Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген КФУның Филология һәм сәнгать институтында рус телле студентлар өчен татар теленнән олимпиада узды, анда республиканың 6 югары уку йортыннан 55 студент катнаша.
Олимпиаданың төп максаты - республикада гомер итүче төрле милләт вәкилләренең татар теленнән булган белемнәрен тикшерү, аларның Тукай теленә мөнәсәбәтләрен, аның белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын ачыклау.
«Бүген күпләр югары уку йортлары, махсус урта белем бирү учреждениеләрендә татар теле тиешле дәрәҗәдә укытылмый, дип зарлана. Чынлыкта исә бу фикер дөреслеккә туры килеп бетми. Татарстанның һәрбер уку йорты рус телле яшьләрне татар теле, аның кагыйдәләре белән таныштыруга зур игътибар бирә. Әлеге олимпиада шуның ачык мисалы», - дип билгеләп үтте КФУның Филология һәм сәнгать институтында мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге белгече Сөләйман Нәҗмиев. - Әлеге олимпиада инде бишенче ел рәттән үткәрелә, анда катнашучылар саны да елдан-ел арта. Беренче олимпиадада бары тик 10-15 студент кына катнашкан булган. Хәзер исә аларның саны 60ка якын».
Бәйге кагыйдәләренә килгәндә, ул һәр елдагыча ике турда уздырыла. Олимпиаданың беренче турында студентларга махсус язма эш тәкъдим ителә. Монда аларның лексик-грамматик белемнәре, текст белән эшли белү сәләтләре тикшерелә. Икенче өлеш исә - аралашу туры. Монда студентлар татар телле укытучылар белән аралаша, шул рәвешле мөгаллимнәр тарафыннан студентларның сөйләм теле ни дәрәҗәдә камил булуы ачыклана.
Олимпиадада катнашучылар белән аралашырга чит илдән килеп татар телен үзләштерүче егет-кызлар да килгән иде. Алар әлеге телне өченче айларын гына өйрәнүгә карамастан, студентларны татар телендә сәламләделәр, аларга чын күңелдән уңышлар теләделәр.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, олимпиадада катнашучыларның 15 проценты призлы урыннарга лаек булыр, дип көтелә. Җиңүчеләрнең исеме бүген үк ачыкланса да, аларны бүләкләү чарасы 21 февраль көнне генә узачак. Бу көн Туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
Чыганак: http://intertat.ru/tt