Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстанда БДИ тапшыруның төп этабы тәмамланды. 8 июльдән узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре чыгарылышлары өчен икенче дулкын старт алачак.
Әлегә Татарстанның Мәгариф фән министрлыгында быелгы БДИ кампаниясе нәтиҗәләрен шәрехләүдән баш тарталар, чөнки тестларны эшкәртү һаман да дәвам итә. Ведомствода белдерүләренчә, гомуми нәтиҗәләр июнь азагында игълан ителәчәк.
Хәзерге вакытта исә кайбер саннар гына билгеле. Шулай итеп, рус теленнән БДИны Татарстанда 20878 кеше тапшырган, аларның 19880не - быелгы чыгарылыш укучылары. Республика буенча уртача нәтиҗә, узган ел белән чагыштырганда 2,9 баллга арткан. Рус теленнән имтиханны тапшыра алмаучылар (36 баллдан артык җыймаучылар) 202 кешене тәшкил иткән (0,9 процент), аларның 118е - 2013 елда мәктәпне тәмамлаучылар. 3675 укучы рус теленнән имтиханда 80 баллдан күбрәк җыйган (бу - БДИда катнашучыларның 17,6 проценты, узган ел ул - 13,4 процент иде). Алардан 60 укучы максималь 100 баллны алган. Нигездә алар Казан, Чаллы һәм Бөгелмә укучылары.
Математикадан икенче мәҗбүри БДИны - 20598 кеше тапшырган. Узган ел белән чагыштырганда республика буенча уртача балл 7,5 пунктка артып, 56,1 процентны тәшкил иткән. Минималь 24 балл бусагасын үтмәүчеләр саны - 4,3 процентка тиң. 836 кеше югары баллар җыйган. 15 кеше имтихан биремнәрен максималь 100 баллга эшләгән, 19 кеше - 98 балл туплаган.
Шулай ук “сайлау” буенча кайбер фәннәрдән тапшырылган имтиханнарның да нәтиҗәләре мәгълүм. Мисал өчен, информатика буенча 1376 кеше БДИ биргән. Татарстан буенча уртача балл - 71,05 (2012 елда - 67,7). 40 баллык бусаганы 2,1 кеше узмаган (2012 елда - 4,4 процент). 100 баллны 32 кеше җыйган (2012 елда – 22).
Биология буенча БДИда 3241 кеше катнашкан. Уртача балл - 65,8 (2012 елда - 57). Минималь 36 баллык бусаганы укучыларның 3,5 проценты үтмәгән (2012 елда - 4,8 процент). 21 чыгарылыш укучысы 100 балл җыйган (2012 елда - нибары 3). Гомумән алганда, Татарстан укучыларының биологиядән артык яхшы нәтиҗәләр күрсәтүе Рособрнадзор вәкилләрендә шик уяткан, шуңа күрә 100 балл җыйган тестларны федераль дәрәҗәдә тагын бер кат тикшерәчәкләр икән.
Тарихтан 2606 кеше БДИ тапшырган. Уртача балл - 62,9 (2012 елда - 53,8). 2,8 процент - бусаганы узмаган (2012 елда - 8 процент). 4 кеше 100 балл җыйган (2012 елда – 1).
Күпме кешенең физикадан имтихан тапшыруы турында әлегә мәгълүматлар юк. Әмма беренчел нәтиҗәләр буенча, 36 баллык минималь бусаганы чыгарылыш укучыларының 8,7 проценты узмаган (аппеляцияләрдән соң бу сан үзгәрергә мөмкин). Ничә укучы максималь балл җыюы хакында да хәбәр юк, шулай да Рособрнадзорда аларның саны гаҗәпләндергән, шунлыктан физикадан имтихан эшләре дә федераль мәгариф түрәләре тарафыннан тикшереләчәк.
Чыганак: http://intertat.ru/tt