Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Казан исәпләү техникасы һәм информатика фәнни җитештерү берләшмәсе базасында өлкән яшьтәге гражданнары компьютер нигезләренә өйрәтүче “Интернет-долголетие” дигән яңа проект кысаларында белем алган туксанлап кешегә әлеге курсларны үзләштерүне раслаган сертификатлар тапшырылды.
Алар арасында пенсиягә чыгу алдында торучылар да (хезмәт пенсиясенә ике ел кала), туендыручысын югалту, инвалидлык буенча, тиешле еллар хезмәт иткән өчен пенсия алучылар да бар. Әлеге курсларның максаты пенсиягә чыгарга әзерләнгән һәм пенсиядәгеләрне Татарстан Республикасы электрон дәүләт хезмәтләреннән (штрафлар, торак-коммуналь хезмәтләр һ.б. өчен түләү) кулланырга өйрәтү, кешеләрне заманча технологияләргә төшендерү иде.
“Сезгә бу күнекмәләр ни өчен кирәк?” дигән сорауга җавап биреп, курсларга йөрүчеләр: “Хәзерге заманда компьютерда эшләү күнекмәләреннән башка беркайда да китеп булмый. Бүгенге көндә Интернет бөтен дөньяны колачлый. Аның ярдәмендә чит төбәкләрдәге, республикалардагы дусларыбыз, туганнарыбыз белән аралашабыз”, - диләр. Ә оештыручылар электрон рәвешкә күчерелгән хезмәтләр пенсионерларның тормышын җиңеләйтә, дип белдерә.
Казан шәһәренең Яңа Савин районы мәшгульлек үзәге җитәкчесе Фәрит Фәизов сүзләренә караганда, боларның барысына да өйрәтү өчен, 72 академик сәгать каралган. Өлкән яшьтәгеләр атнасына дүрт көн дүрт сәгать дәвамында алдынгы технологияләрне кулланырга өйрәнгән. Әлеге төркем укучылары язгы бакча эшләре башланганчы, укуларын тәмамларга ният икән булган.
Гомумән алганда, Казан буенча - 3 меңләп, ә Яңа Савин районы буенча 500 өлкән яшьтәге кеше белем алган. Курсларда 800 кеше белем алырга теләк белдергән. Курслар бер кешегә 1100 сум исәбеннән Татарстан бюджетыннан финанслана.
Билгеле булганча, 2009 елда республикада пенсионерлар өчен “Компьютер ликбезы” дигән хәйрия акциясе дә уздырыла башлаган иде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Россия Пенсионерлар берлегенең төбәк бүлеге шул вакыттан бирле 36 сәгатьлек әлеге курсларда 30 меңнән артык пенсионерны укытып, аларны компьютердан гына түгел, интернет челтәре мөмкинлекләреннән дә файдаланырга өйрәтте.
“Интернет-долголетие” проектын тормышка ашыру өчен, бюджеттан 10 млн. сум акча бүленгән. Быел республика буенча 10 мең кешене укыту күздә тотыла. Матди-техник база, кадрлар составы белән тәэмин итү өчен чыгымнар таләп ителми. Өлкәннәрне компьютер серләренә төшендерү әзерлекле матди-техник базада - урта һәм урта-махсус белем бирү учреждениеләрендә алып барылачак. Әлегә шундый ике йөзгә якын уку йорты барлап куелган.
Өлкәннәр, төркемнәргә тупланып, яшәү урынына якын мәктәпләрдә дә укытыла башлаган. Дәрес барышында өлкәннәр компьютердан куллану серләренә төшенү белән генә чикләнмичә, бөтендөнья челтәре мөмкинлекләреннән, электрон почтадан, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга, компьютерда текстлар язарга, һәртөрле презентацияләр ясарга өйрәнә. Биредә укый башлагач, алар компьютерлар, ноутбуклар сатып алган.
Курсларны оештыручылар сүзләренә караганда, өлкәннәр арасында курсларны үзләштерү дәрәҗәсе төрлечә. Чөнки яшь барган саен, мәгълүматны хәтердә калдыру авырлаша бара. Дөрес, алар арасында табигатьтән бирелгән сәләтләре аркасында, “Интернет-долголетие” проектын җиңелрәк кабул итүчеләр дә бар.
Элек бухгалтер булып эшләгән 65 яшьлек Нурия Хәйруллина, курсларны үзләштерү авыр булса да, әлеге проектка зур өметләр баглый. Счеттан компьютерга күчү чорын кичергән ханым: “Безне монда бик әйбәтләп укыттылар, хәзер Интернет аркылы күп әйберне беләбез. В контакте, Одноклассники кебек социаль челтәрләрдә теркәлеп, бер-беребез белән аралашабыз”, - ди ул. Нурия ханым бигрәк тә компьютерда документлар белән эшләргә өйрәнүенә сөенеп бетә алмый. Аның күңеленә бигрәк тә Excel программасы хуш килгән. Нурия ханымның улы тиздән офис ачачак, биредә алган күнекмәләр аңа документлар белән эш йөрткәндә ярдәм итәр дип өметләнә ул.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru