Татар мәгарифе порталы
Әлеге стажировка Мисырның Тышкы эшләр министрлыгы карамагындагы БДБ илләре белән хезмәттәшлек фәнни хезмәттәшлек буенча фондның Татарстан Республикасы белән килешүе нигезендә үткәрелгән.
Казан федераль университеты һәм “Әл-Хадара” гарәп мәдәнияте үзәгеннән 20 студент 30 июньнән алып 16 августка кадәр Мисырда гарәп телен камилләштерү буенча стажировка үткән. Укулар Каһирә дәүләт университетында узган.
Әлеге стажировка Мисырның Тышкы эшләр министрлыгы карамагындагы БДБ илләре белән хезмәттәшлек фәнни хезмәттәшлек буенча фондның Татарстан Республикасы белән килешүе нигезендә үткәрелгән.
Бу вакытта Каһирәдә вәзгыять бик тә гадәти булмау сәбәпле, студентларның иминлеге Тышкы һәм эчке эшләр министрлыклары, шулай ук Туризм министрлыгы тарафыннан тәэмин ителгән. Шулай да мәдәни программа үзгәрешсез калган: студентлар пирамидаларны да, Тәһрир мәйданындагы музейны да, Каһирә башнясын да, шәһәр үзәгендәге паркларны да карый алган. Нил елгасында кичке аш та оештырылган.
Каһирә дәүләт университеты шәһәр үзәгендә урнашканга күрә, укулар кунакханәдәге конференц-залларда узган. Университет карамагындагы Педагогик әзерлек үзәге укытучылары, дәресләр үткәрү өчен, көн саен кунакханәгә килгән. Укулар тулысынча гарәп телендә алып барылган, бигрәк тә аралашу күнекмәләрен булдыруга һәм каршылыкларны бетерүгә зур игътибар бирелгән. Татарстан студентларыннан торган төркем җитәкчесе Хәмди Мөхәммәд Бәкр булган.
Укулар тәмамлангач, студентларга дөньякүләм дәрәҗәдәге дипломнар һәм Мисыр тышкы эшләр министрлыгыннан медальләр һәм башка бүләкләр тапшырылган. Студентлар да, укытучылар да стажировкадан канәгать калган, дип хәбәр итә info-islam.ru сайты.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru