Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Мәктәпне тәмамлаган бала татар телен ни дәрәҗәдә белә? Бу сорауга укытучыларның күпчелеге, ата-анасы өйдә татарча сөйләшмәсә, укучыны телгә өйрәтеп булмый, дип җавап бирер. Әти-әни исә укытучыга бармак төртеп күрсәтер. Янәсе, татар теле, әдәбият дәреслекләре баланы җәлеп итәрлек кызыклы түгел.
Моңа охшаш хәлләрне Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетытында депутат Азат Зыятдинов та, комитет рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев та телгә алды. Хәер, укыдык без мәдрәсәдә, аңламадык бернәрсә дә, дип такмакларга юл калдырмаслык ысул бар икән барын. Бары тик шул ысулны мәктәпләрдә ныклап җәелдерергә генә кирәк. Узган елны комитет Татарстан халыкларының туган телен һәм мәдәниятен өйрәтү максатында тарихи-культурология материалларының, уку-укыту әсбаплары һәм матур әдәбиятның мультимедия продукциясен булдыру турында карар да кабул иткән. Бу юлы аның үтәлеше тикшерелде.
Бер караганда, хәлләр уфтанырлык түгел. Татарстанның дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы нигезендә татар теле һәм әдәбияты буенча 30 интерактив дәреслек әзерләнгән. Алай гына да түгел, Мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Әнисә Морозова әйтүенчә, дәреслекләрнең кайберләре инглиз, татар һәм рус телләрендә эшләнгән. Шуларның 15е “Татар иле” сайтына урнаштыру өчен Татар конгрессы фондына тапшырылган.
“Киләчәк” мәгарифне үстерү программасы нигезендә рус һәм татар телен өйрәтүнең заманча ысуллары булдырылган. Заманча укыту-методик комплекты дәреслектән, эш дәфтәрләреннән тыш, аудио һәм видео җыентыклардан, татар һәм рус телләрендәге матур әдәбият әсәрләренең электрон җыентыгыннан, төрле яшьтәге балалар өчен өйрәтү күнекмәләреннән тора икән. Төшкә дә кермәслек бәхет дияргә ашыкмагыз.
Алабуга педагогы Гөлшат Ибраһимова рус телле балаларга татар телен өйрәтү өчен “Күңелле татар теле” дәреслегенең кулай булуын җиткерде. “Без август киңәшмәләрендә балаларга татар телен бик өйрәтәсебез килә, әмма кызыксындыру чараларыбыз юк дигәч, зарларыбызга колак салып, “Күңелле татар теле” дәреслегенә апробация үтеп карагыз, дип киңәш иттеләр. Дәреслеккә ярдәмлек сыйфатында диск та эшләнгән, ә татарча белмәгән әти-әниләр өчен ата-аналар китабы булдырылган. Дәреслек безгә дә, балаларга да, әти-әниләргә дә бик ошады. Без тәҗрибәне уңышлы үттек, киләчәктә дә шушы дәреслек белән эшлисебез килә. Ләкин проектның дәреслекләре генә финансланган, ә электрон дәреслеккә акча бирелмәгән булып чыкты”. Күлмәкне өлешләп сатып булмый, ә уку-укыту әсбапларын өлешләп финанслап була. Хәлдән ничек чыгарга? Конкурс игълан итәргәме, әллә район башлыкларына мөрәҗәгать итәргәме? Һәрхәлдә мәсьәләнең чишелешен табарга кирәк. Укытучылар да, мәгариф һәм фән министрлыгы да проблеманы беркадәр хәл иткән “Татармультфильм” оешмасына рәхмәт укый. Дәрестә татарча мульфильмнар күрсәтү дөрес сөйләргә өйрәнергә ярдәм итә икән. Өстәвенә “Союзмультфильм”ның 29 мультипликацион әсәре татарчага тәрҗемә ителгән, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен телевизион тапшырулар циклы булдырылган.
Мультимедия продукциясе университетларда да уңышлы кулланыла башлаган. Чит ил студентлары алар ярдәмендә татар телен зур кызыксыну белән өйрәнә башлаган. Шулай булгач бу продукциянең тулысынча финанслануын көтәсе кала.
Рус телле балаларга татар телен өйрәтү продукцияләренең гаять югары дәрәҗәдә эшләнүенә инандык. Аларның тора-бара тулаем кулланылышка кертелүенә дә ышаныч юк түгел. Ә менә татар гаиләсендә тәрбияләнгән чеп-чи татар баласына ана телен тирәнтен өйрәнүдә нинди заманча әсбаплар булдырылган? Әллә инде татар телен тирәнтен өйрәтүнең хаҗәте юкмы? Телебез кухня теле дәрәҗәсендә генә калачакмы? Бу сораулар комитет утырышының киләсе утырышлары темасы булсын иде.
Чыганак: http://vatantat.ru (19-12-2012 №251 (26970) )
Фикерләр
Кунак
12 гыйнвар, 2013 - 19:13
Permalink
Татарча белэсенме?
"Кунелле татар теле" дигэн бу китап ны кайдан сатып алып була сон аны?Мин Пермь элкэсеннэн.Мин менэ аны бик телэп алыр идем.Алабуга педагогы Гэлшат Ибрагимова рус теллле балаларга, татар телен эйрэту эчен бу дэреслекнене кулай булуын житкергэн.