Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Соңгы елларда мәгариф өлкәсе саллы үзгәрешләр кичерде. Белем бирү учреждениеләре әледән-әле нинди дә булса яңалыкны үз җилкәсендә сынап, аны тормышка ашыруда катнаша. Хәзерге шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Элегрәк ул мәктәптә укыту процессын гына күздә тотса, хәзер киңрәк мәгънә ала.
Укыту системасына электрон технологияләр дә ныклап үтеп керде. Белемле, тәрбияле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү өчен искечә эш итү генә җитәрлек түгел бүген. Яңа технологияләр зур үсеш алган чорда яшибез бит. Һәм замана кушкан инновацияләрне мәгарифтә кулланмыйча берничек тә мөмкин түгел.
Электрон журнал, көндәлекләр, компьютер класслары, һәр укытучыга бирелгән ноутбуклар, интерактив җиһазлар, DVD уйнаткычлар, проекторлар белем бирүнең алшарты булды. Укытучыларның ноутбуклардан файдалануын тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен республикабызның күп кенә оешмаларында Wi-Fi технологиясе буенча көйләнгән чыбыксыз интернет урнаштырылды.
Укучының дәрестә алган билгесе аның үзеннән алдарак өенә “кайтып җитә” бүген. Әле күптән түгел болар һәммәсе тормышка ашмастай хыял кебек кенә иде. Берничә ел дигәндә, хыял тормышка да ашты.
Якын киләчәктә кәгазь дәреслекләр дә тарихта гына калырга охшаган. Телефон йә компьютер аша әсәрләр уку яшьләр арасында гадәти күренеш булып санала инде. Тиздән мәктәпләрдә дә электрон укыту әсбапларына күчәргә уйлыйлар. 2011-2012 уку елында Россиянең бер төркем белем бирү учреждениеләрендә тәҗрибә рәвешендә кәгазь китаплар урынына нетбуклар һәм букридерлар (электрон китаплар) кулланыла башлады. Экспериментта шул исәптән Татарстан да катнашты. Республикабызның 53 мәктәбендә 7-11 сыйныфлар яңа уку-укыту инструментын сынады.
Электрон дәреслекләрнең уңай яклары шактый. Белгәнебезчә, санитар нормалар буенча башлангыч сыйныф укучылары букчасының авырлыгы 1,5-2 килограммнан артмаска тиеш. Чыгарылыш сыйныфындагы балага да күп дигәндә 4 килолы сумка күтәрергә рөхсәт ителә. Гамәлдә исә балалар портфельләре 2-3 тапкырга авыррак. Электрон дәреслекләр әлеге кагыйдәләрне үтәргә ярдәм итәчәк, ди белгечләр. Шулай ук белем алу процессын балалар өчен мавыктыргыч итү өчен зур мөмкинлекләр дә ачыла.
Агымдагы елның сентябренә электрон дәреслекләр кертү тәҗрибәсе нәтиҗәләре анализланачак һәм аларның гамәлдә кулланылышы турындагы мәсьәлә хәл ителәчәк. Бу турыда Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итә. Аның сүзләренчә, әлеге дәреслекләр укучылар һәм укытучылар өчен уңайлымы-юкмы икәне, аларга мохтаҗлык нинди булуы каралачак. Шуларны исәпкә алып, алга таба электрон укыту әсбапларын куллануны киңәйтү мөмкинлеге билгеләнәчәк.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/