Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Кайда ничә көндәш?
Гөлназ Талипова
2 июл 2013 - 09:18

Кайда ничә көндәш?

Кем булырга? Документларны тагын кайсы уку йортына тапшырып карарга? Абитуриентлар БДИ балларының күпме булуыннан чыгып, белгечлек сайларга омтыла. Билгеле булганча, алар документларын биш вузга өч юнә­леш буенча тапшыру мөм­кинлегенә ия. Вузларда бәйгеләр ничегрәк бара икән?

Казан (Идел буе) федераль университетына кабул ител­гән гаризаларның саны 11 меңгә якын инде. Монда, филиалларны исәпкә алмаганда, бюджет урыннары 3449ны тәшкил итә. КФУның Чаллыдагы институтында – 630, Албугада – 884, Яшел Үзән филиалында – 36, Чистайда 45 кеше бушлай укый ала. Иң югары бәйгеләр нефть-газ, дәвалау эше, туризм, геология, нанотехнология һәм микросистемалы техника, журналистика, Көнчы­гыш гыйлеме һәм африканис­тика, икътисад, юрист, музеология һәм мәдәни мирас объектларын саклау юнәлеш­лә­рендә күзәтелә. Әйтик, нефть-газ эшендә бер урынга – 28 көндәш.

Дәвалау эше белгечлегенә бирелгән 10 бюджет урынын 174 кеше дәгъваласа, медицина биохимиясенә каралган шулкадәр үк урынны 99 егет-кыз бүлешә. КФУ табиблар әзерләүгә быел гына керешсә дә, әлеге белгечлекне үзләш­терергә теләүчеләр күп. Юриспруденциянең көндезге бакалавриат юнәлешенә 480 кеше гариза биргән. Анда урыннар саны – 83. Доку­ментларның төп нөсхәсе иң күп кабул ителгән белгечлек тә шул. Моннан яшьләр те­гендә-монда сикереп йөрми­чә, юрист булырга төптән уйлаган дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Татар филологиясен сайлаучылар күпме? Филоло­гиянең татар теле һәм әдә­бият, этнодизайн белгечле­генә 12 урынга – 14, татар теле һәм әдәбияты, мәгълүмати технологияләр буенча 12 урынга – 17, татар теле, чит телләрне өйрәтүче педагог булырга 20 урынга – 31, ә татар теле һәм әдәбият укытучысы өчен 20 урынга – 9, татар теле һәм әдәбият, кытай теле белгечлегенә 15 урынга 15 кеше гариза тапшырган. Болар – бакалавриат юнәлеш­ләре. Татар теленә заманча технология нигезендә өйрәтү дигән магистратура юнәлеше­нә 6 урынга шуның кадәр үк гариза кергән. Абитуриентлар университетның сайты аша кызыксындырган сорауларына җавап таба ала. Шулай ук “кайнар элемтә” дә эшли. Эш көннәрендә иртәнге сәгать тугыздан кичке сәгать бишкә, шимбә көнне көндезге сәгать бергә кадәр 8 (843) 221-33-33 бердәм номерына шалтыратырга була.

29 июньгә алынган мәгъ­лүматлар буенча Казан дәүләт медицина университетында дәвалау эшенә (бюджет урыны –185) – 365, педиатрия (50) – 266, стоматология (15) – 90, фармация (47) – 129, биотехнология юнәлешенә (30) 61 гариза кабул ителгән. Казан ил­күләм тикшеренү­ләр техник университетта (КАИ) 1063 бюджет урынына 28 июньгә 1207 гариза тапшырылган. Шулай итеп, университет буенча бәй­гедә 1 урынга 1,14 кеше туры килә. Абитуриентлар наноинженерия, җылы­лык энергетикасы һәм җылы­лык техникасы, га­мәли информатика, телеком­муника­цияләр системасын кур­кынычсызлыгын тәэмин итү, машина төзелеше белгеч­лекләренә өстенлек бирә.

Казан илкүләм тикшеренү­ләр технология университе­тының (КХТИ) көндезге бү­легенә 2067 бюджет урыны каралган. Әлегә 2731 гариза кабул ителгән. Механик, инновацияләр белән идарә итү, химия технологиясе, дизайн һәм программа инженериясе факультетларындагы белгечлекләр популяр.

Чыганак: http://vatantat.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 1466
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Гаяз Исхакый премиясе лауреаты Рәфкать Кәраминең 75 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган “Кәрами укулары”
Айның иң яхшы ресурсы (Февраль, 2017) ресурслар
Туган тел көнендә - Тукай телендә
Шәйдуллина Ландыш Камил кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Җырлап-биеп уйныйбыз - 2 нче диск
27 235 0 Аудио
Гав исемле мәче баласы
Гав исемле мәче баласы
Гав исемле мәче баласы. Тоташ күңелсезлекләр
40 805 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑