 февраль көннәрендә “Шаляпин укулары -2014” дигән россиякүләм фәнни конференция узачак. Мәгълүм булганча, мондый конференция ике елга бер оештырыла, биредә Феодор Шаляпин иҗатын өйрәнүчеләр җыела.

Опера башкару сәнгате осталыгын яңа югарылыкка күтәргән атаклы җырчы шәхесе белән сәнгать белгечләре генә түгел, ә башкалар да кызыксына. 1973 елдан М.Горький исемендәге мемориаль музей «Шаляпин укулары»н оештырып килә. Быел фәнни конференцияне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты һәм Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе дә оештыра.

Конференция Россиядә Мәдәният елы һәм Беренче бөтендөнья сугышы башлануга 100 ел тулу уңаеннан уза. Нәкъ шушы вакыйга Россия тормышына сизелерлек үзгәрешләр кертә. Сугыш чорындагы кешеләр язмышы әдәбиятта, музыка һәм сәнгатьтә зур чагылыш таба.

«Трансформация личности и культуры во времена мировых кризисов и гуманитарных катастроф. К 100-летию со дня начала Первой мировой войны» дип аталган конференциядә Мәскәү, Чабаксар, Уфа, Ульяновск, Тольяттидан килгән фәнни оешма әгъзалары, шулай ук студентлар катнашачак.

Конференциянең пленар утырышы Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында ачылачак. Тематик секцияләр Татарстан Милли музеенда да узачак.

Чыганак: http://intertat.ru/tt

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 1500
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

"Кошларга ярдәм итик"
Айның иң яхшы ресурсы (Декабрь, 2014) ресурслар
Исемнең килеш белән төрләнеше
Фәйзрахманова Физия Әхъяр кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Җырлап-биеп уйныйбыз - 4 нче диск
24 452 0 Аудио
Гав исемле мәче баласы
Гав исемле мәче баласы
Гав исемле мәче баласы. Тоташ күңелсезлекләр
40 797 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑