Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Шушы көннәрдә Төркиядәге Искешәһәрдә узган “Төреквидение – 2013” (Turkvizyon) халыкара җыр бәйгесендә катнашырга туры килде. Төрки халыклар яшәгән өлкәләрдән килгән җырчыларның беренче тапкыр гына көч сынашуы иде бу. Дөнья буйлап сибелгән төрки халыкларны бер йодрыкка туплау өчен мондый бәйгене үткәрү күптән кирәк булгандыр, бәлки. Ә Татарстаннан Алинә Шәрипҗанованың катнашуы күпләрне сөендергәндер дип уйлыйм.
Төрки халыклар яшәгән илләрдән, республикалардан килгән җырчыларның нәкъ менә Искешәһәргә җыелуның сере – быел бу каланың төрки дөньясының мәдәни башкаласы итеп белгеләнүендә. Киләсе елга әлеге җыр бәйгесе Казанга күчәчәк. Искешәһәрнең башлыгы Гүнгүр Азим Тунаның Исмәгыйль Гаспралы әйткән: “Телдә, эштә, фикердә – берлек”, – дигән канатлы фикере белән тантананы ачып җибәрүе урынлы иде. Чөнки “Төреквидение” бәйгесе белән бергә биредә төрки дөньяның 26 өлкәсеннән килгән газета-журнал, телевидение, радио журналистларының медиа форумы да узды.
Журналистлар белән очрашуга килгән Гүнгүр әфәнде белән аралашу мөмкинлеге тугач: “Татарстан, татар халкы турында беләсезме?” – дип сорадым. “Әлбәттә, ике ай элек кенә Казанда булдым. Моңа кадәр дә татарлар хакында белә идем, – диде Искешәһәр башлыгы. – Киләсе бәйге сездә узачак. Беләм, Казанда бик суык. Җәй көне уздырсалар, яхшырак булыр иде. Бүген бездә дә җылы түгел, әмма төрки халыкларның һәммәсенең дә күңеле җылы”.
24 җырчы чыгыш ясаган “Төреквидение” бәйгесенең ярым финалына калган 12 катнашучы белән медиафорумда очраштык. Күрше Башкортстаннан килгән хезмәттәшләребез үз җырчыларының финалга үтә алмавына көенеп йөрсә, без исә Алинә Шәрипҗанованың уникелеккә керүенә чын күңелдән шатландык. Шулай ук Чуашстан Республикасыннан килгән журналистлар да берникадәр үпкә белдереп алды. Безгә бернинди чакыру да килмәде, диделәр. Бер өстәл янында утырган Болгариядән килгән хезмәттәшем Айдын Осман да берникадәр гаҗәпләнүен белдерде. “Болгариядәге төрекләрнең саны 500 мең белән генә исәпләнсә дә, Төркиянең илтифат күрсәтүе кирәк иде, – диде ул. – Бездән дә җырчылар сайлап алырга тиешләр иде”. Мөстәкыйльлек алмаган республикаларны Төркия үз канаты астына алса, күпкә әйбәтрәк булыр иде, әлбәттә. Менә бу бәйгедә аз санлы халыкларның ничек берләшкәнен күрергә кирәк иде! Дөрес, монда гаепне Төркиягә генә аударып калдыру да дөрес түгел. Әйтик, Чуашстан журналистлары “Төреквидение”гә җырчыларны ничек сайлап алуларын белмәгән.
Бәйгегә барлык җырчыларны да Интернет аша сайлап алганнар. Финалда катнашачак унике җырчы белән очрашу вакытында: “Минем финалга үтүем – җиңү инде ул”, – дигән иде Алинә Шәрипҗанова. Биш айлык сабыен калдырып, Төркиягә кадәр килүе – үзе бер батырлык бит!
20 декабрьдә Искешәһәрдә узачак финалга көч-хәл белән барып җиттек. Урамнарда “бөке“, төркем-төркем халык ташкыны... Кунакханәләр шыплап тулган. “Төреквидение – 2013” бәйгесен төрек җырчысы ачып җибәрде. Шәп тавышлылар арасыннан Белоруссиядән Гүнәш Аббасованы билгеләп үтәсем килә. Ул беренче урынны алырлык җырчы иде. Әмма “Төреквидение”нең җыр бәйгесе генә булмавын, сәхнәдә шоу ясарга, биергә, ниндидер “мөгез чыгарырга” кирәклеген дә онытмаска кирәк икән. Хәтерләсәгез, Дима Билан “Евровидение”дә беренчелекне шулай алды. Россиянең танылган скрипкачысы уйнап торган көйгә дөнья чемпионы Евгений Плющенко кечкенә генә сәхнә тирәсендә тимераякта шуды. Кыскасы, жюриның күңелен театраль тамаша белән яуладылар.
“Төреквидение”дә беренче урынга лаек булган Әзәрбайҗан егете Фәрит Хәсәновның да аһ итәрлек тавышы юк иде. Әмма үзенең кызу, такмак җыры бөтен залны кузгатып җибәрде. Ә салмак җыр белән ялгыз гына чыгыш ясаган Белоруссиядәге Гүнәш Аббасова икенче урынга төшеп калды.
Безнең Алинә Шәрипҗанова өчлеккә керер дип уйлаган идек. Әмма ул урынны Украина җырчысы, кырым татары Фазилә яулап алды. Шулай итеп Татарстан дүртенче урынга төшеп калды. Бу безнең өчен сөенечме, әллә көенечме? Күпләр Интернет сәхифәләрдә Алинәнең дүртенче урын алуын Татарстан өчен оят дип бәяли, аның урынына башка җырчыны тәкъдим итсәләр, күпкә яхшырак булыр иде дип фикерләүчеләр дә җитәрлек. Бәлки. Әмма 24 илдән килгән җырчылар арасында беренче бишлеккә керүне алай ук начар дип әйтеп булмый торгандыр.
Безгә нәрсә җитмәде, ни өчен Алинә беренче урынга күтәрелә алмады? Минемчә, төп сәбәп – Алинә башкарган “Үпкәләмим” дигән җыр уңышлы сайланмаган. Аннан, әйткәнемчә, “Turkvizyon” бәйгесендә шоу ясарга кирәк иде.
Дөрес, Алинәнең милли киеме үзенчәлекле, бик матур иде. Ләкин жюриның күңелен яулар өчен матур кием, тавыш кына җитми, күрәсең. “Төреквидение” тәмамлангач, Алинә белән аралашу мөмкинлеге туды.
– Татарстан халкына минем өчен кызарырга туры килмәде дип уйлыйм, – диде ул. – Милли традицияләребезне саклап, ана телебездә чыгыш ясадым. Дөрес, жюри төрекчә җырлаган, Төркиягә якынрак өлкәләргә өстенлек бирергә тырышты. Әмма безнең беренче бишлеккә керүебезне уңышлы адым дип саныйм.
– Салмак җыр башкаруыгызның сәбәбе нәрсәгә бәйле?
– Әни кеше буларак, кызу, такмак җыр башкару миңа туры да килмәс иде, – ди Алинә. – Ни өчен салмак җыр сайлап алынды дигәндә, татар моңының бөтен бормаларын, милли аһәңен җиткерү өчен махсус шул җырга тукталдык. Мин татар булуым белән чын күңелдән горурланам. Татар җыры үзенчәлекле, моңлы, аны бөтен дөньяга таратырга, барлык халыкларга танытырга кирәк. Ә чынлыкта исә безнең җыр җырланмаган әле.
“Сиңа башкаручылар арасында кем күбрәк ошады?“ – дигән сорауга Алинә: “Белоруссиядән Гүнәш Аббасова”, – дип җавап кайтарды.
Янәшәмдә утырган төрек туганнарымнан да шундый ук фикерне ишеткән идем. Финалда катнашкан Алтай егете Артур Марлужоков исә беренчелекне Алинә Шәрипҗанова алырга тиеш иде дигән фикерен җиткерде. “Россиядән булганым өчен генә әйтмим. Алинәнең тавышы куелган, бик көчле. Аннан соң төрле җирләргә сибелгән төрки халыкларның үз ана телләрендә җырлавы отышлырак дип уйлыйм, – диде ул. – Әйтик, аз санлы алтай халкының җырын, сөйләмен башка халыклар да белсен, ишетсен. Шуңа күрә бәйгедә катнашканда ук төп бурычыбыз – җырыбызны үз телебездә башкару иде”.