Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Ел студенты-2013” ТР еллык студент премиясенә конкурста быел “Елның чит ил студенты” исемле яңа номинация булдырылган. Бу хакта бүген “Татмедиа” агентлыгында “Ел студенты-2013” еллык премиясен тапшыру тантанасына багышланган матбугат конференциясендә ТР Студентлар лигасы президенты Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
“Конкурсның быелгы аермалы үзенчәлеге шунда ки: бәйгегә “Елның чит ил студенты” номинациясе өстәлде. Студентлар лигасы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе, социаль мәсьәләләрне хәл итүдән гыйбарәт. Чит ил студентлары адаптациягә ныграк мохтаҗ”, - дип билгеләп узды Тимур Сөләйманов. Бу номинациядә бүләкне Бенин Республикасының Россиядәге илчесе Анисет Габриэль Кочофа тапшырыр дип көтелә, ул 10 елдан артык Россиянең чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясенә җитәкчелек итә.
ТР Студентлар лигасы президенты билгеләп узганча, бүгенге көндә Татарстанның югары һәм махсус урта уку йортларында белем алучы чит ил студентларының адаптациясе, иминлеге һәм аларны эшкә урнаштыру мәсьәләләренә җитди игътибар юнәлтелә. “Бу безнең өчен зур хәрәкәт. Әлеге мәсьәләләрне хәл иткән вакытта, без Казан шәһәренең чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе белән хезмәттәшлек итәбез”, - дип белдерде ул.
Тимур Сөләйманов хәбәр иткәнчә, быел язын студентлар мохитендә семинар үткәрү ниятләнә. “Бу семинарның төп бурычларының берсе – Татарстанда белем алучы 4 мең чит ил студентының һәркайсы белән күзгә-күз очрашу һәм алар белән элемтә урнаштыру. Чит ил студентлары аерым бер караш, мөнәсәбәт таләп итә”, - ди ул.
“Ел студенты” ТР еллык студент премиясенең башкарма директоры Элина Фирсова әйтүенчә, быел шулай ук “Вузның студентлар үзидарәсе органы” номинациясе аерып чыгарылган. Элек студентлар үзидарәсе органнарына “Вузның иң яхшы иҗтимагый оешмасы” номинациясендә генә бәя бирелә иде.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru