Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Татар интернетын үстерү һәм ныгыту юнәлешендә Татарстанда махсус фонд эшли башлады
Гөлназ Талипова
2 июл 2013 - 11:27

Татар интернетын үстерү һәм ныгыту юнәлешендә Татарстанда махсус фонд эшли башлады

Быелның яз айларында коммерцияле булмаган “Татнетны үстерү фонды” дөнья күргән иде. Әлеге фонд Интернет челтәренең татар сегментын үстерү юнәлешендә эш алып барачак. 27 июнь көнне әлеге фондның Попечительләр советының беренче җыелышы үтте.

Фондның Попечительләр советына татар дөньясына таныш булган, татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм ныгыту өстендә эш алып барган күренекле татар шәхесләре керделәр:

- Разил Исмәгыйль улы Вәлиев - депутат, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе, татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе;

- Мифтахов Фәрит Фәиз улы – депутат, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы, “Болгар Синтез” ҖЧҖ генераль директоры, “Болгар” хәйрия фонды җитәкчесе;

- Вәлиев Римзил Салих улы - журналист, җәмәгать эшлеклесе;

- Юнысова Әлфия Туфан кызы - җәмәгать эшлеклесе, “Татар иле” мәгълүмати-ресурслы социаль челтәренең Конгресс бүлеге редакторы;

- Якупов Ильфир Илшат улы - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры.

Попечительләр советы әгъзалары тәкъдиме белән әлеге советның рәисе итеп Ильфир Якупов билгеләнде.

Җыелышта шулай ук фондның 2013 елның II яртыъеллыгына планнары каралды һәм расланды. Татнетны үстерү фонды якын айларда Интернет челтәрендә татар телле сайтларның торышына анализ ясаячак, аның нәтиҗәләре нигезендә Татнетны ныгыту һәм дөньякүләм таныту юнәлешендә төрле чаралар күрәчәк.

Фондның директоры Раил Гатауллин белдерүенчә, Татнетка, ныгу өчен, бүгенге көндә Рунет һәм башка интернет зоналарының тәҗрибәсен яхшылап өйрәнергә кирәк. Татарларның күбесе Интернет челтәрендә татарча ресурслар барлыгын белмиләр. Күп кенә файдалы сайтлар юк кына проблемалар килеп туу сәбәпле дә (домен, хостинг өчен түләнмәү һ.б.) юкка чыгалар. Андый сайтларга һәм аларны ясаучыларга игътибар һәм ярдәм җитми. Бу юнәлештә көзгә таба нинди дә булса семинар оештырырга планлаштырабыз, дип белдерде ул.

Фондның Попечительләр советы җыелышында “Татар иле” (http://tatarile.org), “Татнет йолдызлары” (http://tatar.su), “Белем җәүһәрләре” (http://konkurs.belem.ru), “Габдулла Тукай сайты” (http://gabdullatukay.ru) кебек проектларны махсус координацияләү һәм үстерү, .tatar доменын таныту өстендә эш алып бару кирәклеге турында да фикер алышулар булды.

Гөлназ Талипова, “Белем.ру” порталы редакторы

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 4870
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Хәлилова Лилия Госмановна
Айның иң яхшы ресурсы (Декабрь, 2015) ресурслар
Яктылык һәм җылылык өләшүчеләр
Садыйкова Мөнирә Гомәр кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 6 нчы диск
18 145 0 Аудио
Габдрахман Әпсәләмов. Тарихи композиция
Габдрахман Әпсәләмов. Тарихи композиция
Габдрахман Әпсәләмов. Тарихи композиция
43 168 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑