Татар мәгарифе порталы
Сез монда
28 нче февраль көнне Хөкүмәт йортында чыгарылыш сынауларына бәйле яңалыклар турында сөйләштеләр. БДИның «беренче дулкын»ы, ягъни мәктәп укучыларың имтихан бирүе 2012 нче елның 28 нче май - 21 нче июнь көннәренә планлаштырыла. Белем йорты бусагасыннан ук армия сафларына китүчеләр, чит илгә халыкара ярышларга барырга җыенган укучылар аны апрель аенда тапшыра. Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова «Рубин» футбол командасының яшьләр составында уйнаучы 12 егетнең шул рәвешле имтиханны алданрак бирәсен ассызыклап узды.
БДИның «икенче дулкын»ы мәктәпне башка елларда тәмамлаган, башлангыч һәм урта һөнәри белем йортларында укып чыккан кешеләргә вузларга керү мөмкинлеге бирә. Ул агымдагы елның 7-15 июленә билгеләнгән. Аны тапшырыр өчен документларны 5 июльдән дә соңартмаска кирәк. Мәктәп укучылары исә БДИның төп фәннәреннән тыш биреләсе имтиханнарын 1 мартка кадәр билгеләргә тиеш.
Людмила Ногманова хәбәр итүенчә, быел 11 нче сыйныфны Татарстанда 21773 укучы тәмамлар дип көтелә, узган ел чыгарылыш сыйныф укучылары саны 179 га кимрәк булган. Быел Казандагы белем йортларыннан олы тормыш юлына аяк басучылар да 1381 гә күбрәк.
БДИның укучылар белем тикшерүнең иң төп сынау булуын исәпкә алып, аның елдан-ел камиләштерелүе әйтелде. Мәгариф һәм фән министры урынбасары сүзләренә караганда, имтихан биремнәренең гамәли, фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итә торган өлеше киңәйтелә. Моннан тыш тестлар төгәлрәк һәм аңлаешлырак була бара.
2012 елдагы үзгәрешләргә килгәндә, тарих, җәмгыять белеме, химия, география буенча биремнәрдә җавап сайлап алауга корылганнары киметелгән, химиядән кала бу фәннәргә, шулай ук математика, биология, рус әдәбиятына яңа биремнәр өстәлгән.
9 сыйныфны тәмамлаучылар дәүләт аттестациясе (ГИА) тапшыра. Ул традицион формада һәм тест рәвешендә булырга мөмкин Быел 9 сыйныфны 37542 укучы (Казанда 9625) тәмамлый.. Аларга рус, татар теле, математикадан имтихан тапшыру мәҗбүри.
Татар теле традицион формада бирелгән очракта: рус мәктәбен тәмамлаучылар билет буенча сорауларга телдән җавап бирә, рус мәктәбендә татар төркемнәрендә укыганнар диктант йә изложение яза, татар мәктәпләрендәге татар балалары өчен инша (сочинение) элементлары белән изложение каралган. Бу уку елында тугызынчы сыйныфтагылар татар теленнән имтиханны тестлар ярдәмендә дә тапшыра алачак.
Моннан тыш укучылар тугызынчы сыйныфта өйрәнелгән фәннән бер яки ике фәнне сайлап алырга хокуклы.
Чыганак: http://intertat.ru/tt