Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • facebook belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • instagram belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Сайтлар каталогы
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Блоглар » Казан Кремле Россиянең төп могҗизасы дип табылды
Раил Гатауллин
7 Июль, 2008 - 19:20

Казан Кремле Россиянең төп могҗизасы дип табылды

Татарстан
belem.ru яңалыклары
Кол Шәриф

Казан Кремленең Кол Шәриф мәчетен һәм Благовещение соборын үз эченә алган архитектура комплексы “Россиянең җиде могҗизасы” Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады.

2007 елның көзендә башланып бүген төгәлләнгән тавыш бирүнең соңгы нәтиҗәләрен “Татар-информ” агентлыгына “Всемирный следопыт” журналының бүлек башлыгы Александра Пищугина хәбәр итте.

Александра Пищугина барлык татарстанлыларны Казан Кремленең Благовещение соборын һәм Кол Шәриф мәчетен үз эченә алган архитектура комплексының тавыш бирүдә зур аерма хисабына беренче урынны алуы белән тәбрик итте. Безнең архитектура комплексы 46483 тавыш җыйган.

17183 тавыш җыйган Псков-Печерский монастыре – икенче, Санкт-Петербургтагы Сарай мәйданы һәм Кышкы Сарай (17106 тавыш) өченче урынны яулаган.

“Кижи” музей-тыюлыгы (Карелия) дүртенче урынны алган, аның өчен 13723 кеше тавыш биргән, Тубыл Кремле (13236) – бишенче, Выборг замогы (13102) – алтынчы, Түбән Новгород Кремле һәм София соборы (12944) җиденче урынга лаек булган.

Александра Пищугина сүзләренә караганда, “Россиянең җиде могҗизасы”на кергән барлык истәлекле урыннарны “Алтын маршрут”ка берләштерәчәкләр. “Әлегә бу 7 истәлекле урынны Россиянең “Алтын маршруты”на кертү буенча барлык оештыру мәсьәләләре дә хәл ителмәгән, әмма без якын арада вәзыятьнең уңай якка үзгәрәчәгенә өметләнәбез, - дип ассызыклады ул. – Кыенлыкларга карамастан, без Россиядә эчке туризмны үстерүдә мөһим мәсьәләне күтәреп чыгуыбызга һәм әлеге проблемага зур аудиторияне җәлеп итүебезгә бик тә шат”.

“Россиянең җиде могҗизасы” гомумроссия проекты “Всемирный следопыт” журналы тарафыннан Россия Туристлык индустриясе берлеге, “Время отдыхать в России” коммерцияле булмаган парнерлыгы, Travel.ru туристлык порталы һәм «Regnum» мәгълүмат агентлыгы ярдәмендә 2007 елның язында гамәлгә куела. 2007 елның 17 августында Сарай мәйданында “Всемирный следопыт” журналының уникаль экспедициясенә старт бирелә.

Ел дәвамында журналның хәбәрчеләреннән гыйбарәт экспедиция “Россия могҗизасы” исеменә номинантлар һәм “Россия буенча алтын маршрут”ны тәшкил иткән шәһәрләр җиделегенә керергә дәгъва кылучы шәһәрләр буйлап сәяхәт итә. 21 шәһәрдә, шул исәптән “Россиянең җиде могҗизасы” экспедициясе” булып киткән Казанда да эчке туризмны үстерүгә багышланган матбугат конференцияләре үткәрелде.

  • Уртаклашырга
  • Фикер калдыру өчен теркәлеп керегез.
  • Караулар саны: 3557
  • БастыруБастыру

Фикерләр

Ранил сурәте

Ранил

8 Июль, 2008 - 11:05

Permalink

Котлыйм!

Барлык Казанлыларны бу зур җиңү белән котлыйм!

  • Фикер калдыру өчен теркәлеп керегез.
Ильфар сурәте

Ильфар

9 Июль, 2008 - 10:08

Permalink

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Мин дә котлауларга, чын күңелдән кушылам!!! Башкалабызның зур җиңүенә без бик шат!!! "Без булдырабыз" бит...

  • Фикер калдыру өчен теркәлеп керегез.

Татнетны үстерү фондына ярдәм итү

Муса Җәлилгә багышланган әдәби викторина
Айның иң яхшы ресурсы (гыйнвар, 2017) ресурслар
Муса Җәлилгә багышланган әдәби викторина
Төхбәтуллина Лилия Фәрит кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- онлайн-кибет, хостинг;
- оптимизация;
- пластик хирургия;
- "Дәрман" клиникасы;
- лимузиннар (Казан);
- банкетлар залы (Казан);
- агачтан йорт, мунча яисә коттедж;
- тур һәм экскурсияләр.

Җырлап-биеп уйныйбыз - 4 нче диск
9 930 0 Аудио
Рафаэль Мостафин белән Муса Җәлил турында әңгәмә
Рафаэль Мостафин белән Муса Җәлил турында әңгәмә
Рафаэль Мостафин белән Муса Җәлил турында әңгәмә
27 518 0 видео

Блоглар

Лилия Гәрәева сурәте
Күмәч (Колобок) әкиятен сәхнәләштерү
Лилия 03.12.2019
Лилия Гәрәева сурәте
Теремкәй.(Рус халык әкияте) Презентация 1 нче сыйныф (рус...
Лилия 06.10.2019
Ильмира Гибадуллина сурәте
"Нәсел агачы" дәрес эшкәртмәсе
Ильмира 15.01.2019

Фикерләр

89377783313 сурәте
Әдәби марафон
89377783313 22.07.2019 - 11:23
Ильфар сурәте
Дипломнар буенча...
Ильфар 14.06.2019 - 10:55
Ильфар сурәте
Гран-При иясе
Ильфар 11.06.2019 - 12:08
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Сайтлар каталогы
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

LiliyaN сурәте
LiliyaN
hfvbc26 сурәте
hfvbc26
Гильфанова Лейля Рахимзяновна сурәте
Гильфанова Лейл...

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2019. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли | Дизайн-вёрстка: Гөлназ Тарханова
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү аермачык!
  Яндекс.Метрика   Сайт сыйфаты индексы
өскә ↑