Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел Татарстанның һөнәри белем бирү учреждениеләренә максатчан программа буенча кабул итә башлыйлар. Бу исә студент укырга кергәндә киләчәктә кайда эшләячәген төгәл беләчәк, дигән сүз. Ләкин моның өчен аннан «4» һәм «5» билгеләренә генә укуы сорала.
Соңгы елларда республикада махсус һөнәри белеме булган эшчеләргә ихтыяҗ кимеми. Укуны тәмамлаганда, аларның югары әзерлекле белгеч, чын мәгънәсендә үз эшенең остасы булып җитешүе аеруча мөһим. Тик әлеге максатка ирешү өчен теория белү генә җитми, ә төрле күнекмәләр алу да кирәк. Шуңа күрә, һөнәри белем бирү учреждениеләренең күбесе төрле оешма һәм предприятиеләр белән элемтәләр булдырырга тырыша, бу исә, үз чиратында, студентларны гамәли яктан әзерләргә ярдәм итә. Европа илләрендә бу тәҗрибә инде күптәннән файдаланыла - булачак эшче һөнәр ияләренә укытучылар гына түгел, ә предприятие вәкилләре дә белем бирә.
375 студент максатчан программа буенча белем алачак.
Әлеге мәсьләне хәл итүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын Татарстан җитәкчелеге дә яхшы аңлый. Шунлыктан, быелдан башлап һөнәри белем бирү учреждениеләренә максатчан программа буенча кабул итә башлыйлар. Моңа кадәр әлеге юнәлеш югары уку йортларында гына гамәлдә булса, 1 сентябрьдән республиканың техникум һәм колледжлары да 375 студентны шул шартларда әзерләргә керешәчәк.
Максатчан контракт буенча укырга керүче студент уку йорты һәм эш бирүче белән килешү төзи. Аның буенча предприятие укучыны төрле гамәли күнекмәләр урыны, ә аннары исә рәсми эш белән дә тәэмин итә. Студент исә, үз чиратында, «4» һәм «5» билгеләренә генә белем алырга, ә укуы тәмамлангач, шул предприятиедә 3 ел эшләргә бурычлы.
Студентның ни рәвешле белем алуын предприятие күзәтә.
Иң әһәмиятлесе - әлеге программа кысаларында белем алучыга барлык уңай шартлар да тудырылачак. Мәсәлән, студентка ай саен 5200 сум күләмендә стипендия түләнә. Әгәр дә ул чит район яки шәһәрдән килеп, торак өчен түләп яшәргә мәҗбүр икән, предприятие аны бер көнгә 300 сум күләмендә акча белән тәэмин итә. Шул рәвешле, студент аена якынча 11 меңнән артык акча «эшләячәк», дигән сүз.
Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова сүзләренә караганда, әлеге юнәлеш алга таба тагын да камилләштереләчәк. Мәсәлән, киләсе елга максатчан программа буенча кабул итүгә - 625, ә 2015 елга - 825 урын бүлеп бирелер, дип планлаштырыла.
Өч елга - 66 меңгә якын эшче.
Шулай да, әлеге программа буенча уку шартлары ничек кенә кызыктыргыч булмасын, абитуриентлар белем алуның бу төрен сайларга ашыкмый. 22 июль мәгълүматларына караганда, әлегә максатчан программа буенча укырга теләк белдереп, 300 гариза гына кабул ителгән.
Гомумән, республика өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсендә килгәндә, 2014-2016 елларга Татарстанга барлыгы 100 меңгә якын хезмәткәр таләп ителәчәк. Аларның 66 меңгә якыны - башлангыч яки урта һөнәри белемгә ия белгечләр. Югары белемле кадрларга кытлык исә бары тик 34 меңне генә тәшкил итә. Бу күрсәткеч төбәктә югары квалификацияле белгечләргә һаман да ихтыяҗ зур булуын тагын бер кат күрсәтеп тора.
Чыганак: http://intertat.ru